16+

Авыл кешесе өстәленнән казылык урлау бер дә килешми

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда 28 октябрьдә Биектау, Балтач, Кукмара, Питрәч, Спас, Яңа Чишмә, Кайбыч, Аксубай, Буа, Зәй районнары хезмәтчәннәре һәм республиканың агропредприятиеләре сәүдә гөрләтә.

Авыл кешесе өстәленнән казылык урлау бер дә килешми

Казанның Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда 28 октябрьдә Биектау, Балтач, Кукмара, Питрәч, Спас, Яңа Чишмә, Кайбыч, Аксубай, Буа, Зәй районнары хезмәтчәннәре һәм республиканың агропредприятиеләре сәүдә гөрләтә.

Һава суытып җибәрү ярминкә эчтәлегенә үзгәреш керткән. Сыер, сарык, кош итләрен, сөт һәм ит продуктларын аеруча күп алып килгәннәр. Яшелчә һәм камыр ризыклары да мулдан.

- Әтием Фәрит белән әнием Зөһрәдән терлекләр һәм кошлар асрарга өйрәнеп үстек. Хәзер хуҗалыгыбызда бергәләшеп атлар, сыерлар, 150 баш сарык асрыйбыз, ел саен  1 мең каз үстерәбез. Ара ерак, дип тормыйбыз, башкалабыздагы ярминкәләргә хатыным Люция белән теләп киләбез,- ди Аксубай районының Яңа Үзи авылыннан Фәнис Алимбеков.

 Буа районындагы Исәк авылында яшәүче Резедә белән Илдар Гыймаловлар да тырышлар. Сыерлар һәм сарыклар асрау белән беррәттән ел саен 500 күркә алып үстереп саталар икән.

- Ярминкә авыл халкына да файда инде. Күркәләрнең авырлыгы 10 килограммга кадәр җитә,-ди Резеда Гыймалова.

Ярминкә мәйданында халык күп, казанлылар күңелләренә хуш килгән продуктларны рәхмәт әйтеп сатып ала. Авыл кешеләре товарларын өстәлләргә өеп-өеп тезгән, мәш килеп сәүдә итә. Ни оят, инде шактый олы яшьтәге бер ир-ат өстәлдән казылык урлап сумкасына салган. Ярый әле, сатучы хатын сиземләп калган, йөгереп килеп, казылыкны кире алды. Әче таңнан Казанга килгән, тир түгеп эшләгән авыл хезмәтчәннәренең продукциясен урлашу бер дә килешә торган эш түгел инде, әлбәттә. Ярминкәләрдә бәяләр болай да сәүдә челтәрләрендәгедән арзанрак, ләбаса.

Ямашев проспектындагы ярминкәдәге бәяләр (килограммнарда):
Сыер ите-450-520 сум,
Бәрәңге-16 сум, 
Чөгендер-16 сум,
Кәбестә-16 сум,
Кишер-25 сум,
Суган-22 сум,
Кабак-35 сум,
Шикәр комы-60 сум,
Он-30 сум,
Йомырка (дистәсе)-90-110 сум.


Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

6

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading