Үзем шәһәрдә яшәсәм дә, авыл хуҗалыгы тармагында, гомерләре буе кырларда, фермаларда бил бөгеп, үз көчләре белән көн күреп яшәгән авылдашларымның язмышы өчен бик тә борчылам. Әйтик, басу-кырларның гади колхозчылардан инвесторларга күчә барулары, мөгезле эре терлекләрнең саны елдан-ел кимүе, кырларда, фермаларда эшләүче хезмәткәрләрнең эш эзләп тирә-юньдәге шәһәрләргә китеп эшләп, тамакларын ялгап...
Безгә, сугыштан соңгы буынга, бик авыр еллар туры килгәнгәдер, яшьлегебез дә бик тә авыр үтте. Яз җитү белән, пычрак ерып, өшегән бәрәңгеләр җыюлар дисеңме, уф алла арбасына җигелеп, печән, утын ташулар - барысы да безнең җилкәләребез аша үттеләр. Шулай да авырлыкларны җиңә-җиңә авылдашларым тырышты, һәрбер өйдә сыер, сарык, тавык-чебеш. Үз көчебез белән күтәреп ташып, терлекләребезне кышны исән-имин кышлап чыгарга җитәрлек азык-төлек белән тәэмин итә идек. Безгә, мәктәп балаларына, трай тибеп йөрергә вакыт калмый иде.
Үзебезнең урман-кырларыбызда печән үсә үсүен, әмма урыннарда эшләүчеләр өчен генә ул, гади колхозчылар ул җирләрдән файдалана алмады. Көтү йөреп, мөгезле эре терлекләрдән калганын, агач араларыннан урак белән урып алгалый идек. Кырларда үскән чүпләрне дә бөртекләп җыйнап ташый идек. Кыскасы, чүп үләннәре дә безнең өчен «дефицит» иде ул елларда. Көзгә кергәч, урман аланнарыннан юкә себеркеләрен хәстәрләргә керешә идек.
Әти мәрхүм сугыш инвалиды булгангадыр, безгә, балаларына, авырлыкны бик күп күрергә туры килде. Кыш бетүгә, әти белән чанага җигелеп, каен ботакларын сындырып җыярга китә идек. Авыру әти шул ботаклардан урам себеркесе бәйләп, күрше совхозларга биреп, безгә кышлык сугымлык ат алып кайта. Шул атны җәй буе ашатып симертәбез дә кышка ит хәстәрлибез.
Иртә язда зурлар белән беррәттән яшелчә үстерү өчен үсентеләр үстерергә парник хәстәрлибез.
Ә хәзер урманнарда куак, агач ботаклары корып аунап ята, беркем дә арба тартып җыймый аларны. Печәннәр мулдан үсеп утыра, әмма мөгезле эре терлекләр, көтүлекләр йөрми анда. Хуҗалыкта эре терлекләрнең саны елдан-ел кими бара, шунлыктан көтүләр дә юк. Сәбәбе исә беркемнең дә күтәреп печән хәзерлисе килмәүдән. Кирәк икән, машина белән генә юнәтәләр. Әгәр терлек асрарга теләсәләр инде, билгеле.
Һәр йортка диярлек газ кертелгән хәзер. Утынны да, кирәк икән, транспорт белән кайтарталар. Уф алла арбалары да бетте. Яшьләр җиңел тормышка ияләштеләр. Хәзер шуңадыр да авылларда яман гадәтләр тамыр җәя бара. Авыл җирендә эшләргә эш юк. Әгәр дә бу эшсезлек алга таба да дәвам итсә, авылның киләчәге бик аяныч хәлдә калачак. Килгән инвесторлар авыл халкын кайгыртмаячак, алар үзләренә кирәкне генә туплап алып китәчәк...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар