16+

Авылыгызның капкалары нинди?

Хәзер авылларда урыс түбәле агач капкалар сирәк очрый. Аларны әүвәл – калайга, аннары профнастилга алыштырып бетерделәр дә, агачтан сырлап-бизәкләп эшләнгәннәренең кадере бетте.

Авылыгызның капкалары нинди?

Хәзер авылларда урыс түбәле агач капкалар сирәк очрый. Аларны әүвәл – калайга, аннары профнастилга алыштырып бетерделәр дә, агачтан сырлап-бизәкләп эшләнгәннәренең кадере бетте.

Агач капкаларны күреп, настольгиягә бирелеп фотога төшереп йөрер заманнар да булыр дип кем уйлаган? Бизәкләп-сырлап ясалган капканы күргәч күбесе соклана гынадыр, ә анда күпме кул хезмәте куелганын уйлаучысы сирәк. Ул хәзер генә лазер, йә булмаса электролобзик белән кисәләр. Агач сырлау белән мавыккан бар, нәрсә икәне таныш. Андый капкалы өйләрнең күбесе хуҗасыз, алар тора-бара череп юкка да чыгачак. Бизәкләрен генә булса да музейга алып куйсалар шәп булыр иде.

...Арча районы авыллары буйлап йөргәндә трамплин түбәле капкалар да очрады, Камал театры түбәсе сыманрак. Элеккеге кебек кар капка түбәсенә хәтле өйсә, трамплин өчен шәп буласы бу. Бала чакта агач чаңгыны сындыруның бер ысулы шул иде. Безнең бакча артында гына клубның фундамент чокыры казылып, шуннан чыккан балчык зур гына тау итеп өелде. Клуб төзелеп беткәнче (ә ул шактый озак төзелде), авыл уртасындагы әлеге тау тирә-юньгә “ямь” биреп утырды. Җәен аны билчән, алабута, әрекмән каплап ала да, “сопка”га әйләнә дә куя.

Арарат түгел инде түгелен, ләкин барыбер тау, безнең якларда таулар юк бит. Аэропланнар төшеп утырырлык тип-тигез кырлар гына. Әлеге тауның бер башы Мостафа абый Закировның тракторы өчен «стартер» булып хезмәт итә: ул аны кичен шунда менгереп куя, иртән Т-16 "киттем-киттем" дип төшеп тә китә, төшеп җикәнче кабына да. Бала-чагага атыш-атыш уйнар өчен дә шәп урын иде: бормалы-сырмалы тау, куе үлән, рәхәтләнеп атыш. Кышын өлкәнрәк малайлар әлеге тауда трамплин ясый, аларга карап без дә сикергәләдек, чаңгы сынганчы. Чаңгы шәп сына ул, чырт кына итә, малай...

Капкалар белән бәйле хорафатлар да бар. Элек славяннар кара көчләр, чир-зәхмәт кермәсен өчен аны ябып киткән, яһүдләр киресенчә, чыгып китсеннәр дип, ачык калдырган. Капка булган җиргә нигез чокыры казымыйлар, майламаган капка төсле тормыш шыгырдарга мөмкин. ди. Кичен капка-ишекләрне ир-ат ябарга тиеш, шулай итмәгәндә төнлә хатыны белән талашачак икән. “Капканы да яба белмисең”нән башланадыр инде ул ызгыш-талаш... Хорафатлар тигез урыннан гына килеп чыкмый, капка-ишек – башка дөньялар белән тоташтыручы портал, диләр. Капка төбендә теләсә нәрсә эшләмәгез, гади урын түгел ул...

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading