Авылга кайтып җитәргә өлгермәдем - туганым шалтырата:
- Авыл, халык ни эшли, нинди яңалыклар бар?
- Әллә ни юк, бар да йә өй җыештыра, йә бакчада эшли, - дим, үземнең мең дә бер тапкыр дөрес сөйләгәнемә инанып. Ярты көн үттеме, юкмы, хаксызлыгымны аңладым.
Май - бәрәңге алу өчен менә дигән...
Авылга кайтып җитәргә өлгермәдем - туганым шалтырата:
- Авыл, халык ни эшли, нинди яңалыклар бар?
- Әллә ни юк, бар да йә өй җыештыра, йә бакчада эшли, - дим, үземнең мең дә бер тапкыр дөрес сөйләгәнемә инанып. Ярты көн үттеме, юкмы, хаксызлыгымны аңладым.
Май - бәрәңге алу өчен менә дигән
Күршебез Камилнең бакчада эшләгәнен күреп, үземә дә бераз ял булыр дип, койма буена килсәм, ни күрим... бәрәңге казып ята! Календарьда 1 май ләбаса! Ник берсе өшесен, бәрәңгеләр артык зур булмасалар да, тавык йомыркасы кадәрлеләре күренгәли.
- Көз көне сез бәрәңге казыганда әйттем ич, мин яз көне казыячакмын дип, менә казыйм, - ди Камил, хәйләкәр генә елмаеп.
- Утыртасың булмас иде, нигә казып торырга. Бәлки чыннан да тишелеп чыгар. Күпьеллык бәрәңге сорты уйлап тапмассыңмы әле, - дидем мин дә.
- Хәзергә җир өстендә калдырып торам, борын чыгарсын, аннан соң утыртам, карарбыз ни булганын.
Бәрәңгеләрне үзебезгә алып кереп пешереп тә карадык. Тәме бераз үзгәрәк, шулай да бал тәме юк, димәк, суык тимәгән. Камил, бәрәңгене алмагачның коелган яфраклары саклагандыр, дигән фикердә.
Җәй - сугым чоры
Камилнең бәрәңге казуыннан айнып җитә алмадым, күршебез Раушания, тана суя идек, эчәге карарга булыша алмассыңмы икән, дип кергән. Май аенда мал суябыз диюенә бер гаҗәпләнсәм, «эчәге карарга» диюе бөтенләй таң калдырды. Зур малның эчәгесен бары тик кыш көне салкында гына эшкәртәләр дип күңелгә кереп калган. Малның эчен төшерүгә эчәктәге май шыгырдап ката. Аннан соң бармакларны өшетә-өшетә пычак очы белән сак кына майны аралап аласың. Эчәге эчендәге «матдәләрнең» дә исе һәм рәвеше кышкы салкында ул тикле үк чыдамаслык булмый. Ә монда агач яфрак яра, кошлар сайрый һәм тана эчәгесе. Раушаниянең һәр нәрсәгә үз җавабы.
- Сатарга түгел, үзебез өчен суябыз. Хәзер инде бөтен кешедә зур сандык-суыткычлар тора, саны белән тыгып куйсаң да була, мал сую өчен җәй ни дә, кыш ни, - диде күрше килене, шик-шөбһәләремне таратып.
Итне кая куясыларын аңладым анысы, эчәгесен без карыйсы бит әле. Күңелдән барладым: ун елдан артык эчәге эшкәрткән юк икән инде. Күрше хакы - Алла хакы, ни эшләмәссең. Икенче күршебез Әкълимә апа белән истәлекләрне барлый-барлый зур эшкә тотындык.
- Соңгы елларда терлек эчәгесен эшкәртүчеләр кимеп бара. Әле кайчан гына зур малның эчен эшкәртмәгән гаиләләрне шаккатып сөйлиләр иде, хәзер чистартсалар хәйран калалар, - ди Әкълимә апа.
Ул гомер буе пешекче булып эшләгән кеше, иттарткыч аша чыгарсаң, бик күп төрле ризыклар әзерләп булуын аңлатса да, кызыктыра алмады мине. Әле күптән түгел генә Можга шәһәренә барган идек. Үзе пекарня тотучы Гөлфия ханым Хәсәнова, Татарстаннан аермалы буларак, аларда терлек эчәгесен кулланып пешерелә торган камыр ризыкларына өстенлек бирүләре турында сөйләде. Баллы пироглар бөтенләй сатылмый икән.
Автор фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар