16+

"Бал кортлары үлгән умартачылар күп. Әмма хаклык эзләп кенә йөрмиләр"

Умарталар күпләп үлү факты буенча Арча район суды Шекә авылы умартачысы Нурулла Закиров файдасына карар чыгарды. Хәзер Нурулла Закиров зыян өчен компенсация ала алачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бал кортлары үлгән умартачылар күп. Әмма хаклык эзләп кенә йөрмиләр"

Умарталар күпләп үлү факты буенча Арча район суды Шекә авылы умартачысы Нурулла Закиров файдасына карар чыгарды. Хәзер Нурулла Закиров зыян өчен компенсация ала алачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегездә булса, умартачы, узган елның июлендә кырларны химик матдәләр белән эшкәрткәннән соң бал кортлары үлү сәбәпле, «Северный» авыл хуҗалыгы предприятиесе белән судлашкан иде. 

Нурулла абыйның кортлары ике ел рәттән кырылды. Бу хакта без газетага да язган идек. 2021 елны аның 70 процент тирәсе корты үлде. Узган ел да шул ук хәл кабатланды. Ул вакытта кызы Ләлә, үлгән кортларны лабораториягә озатып, нәрсәдән үлүләрен ачыкларга тырышачакбыз, сәбәбен кырга сибелгән пестицидлардан күрәбез, әмма кайсы төр пестицидтан икәнен ачыклау бик авыр булачак, дигән иде.

Өченче елны да тикшерттеләр анысы. Нәтиҗәсен генә белә алмадылар. 
– Лабораториянең анализларны тикшерергә аккредитациясе булуы шарт. Булмаса, судта аның нәтиҗәләре белән раслап булмый. Бер лабораториянең аккредитациясе юк иде. Ә икенчесенеке – бар. Тик анысында да ярдәм итә алмадылар. Анда да пестицидларның һәр төре аккредитацияләнгән булырга тиеш икән. Пестицидларның төре бик күп. Бер лабораториядә аларның барысын да тикшерә алмыйлар. Якынча бер мең пестицидның кырык төрен генә тикшерә алар. Шул кырык төре арасында булмаса, берни раслап булмый, – дип сөйләде Ләлә ул вакытта.  

Кортларның кайсы агудан үлгән булуын белер өчен агрофирма кулланган пестицидка бирелгән анализ аша да тикшертеп була. Әмма алар күрсәткән агу кортлардан да, балдан да, үсемлекләрдән дә табылмаган.

Ләләнең әйтүенчә, пестицидларның рәсми исемлектә булганыннан кала, легаль булмаган рәвештә кертелә торганнары да бар. Аларны кулланган очракта да сиңа беркем дә дөресен әйтмәскә мөмкин.        

Үткән елны кабат Мәскәү лабораториясенә җибәрделәр. Бу юлы инде кортларның үлү сәбәбе агудан булуны раслый алдылар.
– Башта агуланып үлгән кортларны тикшерттем, аларда фипронил дигән пестицид табылды. Шуннан ул агуны “Северный” хуҗалыгы кырыннан алынган рапстан тикшертергә булдым һәм әлеге пестицидның аңарда да барлыгы ачыкланды. Шуның нигезендә судка мөрәҗәгать иттек. Фипронил беренче класслы куркыныч агу санала, аның белән рапсны эшкәртергә дә ярамый. Суд утырышы алты тапкыр булды. Юридик ярдәмне «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы күрсәтте. Аларга бик зур рәхмәт. Юридик яктан да, мораль, матди яктан да булыштылар. Уртак көч белән җиңеп чыга алдык. Кортларыгыз авыру булгандыр, нишләп сезнекеләр генә ел да үлә дип әйтүчеләр дә булды. Бал кортлары үлгән умартачылар күп. Әмма хаклык эзләп кенә йөрмиләр. Лабораториягә тикшертергә озату өчен акчасы да, вакыты да кирәк, әлбәттә. Күп кенә авылларда берничә умартачы зыян күрә. Берләшеп, бу эшне бергә башкарып чыга алалар. Дөреслекне исбатласак, бу хәлләр башка кабаланмас та иде. Агрофирмалар белән дә уртак тел табып сөйләшергә кирәк. Кортлар агулану проблемасы гел булып торгач, алар үзләре дә безгә колак сала башлады. Бу эшне әтием хакына башкарып чыктым. Гомер буе үз хәләл көче белән көн күргән әтием ул гаделсезлекне бик авыр кичерде, күңеле дә бик төшкән иде. Никадәр генә мәшәкатьле булса да, әти хакына чигенмәдем. Шушы эшне ахырына кадәр җиткерә алдык, – диде Ләлә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading