16+

Азнакай күленә аккошлар килгән

Азнакай районының Буралы буасына инде өченче ел рәттән аккошлар кайта икән. Менә шушы көннәрдә генә тагын 5 аккош төшкән.

Азнакай күленә аккошлар килгән

Азнакай районының Буралы буасына инде өченче ел рәттән аккошлар кайта икән. Менә шушы көннәрдә генә тагын 5 аккош төшкән.

Без буа буена килгәндә, анда өч аккош йөзеп йөри иде. Акчарлаклар да күп оча. Кыр үрдәкләре дә монда кайтып, күпләп бала чыгара икән. «Аккошларны күререгә авылыбыз халкы гына түгел, күрше авыллардан да киләләр. Үзебез дә еш кына ашатырга төшәбез. Оныклар да яратып күзәтә. Ләкин аккошлар яр кырыена килми, күл уртасында гына йөзәләр. Күлебездә балыклар да күп. Җәй буе тоткан балыкларның вакларын җыеп барабыз да, көз җиткәч, күлгә җибәрәбез», – дип сөйләде шушы авылда яшәүче Дания апа Яруллина. 

Буаның суы чип-чиста. Ул ике Буралы чишмәсеннән агып килгән судан буып ясалган. Билгеле булганча, аккошлар да чиста сулыкларга гына утыра. Авылда яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабайларның сүзләренә караганда, элек авыл сулыкларына аккошлар килә торган булган. Ләкин аучылар атып, куркытып бетергәннәр. «Хәзер исә, тыныч, аларга тиюче юк. Безгә булган ышанычларын сакларга тырышабыз», – дип сөенә авыл халкы.

Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading