16+

Авылы юк, җыены бар (ФОТО)

«Белмисез, сугышта югалткан аякның ничек сызлаганын, белмисез...» Юк‑юк та сезнең дә, бәлкем, сугыш ветераннары авызыннан шундыйрак сүзләрне ишеткәнегез булгандыр. Азнакай районында беткән авылларга багышлап уздырылган җыенга баргач, нигәдер әнә шундый уй килде күңелгә... Авыллары күптән инде басу белән тигезләнсә дә, җан һаман үзенекен итә - туган авыл, туган нигез дип...

Авылы юк, җыены бар (ФОТО)

«Белмисез, сугышта югалткан аякның ничек сызлаганын, белмисез...» Юк‑юк та сезнең дә, бәлкем, сугыш ветераннары авызыннан шундыйрак сүзләрне ишеткәнегез булгандыр. Азнакай районында беткән авылларга багышлап уздырылган җыенга баргач, нигәдер әнә шундый уй килде күңелгә... Авыллары күптән инде басу белән тигезләнсә дә, җан һаман үзенекен итә - туган авыл, туган нигез дип...

«Белмисез, сугышта югалткан аякның ничек сызлаганын, белмисез...» Юк‑юк та сезнең дә, бәлкем, сугыш ветераннары авызыннан шундыйрак сүзләрне ишеткәнегез булгандыр. Азнакай районында беткән авылларга багышлап уздырылган җыенга баргач, нигәдер әнә шундый уй килде күңелгә...
Авыллары күптән инде басу белән тигезләнсә дә, җан һаман үзенекен итә - туган авыл, туган нигез дип җирси адәм баласы. Күңеленнән генә булса да, ул юкка чыккан авылының урамнарыннан «үтә», өй борынча «йөреп», капка саен авылдашларын барлый. Ни кызганыч, төшләргә кереп йөдәткән ул авылларның япа‑ялан басуда зиратлары гына утырып калган шул инде... Моннан ике ел элек Азнакай районы Яңа Ташлыяр авылы булган урынга стела кую уңаеннан уздырылган чарага тирә‑як авыллардан гына түгел, бөтен республикадан җыелган иде халык. Беткән авылның да үз җыены була ала, димәк. «Әле ничек кенә!» диячәкләр азнакайлылар. Җыенның Буралы авылы Сабан туе мәйданында узган быелгысы да шуны раслады.
- Югалган авылларны барлау эшен Яңа Ташлыярдан башлаган идек. Узган ел тагын Алферовка, Йолдыз кебек югалган дүрт авылның зиратларын чистарттык. Бу эштә нефтьчеләребез һәм «Таттелеком» оешмасы бик нык ярдәм итте. Ел саен дүрт-биш авылның зиратын чистартырга планлаштырабыз. Ташлыярда стела куйганда хәтта ул авыл урынына кире кайтып төпләнергә теләк белдерүчеләр дә табылды. Андый мөмкинлекләре булса, ул җирләрне проблемасыз бирер идек, - ди Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Ният барда - куәт бар ди бит. Кем белә, Азнакай районында югалган авыллар саны 60тан да артып китә, диләр. Алары да халык хәтереннән югалмас, шәт. Хәзерге вакытта, районда югалган авылларга багышлап, китап чыгару өстендә эшлиләр.
- Соңгы елларда без бу төбәктә - Урсай, Тымытык, Сарлы һ.б. авылларда археология эшләре алып бардык. Кабер ташларын өйрәндек. Хәзер югалган авыллар территориясендә казу эшләре алып барып, аларның барлыкка килү тарихына да күз саласыбыз килә, - дип сүзгә кушыла Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге җитәкчесе профессор Альберт Борһанов.
...Ә бәйрәмдә кемнәр генә юк та, кайлардан гына кайтмаганнар. Бизәлгән атларга утырып мәйданга олы кунаклар - Ташлыяр авылында туып‑үскән якташларыбыз - Камал театры артистлары Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова мәйданга узалар.
- Татарстанда югалган авылларны искә алу бездән - Азнакай районыннан башланды. Бу башлангыч бөтен Россиягә таралырга тиеш. Югалган авылларның зиратларын бездәге кебек бер кат барлап чыкса, татар кешесенең өстеннән иң зур бурычы төшәр иде. Биредә мин әти-әниемне искә төшереп, үземнең китаптан бер өзекне укыдым. Ә мәйданда аларны күргән-белгән кешеләр утыра... - ди Әзһәр ага, дулкынланып.
- Без шуның кадәр бәхетле кешеләр. Бик күңелем булып китәм. Мине биредә ныграк та иркәләп ташлыйлар кебек, - ди Нәҗибә апа да, сабакташлары исеменнән Азия Ситдыйкова бүләк иткән каз мамыгыннан сырылган юрганга ымлап.
Очрашулар вакытында, әлбәттә, хатирәләр яңара. Нәҗибә апаның кызы Әлфия ханым да, Буралыга кайткач: «Әни, теге дәрес вакытында челтәр бәйләп утырган кызны күрсәтерсең әле миңа», - ди икән. «Мин идем ул. Челтәрдән аерылып кына булмый, Гыйльменур апа тактага язган арада да бәйли идем...» - ди Азия апа.
Актүбәдә яшәүче Дамира Гарипова да авыл булган урынга ел да кайтып йөри икән. Чишмәдән су алып, тавына барып җиләк җыйсаң да, җанга рәхәт, - ди ул да. Рәйсә Гыйльфанова да кендек каны тамган авылын гомер буе сагынып яшәгән: «1975 елда таркалды авыл. Еш кына Түбән Камадан кайтып, нигез урынында басып торабыз. Безнең өй янындагы шомырт агачлары әле дә бар, чишмәбез әле булса челтерәп агып ята. Авылның башлангыч мәктәбе дә, бик зур фермалары да, хәтта дегет заводы да булган заманында».
...Үткән белән яшәп булмый дисәләр дә, бер генә нәрсәне дә хәтердән җуеп ташлап булмый. Менә шуларны янә бер җепкә тезү форсаты чыкты. Моның өчен бөтенесен дәррәү кузгаткан авылдашлары Фәридә ханым Шәйдуллинага бик рәхмәтле җыенга кайтучылар. Ә ул тынгысыз җанның: «Әле күл ясыйсыбыз, Сәлим бабай чишмәсен ныгытасыбыз, анда наратлар утыртасыбыз бар...» - дип, инде башка ниятләр белән йөрүе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading