16+

“Авыл көче”: авылны үстерү өчен яшьләр үзләреннән нинди өлеш кертә ала?

Авыл яшьләренә спорт инфраструктурасы, матурлык индустриясе хезмәтләре җитми. Аларның авыл туризмын булдыру теләге бар.

“Авыл көче”: авылны үстерү өчен яшьләр үзләреннән нинди өлеш кертә ала?

Авыл яшьләренә спорт инфраструктурасы, матурлык индустриясе хезмәтләре җитми. Аларның авыл туризмын булдыру теләге бар.

Авыллар буйлап ике катлы автобуста йөреп, андагы яшьләр белән очрашып кайтканнан соң, “Мөмкинлекләр вакыты” турын оештыручылар авыл территорияләрендә яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен булдырмакчы. Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов журналистлрага хәбәр иткәнчә, яшьләр туры Азнакай районында старт алган. Быел, башка еллардан аермалы буларак, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, ул район үзәкләрендә түгел, авыл җирләрендә узган.

– Министрлык командасы Татарстанның Аграр яшьләр берлеге белән берлектә республика авыллары буйлап 15 000 чакрым узды. Тур барышында “Авыл көче” дигән җитмеш эшлекле уен оештырылды. Аларда 5 000нән артык кеше катнашты. Уен ярдәмендә яшьләр белән авыллардагы мөмкинлекләр: авыл ипотекасы ничек эшләве, эш ничек табарга, үз эшенңне ничек башларга, авылда калган яшьләргә финанс ярдәме күрсәтеләме һәм башка шуның ише мәсьәләләр турында сөйләштек. Яшьләрнең авылдан китү сәбәпләрен барлап, тормыш сыйфатын яхшырту өчен яңа механизмнар булдырдык, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.  
Акция кысаларында Чаллы, Әлмәт һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә яшьләр форумы узган. Яшьләр ачык дискуссияләрдә катнашкан, алар өчен тематик иҗади мәйданчыклар эшләгән.

– “Авыл көче” эшлекле уенында яшьләр авыл территорияләре ресурсларын билгеләп, аның киләчәк образын булдырдылар, авылны үстерү өчен үзләреннән нинди өлеш кертә алуын сөйләделәр, – ди Татарстанның Аграр яшьләр берлеге җитәкчесе Диләрә Шувалова.
Әлмәт районы яшьләре кечкенә авылларда креатив технологияләрне үстерү, Кама Тамагы һәм Апас районнарыннан килгән делегатлар эчке яшьләр туризмын булдыру турында хыяллана.

– Яшьләрне авылларда спорт инфраструктурасы булмау, матурлык индустриясе хезмәтләре күрсәтелмәү борчый. Дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат аз булуны билгеләп үттеләр. Эшмәкәрләр өчен нинди мөмкинлекләр барлыгын белмиләр булып чыкты. Яшьләр әйткән идеяләр һәм эшләнгән карарлар авыл территорияләрен үстерү командалары өчен төп бурыч булып торачак, – ди Диләрә Шувалова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading