16+

Балык мөгрәми дә, мыркылдамый да

Без үзебезнең сулыклардагы балыкны үзебез тотсак кына ашыйбыз. Мамадыш районындагы «Рәхмәт аланы»нда, башка районнардагы тамак ялгау нокталарында рәт-рәт тезелеп киткән балыкларга да «Татарстанныкы» дип мөһер сугарга мөмкин. Ни дисәң дә, аз бу. Татарстан балыгының, деликатес булып калмыйча, республика табыннарына күбрәк үтеп керүен тели хөкүмәт. Алтын балыкның бу хыялны тормышка ашырганын...

Балык мөгрәми дә, мыркылдамый да

Без үзебезнең сулыклардагы балыкны үзебез тотсак кына ашыйбыз. Мамадыш районындагы «Рәхмәт аланы»нда, башка районнардагы тамак ялгау нокталарында рәт-рәт тезелеп киткән балыкларга да «Татарстанныкы» дип мөһер сугарга мөмкин. Ни дисәң дә, аз бу. Татарстан балыгының, деликатес булып калмыйча, республика табыннарына күбрәк үтеп керүен тели хөкүмәт. Алтын балыкның бу хыялны тормышка ашырганын...

Без үзебезнең сулыклардагы балыкны үзебез тотсак кына ашыйбыз. Мамадыш районындагы «Рәхмәт аланы»нда, башка районнардагы тамак ялгау нокталарында рәт-рәт тезелеп киткән балыкларга да «Татарстанныкы» дип мөһер сугарга мөмкин. Ни дисәң дә, аз бу. Татарстан балыгының, деликатес булып калмыйча, республика табыннарына күбрәк үтеп керүен тели хөкүмәт. Алтын балыкның бу хыялны тормышка ашырганын көтеп булмас, шуңа да күптән түгел Татарстанда Балыкчылар ассоциациясе оешты.
Көненә ике кило чирәм ашый
Балык Бистәсе районында Красноухово авыл җирлегендә 35 гек­тарлы буа бар. Фермер Евгений Редькин анда быелдан балык үрчетә. Без буага килеп җиткәндә, тал астында самавыр да кайный, өч литрлы банкадагы яңа савылган сөт тә күләгәдә тора, кыздырылган тавык исе дә тирә-якта аңкый иде инде. Әмма күзем ирексездән бер генә әйбер - балык эзләде. Баксаң, кечкенә балыкларны яз көне буага җибәрәләр дә көз көне генә тоталар икән. Хәзер тотарга мәгънәсез, кечтеки алар. Евгений Редькин буаны 25 елга арендага алган. Заманында ул Лаеш районы Сокуры бистәсендәге балык питомнигын җитәкләгән. 2012 елда крестьян-фермерлык хуҗалык җитәкчесе буларак теркәлгән дә бер миллион сумлык грант откан. Тик балык түгел, казлар, фазаннар, күркәләр алган. Эре җитештерүчеләргә көндәш була алмаслыгын чамалап, Яңа ел алдыннан кош-кортын дусларына, таныш-белешенә сатып бетергән дә балыкчылыкка йөз тоткан.
- Балык үрчетүнең өс­тенлекләре күп: кышын да, җәен дә корылма төзергә кирәкми. Авыл хуҗалыгында уңышның 30-50 проценты корылмага бәйле. Кредит түләү белән тоткарлыклар килеп чыкса, фермерның утын да, җылылыгын да өзеп китәләр, ә миңа карата монда берни дә кулланып булмый. Бүген балык бәясе итнеке белән тәңгәлләшеп килә. Без керкә балыгы (форель) да үрчетергә җыенабыз, ул сыер итеннән бермә-бер кыйммәт, - диде Евгений Владимирович.
