16+

Балның сыйфатын да контрольгә алачаклар

1 сентябрьдән Россиядә умартачылык турындагы канунга төзәтмәләр гамәлдә булачак.

Балның сыйфатын да контрольгә алачаклар

1 сентябрьдән Россиядә умартачылык турындагы канунга төзәтмәләр гамәлдә булачак.

Экспертлар фикеренчә, алар бал базарын фальсификацияләнгән продукциядән чистартырга ярдәм итәчәк. 

Ялган бал
Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, аерым төбәкләрдә умартачылык продукциясенең фальсификацияләнгән өлеше 70 процентка кадәр җитә. Бүген Россиядә 110 мең умартачылык хуҗалыгы бар, алар елына 65 мең тоннага якын бал җитештерәләр. Балның 90 проценттан артыгы шәхси хуҗалыкларга туры килә. Федерация Советының аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Митин сүзләренчә, умартачылык хуҗалыкларының товарлылыгы 55 процент тирәсе. Ягъни балны дусларына, танышларына, даими клиентларга саталар. “Базарга сатарга бик сирәкләре чыга, сәүдә челтәре белән эшләүчеләре аннан да азрак. Димәк, бал сатуның 45 проценты алыпсатарларга туры килә", – дигән ул. Аныңча, фальсификация нәкъ менә алыпсатарлар арасында чәчәк ата. 

Ә инде гамәлгә керә торган федераль закон умартачылар җитештергән балның кайбер күрсәткечләр буенча дәүләт стандартларына туры килүен таләп итәчәк. “Кызганычка каршы, бүген ул юк, – дип ассызыклый ул. –Роскачествоның соңгы тикшерүе 16 бал маркасының 13е күрсәткечләргә туры килмәвен күрсәтте”. Белгечләр кайбер үрнәктәге балда мөһим микроэлементлар булмавын, ә икенчеләерндә шикәр күләме рөхсәт ителә торган нормалардан артып киткәнлеген ачыклаган.

Сатып алучы алдана
«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасының активисты Ләлә Шакирова фикеренчә, әлеге төзәтмәләр кибетләрдә сатыла торган ялган баллардан котылырга ярдәм итәчәк. 

– Кибеттәге баллар арасында чын бал булмаска да мөмкин. Аны, мөгаен, ясалма бал дип атау дөресрәктер дә. Әйе, бал тәме килә алардан. Әмма ул шикәр кушылган бал. Кытайдан безгә балга якын да тормаган продукция кертелә. Ә безнең умартачылар исә яхшы балларын сата алмый аптырый. Сыйфатлы бал арзан тормый, ә кибеттә сатыла торган бал “продуктлары” күпкә арзан. Сатып алучылар да, шулар белән чагыштырып, безнең умартачыларның балын кыйммәтсенә. Һәм бу намуслы җитештерүчеләрнең рентабельлегендә тискәре чагылыш таба, – ди ул.

Тагын бер проблеманы да атады – кибетләрдә, юкә балы дип, төрле чәчәктән җыелган баллар сатыла. Белгәнебезчә, юкә балы калган төр баллардан кыйммәтрәк йөри. Ә кибеттәге юкә балы арзан тора, бездәге арзанлы рапс балы да андый бәядә йөрми, бу бит халыкны алдау, ди Ләлә Шакирова. 

“Бу законны без көттек”
– Бу закон кирәк иде, без умартачылар аны көттек, әмма үтәлешен кем контрольдә тотар икән?  – ди “Россия сәнәгать умартачылары” берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Рамил Гатауллин. 

Ул да кибетләрдә сатыла торган балның сыйфаты шикле булуын әйтә. 
– Алардагы фруктоза һәм глюкоза нисбәте ГОСТ нормативларына туры килми, шуңа өстәп, буягычлар һәм ароматизаторлар өстиләр. Умартачыларның моның белән шөгыльләнергә вакытлары да, мөмкинлекләре дә юк, чөнки балны сәүдә челтәрләренә керерлек күләмдә җитештермиләр, – ди ул.

Умартачыларны борчыган мәсьәләләр моннан кала да бар. Аның берсе – кырларны агулау. Шуның нәтиҗәсендә җәен күпләп кортлар кырыла. Исән калганнары да кышка хәлсезләнеп керә һәм язга аларның да күбесе үлеп бетә.  

– Моннан тыш, Үзбәкстаннан авыру кортлар керде. Шуның өстенә тагын ул кортлар генетик яктан да аерылып торалар. Аларда кыш бер генә ай, ә бездә алты ай дияргә була. Аннан кергән сәламәт кортлар да күтәрә алмый безнең кышны, – ди Рамил Гатауллин.  

Умартачылар исә аларны арзан булганга ала икән. 
Кортлар саны кимү аркасында, бал да азрак җитештерелә. Бу исә быел аның бәясе артуга китергән – якынча 15-20 процентка кыйммәтләнгән. 
– 1 сентябрьдән керәсе закон өчен сөендек. Әмма тагын беренче һәм икенче класслы пестицидларны тыю турынлдагы закон да кабул ителсә иде дип телибез. Бу закон аеруча да мөһим, – ди әңгәмәдәшем. 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading