Авылда рәхәт, тыныч, дибез. Гадәттә, балаларны да җәйге ялга әбиләре янына кайтарып куярга ашыгабыз. Тик табигать кочагында да төрле күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин икән шул. Шәһәр кунагы бигрәк тә авылдагы эш рәтен белми бит, нәрсәдәндер сакланырга кирәклеген уйлап та карамый.
Әнә умартачыларның бал аерта торган чакларын гына алыйк. Авылларда законнарга әллә ни игътибар бирүче юк, ярамаса да, кайберәүләрнең умарталары күршеләрнең бакчаларына ук терәлеп тора. Урамнан узып барганда да умарта кортына юлыгырга мөмкин. Ә бал корты тешләүдән ел саен дистәләрчә кеше үлә, чөнки кайберәүләр өчен бал кортының агуы куркыныч, аллергия бирә. Быел да Тукай районында 52 яшьлек бер ир-ат умарта тешләвеннән үлгән. Зыян күрүче хәтта «ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче дә яши алмаган.
Ел саен 100ләп елан үлә
Узган ел коры эссе һавада еланнар бик таралган иде. Кешеләр аларны бакчаларында, ишегалларында, хәтта мунчаларында да күрделәр. Быел редакциягә еланнардан зарланып шалтыратучылар юк югын, шулай да еланнан зыян күрүчеләр булган.
Кара зәһәр елан Татарстанда бердәндер агулы елан булып санала икән. Республиканың медицина учреждениеләренә узган ел еланнан зыян күргән 66 кеше мөрәҗәгать иткән булса, бу юлы ике кешегә ярдәм күрсәтелгән.
«Шәһәрдән авылга кайтып барганда трассада кара еланны күреп туктадым. Тузбаш еландыр инде дип тотып карамакчы булдым. Алар зәһәр елан белән шуның кадәр охшаганнар икән. Тузбаш дигәнем баш бармагымны тешләп тә алды. Җәрәхәт урыны шешә башлады, башым әйләнеп китте, хәлсезләндем. Әле ярый Республика клиника хастаханәсенә вакытында килеп җиттем. Анда тиешле ярдәм күрсәттеләр», - ди бер танышым.
Елан бер тапкыр тешләгәннән соң, кешенең организмында аның агуына карата иммунитет барлыкка килә. Икенче тешләүләре бик куркыныч тудырмый. Баксаң, кешеләр елан өчен куркынычрак та икән әле. Статистикага мөрәҗәгать итсәк, ел саен бакчачылар 100ләп кара еланны үтерәләр, ди.
Төлкесе дә, эте дә...
Быел авылларда төлкеләр дә бик котырып алды. Әнә Яшел Үзән районының Акъегет авылында бөтен авыл диярлек зыян күрде аннан. Кемнеңдер казын, кайсының тавык-чебешен тотып китте төлке. Оясын тапсалар да, кораллары булмагач, авыл халкы төлкедән котыла алмады. Аннары куркыта да бит, котырган төлке булса?!
Ә менә күптән түгел генә Кама Тамагы районында сарыкларга кыр этләре ташланган очраклар булган. Эт, төлкесе бер хәер. Баксаң, йомраннар да кешеләрне тешләргә сәләтле икән. Казанда яшәүче бер хатынны су коенганда йомран җәрәхәтләгән. Хатынның аягын хәтта тегәргә туры килгән.
Сакланганны саклармын, дигән Ходай. Авылга кайткач та онытылырга ярамый шул, хайваннар дөньясы да бар бит... Тыныч тормышның үз куркынычлары.
PS. Күрше апа бакчага кишер алырга дип чыккан булган, яшелчә башларын ниндидер җәнлек кимереп киткән, ди. Хәзер авыл халкы баш вата. Ни булыр бу? Бакамы, әллә сукыр тычканмы?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар