16+

Авыл халкы печәнгә төште, яңгыр гына комачаулый

11-12 июньгә туктый да дүрт көн аяз була. Аннары тагын болытлы көннәр китә. Ай ахырында тагын бер атна-ун көн печән киптерерлек була, менә шунда печәнне әзерләп өлгерергә кирәк, – ди халык синоптигы.

Авыл халкы печәнгә төште, яңгыр гына комачаулый

11-12 июньгә туктый да дүрт көн аяз була. Аннары тагын болытлы көннәр китә. Ай ахырында тагын бер атна-ун көн печән киптерерлек була, менә шунда печәнне әзерләп өлгерергә кирәк, – ди халык синоптигы.

Авылларда печән чабарга керештеләр. Яңгырлар әйбәт кенә яугач, үләннәр дә тиз генә үсеп китте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та авыл хезмәтчәннәрен бу атнада игътибарны күпьеллык үләннәрне җыюга юнәлтергә кушты. Министр билгеләп үткәнчә, терлекләрне продуктив кышлату өчен шартлыча 1 баш терлеккә 30 центнер азык кирәк булачак.
– Беренче кат чаптырудан без 1 баш терлеккә 6 центнер азык әзерләргә исәп тотабыз. Бүген республика буенча 300 тонна печән, 90 мең тонна сенаж җыелган. Бер баш терлеккә исәпләгәндә 0,45 центнер азык берәмлеге тәшкил итә. Планлаштырылган 500 мең гектар күпьеллык үләннәрнең 30 мең гектары чабылган, бу бары тик 6 процент кына әле. 15 июньгә беренче чабымны төгәлләргә кирәк, – диде ул хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.

Кузаклы үләннәрне җыюның иң уңай чоры җитүе һәм бер атнадан азыкның туклыклылыгы шактый кимиячәген дә искәртте ул.

Терлек азыгын әзерләүдә Зәй, Нурлат, Яшел Үзән, Әтнә, Әлки, Ютазы, Саба, Алексеевск, Актаныш, Кукмара, Сарман, Әлмәт районнары активлык күрсәтә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге. Бу районнар инде 3 мең тоннадан 17 мең тоннага кадәр сенаж әзерләгән. Шулай ук Бөгелмә, Тәтеш, Аксубай, Азнакай, Биектау, Лениногорск һәм Тукай районнарында да уңай тенденция күзәтелә.

Аксубай, Буа, Алексеевскида печән әзерли башлаганнар. Марат Җәббаров әйтүенчә, беренче чабымнан бер сыерга 1 тонна яхшы печән әзерләү бурычы тора.
Аксубай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин сүзләренчә, бүген алар печән һәм сенаж әзерләү белән мәшгуль. 

– Баштарак печән үсмичәрәк торган иде. Икенче һәм өченче елгылары бик үк әйбәт түгел иде. Көннәр җылытып киткәч, үсеп киттеләр, массасы да әйбәт. 1762 гектар мәйданда чабылды. 220 гектары – яшел азыкка, 804 гектары –сенажга, 378 гектары печәнгә алына. Әлегә печәнне чабабыз гына, яңгырлар киптерергә һәм рулонлап куярга әлегә мөмкинлек бирми, – диде ул.  

Әлки районының Түбән Әлки авылы фермеры Фәнис Хәмитовның, печәнгә чыгып булмагач, кәефе дә юк кебек тоелды. Килә дә ява, килә дә ява, кырга кереп булмый, эш туктап тора, диде ул авыр сулап. 

Быел печән әзерләү ничек баруы турында авыл халкыннан да сораштык.

Әтнә районы Ары авылында яшәүче газета укучыбыз Фидаил Кадыймовның печән әзерли башлавын без социаль челтәргә куйган фотоларыннан ук чамалыйбыз. Печәндә булсынмы, җиләк вакытымы – бер дә иренмичә матур фотоларын элеп тә куя. Бу юлы да чабып алган печән кибәне өстенә сәнәкләрен батырып куеп, матур кадр ясарга өлгергән. 
– Печән күп быел. Яңгырлар гына эшне туктатып тора. Чапкан печән дә кибә алмыйча ята, – диде ул, авыр сулап. 

Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров та, печән искиткеч яхшы, диде. Әмма печәнгә чыгарга ашыкмыйлар. Бердән, печән юка, яшь, икенчедән, һава торышының көйсез вакыты.  
– Иртә чапсаң, туклыклылыгы да булмый, кипкәч бөтенләй дә калмый, – ди ул. 

Рәис абый халык синоптигы буларак билгеле. Без аңардан алдагы айларга һава торышы ничек буласын гел сорап торабыз. Атна буе явып торган бу яңгырларның кайчан туктаячагы турында да сораштык. 

– 11-12 июньгә туктый да дүрт көн аяз була. Аннары тагын болытлы көннәр китә. Ай ахырында тагын бер атна-ун көн печән киптерерлек була, менә шунда печәнне әзерләп өлгерергә кирәк, – ди ул.   

Костер үләнен инде әзер, чабарга өлгергән кешеләр җыярга өлгермәгән. Яңгыр астында череп ята. Шуның белән сыйфаты да югала, ди Рәис абый. Күпме печән әзерлисез дигән сорауга ул, бер сыерга октябрьдән майга кадәр көнгә 5 килограмм хисабыннан исәпләргә кирәк, диде.

Фото: http://yalkyn.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading