16+

Бал корты да матур йортта яшәргә тиеш

Саба районына командировкага баргач, юлыбыз Иске Мичән авылы аша узды. Шунда вакытта игътибарыбызны авыл башында урнашкан умарталык, дөресрәге, матур итеп кечкенә йортлар рәвешендә эшләнгән корт оялары җәлеп итте. Баксаң, умарталыкның хуҗасы Алмаз Таҗетдинов үзе ясый икән аларны.

Бал корты да матур йортта яшәргә тиеш

Саба районына командировкага баргач, юлыбыз Иске Мичән авылы аша узды. Шунда вакытта игътибарыбызны авыл башында урнашкан умарталык, дөресрәге, матур итеп кечкенә йортлар рәвешендә эшләнгән корт оялары җәлеп итте. Баксаң, умарталыкның хуҗасы Алмаз Таҗетдинов үзе ясый икән аларны.


- Бервакыт, очраклы рәвештә генә, газетада матур итеп ясалган умарта ояларына күзем төште. Башкалар булдырган бит, мин дә эшләп карыйм әле дип, ясап карарга булдым. Аңа кадәр дә умарта ояларын үзем ясый идем инде. Пилорамым бар. Башка авыллардагы умартачыларга да ясап бирәм. Мондагы 170 баш умартадан кала, башкаларга быел тагын 300гә якын оя ясадым. Шәхси хуҗалыклар 2,5 мең сумга сатып алырга бик теләми. Кыйммәтсенәләр. Күп очракта бушап калган, иске оялардан файдаланалар, үзләре ясаучылар да бар. Соңгы вакытта пенопласттан ясалган умарта оялар модага кереп китте. Мин үзем исә чыршы, нарат такталардан - экологик чиста материалдан ясыйм. Мәшәкате күп, җиңел эш түгел инде, - ди умартачы.

Алмаз абыйның сүзенә караганда, быел бал начар түгел. Башка елларны август башында бал суырта башласалар, быел бу эшләр бераз кичектерелде, ди ул. Умарталык янында ук кайчандыр Таҗетдин бабасы кулланган умартачы кирәк-яракларыннан музей-почмак та ясап куйган. Монда борынгы бал аерту җайланмасын, күч җыю өчен тубал, битлек, бал тәпәнен һәм башкаларны күрергә була.

- Боларның барысы да төп йорттагы иске йортның чормасында яталар иде. Теләсә кайда аунап ятканчы дип, алып килеп куйдым, - диде ул.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading