Шәһри Казан

Бакчачы Гәрәй абый

Балтач районының Шөңшеңәр авылында яшәүче Сәмигуллиннарның йорты әллә каян балкып тора. Капка һәм йорт, коймалар - бар да агачтан бизәкләп эшләнгән. Хуҗалары белән танышып чыгыйк әле дип керсәк, соклануыбыз, хөрмәтебез бермә-бер артты. Йорт башлыгы Гәрәй абый Сәмигуллин туксанынчы яшен ваклап килә. Күз тимәсен, сөбханалла, бакчасында эшләп йөри иде. Үз гомерендә...

- Минем әнием күрше Смәел авылыннан. Смәеллеләр алар - бакчачылар. Гомер-гомергә иң беренчеләрдән булып кыяр өлгертеп сатканнар. Смәел карлыганнары дигән төшенчә дә бар. Әниемнең сеңлесе, күрше Кукмара районына хәтле барып суган, карлыган сатып, ул заман өчен бик зур акчалар эшләгән. Бакчачы булам дип кенә бакчачы булып булмый, ул минем кандадыр инде, бик яратам бакча эшен, - ди Гәрәй абый.
Узган елларда бәрәңге үстереп тә сатканнар. Мәшәкате бик күп дип, аны ташлап, хәзер бакча җиләгенә күчкәннәр. Бәрәңге басуының да бер өлешендә - җиләк.
- Төрлечә итеп утыртып карадык та җиләкләрне аз гына түбәнрәк утыртуны отышлы дип таптык. Яңгыр, сипкән су да түбәнлектә, әлбәттә, әйбәтрәк сеңә. Түтәл араларына салам җәябез: йөрергә дә уңайлы, черемә дә була, чүп чыгармый, дымны да саклый. Ризык булса, нишләтсәң дә була. Сатабыз яки печәнгә, саламга, ашлыкка алмаштырабыз. Мөгезле эре терлекләрне дә күпләп асрыйбыз, - ди әңгәмәдәшем.
Гәрәй абый карлыганнар да үстерә, чия, слива агачларының да мәшәкате аз ди. Бакчада аларны санап бетерерлек түгел. Барысының да җимешләрен сата, азмы-күпме керем ала. Монысы да үзенә күрә бер талант. Элегрәк заманда татар авылларында бакча үстерү бик сирәк күренеш булган, ә инде аның уңышын сатып акча эшләү турында әйтеп тә торасы юк. Смәел авылы халкына әлеге күркәм сыйфат каяндыр килгән. Гәрәй абый шуның тере бер үрнәге. Үзеңә һөнәр, шөгыль сайлаганда әби-бабайларың турында белсәң, кызыксынсаң, дөрес юлны сайлау җиңелрәк шул.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    421
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    305
    2
    2
  • 1 февраля 2018 в 12:13
    Руслан Айсин: «Төп проблема – намус булмавында һәм рухи гариплектә» Телне саклап калу юллары бармы? Татарның милли үзаңын уятыр өчен нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә? Рухи яктан ярлы булып, курчак кыяфәтенә кермәс өчен безгә ниләр эшләргә – болар хакында сәясәт белгече Руслан АЙСИН белән сөйләшик.
    353
    1
    3
  • 17 февраля 2018 в 14:54
    Батырлыкта өлеше бар Совет сугышчыларының Сталинград янындагы батырлыгына 75 ел тулган көннәрдә бу хакта күп языла, күп сөйләнә.
    29
    0
    1