16+

Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе

Халкыбызга тансык бәйрәм кайсы авылларда үткәрелә, ә кайсылары аннан мәхрүм икәнлеген белештек. 10-11 июньдә авыл-районнарда, 17се көнне Чаллы шәһәрендә, ә 24 июньдә башкалабыз мәйданнарында Сабантуйлары гөрләячәк. 

Авыл Сабан туйлары: кайда, ничек һәм ничә сумга узачак? "ШК" күзәтүе

Халкыбызга тансык бәйрәм кайсы авылларда үткәрелә, ә кайсылары аннан мәхрүм икәнлеген белештек. 10-11 июньдә авыл-районнарда, 17се көнне Чаллы шәһәрендә, ә 24 июньдә башкалабыз мәйданнарында Сабантуйлары гөрләячәк. 

Бу көннәрдә урамнарны җырга күмеп, авылларда сөлге җыю йоласы яңара. Тик республикабызның барлык җирлекләрендә дә түгел. Егәрле яисә иганәчелек ярдәме күрсәтерлек кешеләре булганнарда гына. 

Беренчеләрдән булып Арчалылар сөлге җыярга кереште. Социаль челтәрләргә милли бәйрәм рухын да алар өстәде. 
Теләче районы Алан авылы – Күкчә белән Балыклы авылларын да канат астына алучы җирлек. Милли бәйрәмебезне үткәрер өчен 400 мең сум күләмендә акча тотарга исәпли. Хәйрияче егетләрнең бүләкләтә ярдәме белән җаваплылыгы чикләнгән “Алан” җәмгыяте биргән акча бу. 

– Күкчә авылында элек сөлге җыю йоласы аксый иде, быел аларны да бүлеп калдырмадык. Сабантуенының бездә иң кызык уены – арбалы мотоблоклар ярышы. Аларга дип читтәрәк махсус мәйдан ясадык – ерып чыккысыз пычраклы урыны да бар, бүрәнәләр дә куйдык, ташлар да өйдек. Өч әйләнеш  ясыйлар. Мотоблокның арбасына бер егет утыра, берсе рульдә, батсалар арбадагысы төшеп этә. Иң кыйммәтле бүләк тә шушы уенга билгеләнә. Халык та яратып карый. Сабадан алып баручы белән бер үзешчән җырчы, аппаратура өчен җаваплы кеше чакырдык, аларга гына 60 мең сум китә, – ди авыл җирлеге башлыгы Наил Хәсәнов.

Теләче районында 13 авыл җирлеге бар, шуның уникесе милли бәйрәм үткәрергә әзерләнә.

Әлмәт районы Колшәрип авылының мәдәният йорты мөдире Әлфия Габдрахманова әле аптырашта булуыларын җиткерде
– Әлеге көнгәчә билгеле түгел, акча табылса – Сабантуе, табылмаса соңрак авыл көне итеп, мәдәният йорты каршысында бәйрәм үткәрәбез. Мин килен булып төшкән Нәдер авылында сөлге җыю йоласын “Ай рәхмәт” дип атыйлар иде. Хәзер ат асраучылар да сирәк, элек шыпырт кына атын алып чыгып китәләр дә, хәрби хезмәткә китүче егетләр авылның кыл уртасыннан бер якка, ә хезмәтен төгәлләп кайтучылар икенче якка кузгала. “Авыл халкы биргән күчтәнәчләрне алар: “Ай рәхмәт!” – дип алырга тиешләр. Сагынам шул чакларны, элек күңеллерәк үтә иде Сабантуйлары, – диде ул.

Кукмара районының данлыклы Күкшел авылында сөлге җыю йоласын “Төрән” дип атыйлар. Сабантуйга сөлгене дә егетләр генә җыя, җәй челләсенә кереп барган мәлдә итектән! Ап-ак күлмәк белән түбәтәй кию дә шарт.
– Унынчы, унберенче сыйныф укучылары чыга гадәттә, аларга мәктәпне бер ел элек кенә тәмамлаучы егетләр дә кушыла – киез каталары гына түзсен, авылны биеп әйләнәләр бит! – ди ул. Бюджеты зур түгел, шәһәрдән җырчылар чакырмыйбыз. 100 мең тирәсенә сыешырбыз кебек. Халык никадәр бирә инде, кем акчасын, кем бүләкләтә, – ди җирлек башлыгы Рияз Хәмидуллин. 

Буа районы Исәк авылында исә Сабантуе быел да “Уйнагыз гармуннар” фестивале кысаларында үтәчәк. Инде бишенче ел рәттән иң оста үзешчән гармунчыларны үз төбәгенә җыйган хәйрияче – Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров. Бөтен чыгымнарны да ул күтәрә, оештыру эшләре дә аның җилкәсендә.  
– Гармунчылар башта күмәкләшеп мәйдан әйләнә, аннан берәмләп уйнап ярышалар, – ди җирлек башлыгы Зөбәйдә Мөхәмәтҗанова. – Бәйрәм 3 июнь көнне үткәрелә, барлык Сабантуе уеннары уйнатыла, көрәш тә була. Бюджет ягы 150 мең сумга басар, диләр. 90 мең сумлык бүләкләрне кайтардылар инде. Без мәйдан бизибез, бәйрәмне оештырабыз.
Хәер, дәрәҗәле кунакларны ашату өстәленә кадәр хәйрияче якташлары кайгыртканда Исәк авылы җирлегенә бәйрәмне оештыру җәһәтендә әллә ни авырга да туры килми кебек. 

Ә менә Күрше Югары Лашчы авылы халкы үзе теләп Сабантуе үткәрүдән баш тарткан. Мәшәкатьле чаклары. Халыктан җыелган акчага моннан 30 ел элек салынган мәчетне төзекләндерергә уйлаганнар. Бәйрәм бер көнлек – үтә дә китә, ә менә Аллаһы йортына көндәлек гыйбадәт кылырга барасы, диләр.
Яшел Үзән районы Татар Әҗәлесе авылы да Сабантуен тыйнак кына үткәрә. Мәйдан уртасында җыр да гөрләр, уеннары уйналыр. Ә менә көрәш...
– Төрле елларны күрдек. 10 мең сумга Сабантуе үткәргән еллар да булды, егылмадык, сынмадык. Безнең бюджет быел да кечкенә, зурлап булышырлык хәйриячеләребез дә юк, район да алай бик “иркәләми”. Авыл халкы биргәне белән ничек тә ерып чыгарбыз. Көрәш булмый. Чөнки 3-4 чакрым ераклыктагы Норлат авылында Сабантуен зурлап үткәрәләр, көрәшчеләр дә күпләп килә, барыбер халык шунда көрәш карарга йөгерә, – ди җирлек башлыгы Гөлнара Семахина. 
 
Фото: https://vk.com/public217371210

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Югары Лашчы авылы халкына изге эшләрендә АЛЛАҺ Тәгалә ярдәмен бирсен, ин шәә АЛЛААҺ!

    Мөһим

    loading
    2
    X