Бүген әлеге буада чабак (плотва), алабуга (окунь), сазан, кәрәкә (карп) йөзеп йөри. Быел 10-15 тоннага кадәр уңыш алырга җыеналар. Яз көне суга җибәрелгән 25 граммлы балык көзгә инде товар хәленә - 450-500 граммга кадәр җитә ала. Мөгезле эре терлекне чалу белән чагыштырганда, балык тоту мәшәкатьлерәк. Аны ятьмә, сөрәкә, морда белән аулыйлар, әмма алай җиңел генә тотып бетерәм димә. Максатка ахыргача ирешү өчен, буаны җибәрергә кирәк. Су агып чыккан торбаларда балыкларны тотып кала торган җиһазлар урнаштырыла. Евгений Владимирович әйтүенчә, балыклар бик хәйләкәр, ятьмәдән сикереп чыгарга яки сөзгәндә ятьмәгә эләкми калу юлын тиз табалар.
Киләсе елдан Евгений Редькин буада толстолобик белән амур гына үрчетергә ниятли. Баксаң, аларны ашатырга кирәкми, күлдәге үсемлекләр белән тамак туйдыралар, өстәвенә, күл дә кырт итеп торачак. Буада үлән бетсә, печән чабып ашатырга туры килмәгәе, дип шаярта фермер.
- Амур көненә ике килога кадәр чирәм ашый. Чагыштырып карыйк: бер кило карп үстерү өчен 2-3 кило азык кирәк. Бик чыгымлы, шуңа да карп үрчетергә җыенмыйм. Стерлядь Кызыл китапта булмаган чакта, аны эзләп, Татарстандагы бөтен балыкчыларны әйләнеп чыктым. Бер билгеле кешедән 30 сантиметр озынлыктан һәм бер кило авырлыктан ким булмаган 20 балыкны көчкә таптым. Идел белән Чулман елгасы булган республикада балык таба алмадым - көлке бит бу. Шушы буа янындагы бинада, ванналарда осетрлы балыкларны, шул исәптән стерлядка, форель үстерәчәкмен. Толстолобик 30 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Заманында аны ыслап, Санкт-Петербургка күргәзмәгә алып баргач, белгечләр кабып карап, тәме буенча нинди балык икәнлеген аера алмады, белуга белән бутый иделәр. Балыктан кала, кысла да үрчетәсем килә, - диде Евгений Редькин.
Барлык җитештерү шартлары үтәлгән очракта, фермер 40 тонна уңыш алырга ниятли. Аның сүзләренчә, балыкның бер килосы 100 сум дип исәпләгәндә, сезонга 4 миллион сум табыш чыга.
- 40 мең тонна балыкны кая куеп бетерәчәксез соң? - дим.
- Татарстанда ике балык заводы бар: Балык Бистәсендә һәм Лаешта. Алар балыкны эшкәртә, тозлый, ыслый, минем балыкны дүрт көндә эшкәртеп бетерә алалар. Ул заводларның продукцияне сатуы да җайга салынган, Самарага, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка җибәрәләр, - диде.
Уылдыктан чыккан кечкенә балыкларны фәнни телдә үстерү материалы дип атыйлар. Республикада кайчандыр моның белән шөгыльләнүче аерым хуҗалык булган, әмма ул бөлгенлеккә чык­кан. Шуңа да үстерү материалын Татарстанга Чувашиядән, Башкортстаннан, Краснодардан кайтаралар. Евгений Редькин бу бушлыкны да тутырырга алынмакчы.
- Бүген «малек»ларның килосы - 300 сум. Минем буага өч тонна җибәрергә кирәк, зур сумма килеп чыга. Моннан астарак тагын бер кечкенә күлем бар, анда үстерү материалы үрчетеп, үзебезне дә тулысынча тәэмин итәчәкбез, башкаларга да сатачакбыз, - диде.
«Ике чиләк балык тота алам»
Корноухово авыл җирлеге башлыгы Владислав Колчанов сүзләренчә, буа 80 нче елларда тирә-яктагы кырларны дымландыру өчен төзелгән. Аннары аны арендага алсалар да, балыкчылык белән ныклап шөгыльләнүче булмаган. Дүрт авыл кергән 690 кешелек җирлектә бер генә адәм баласы терлекчелек белән шөгыльләнә. Эш булмагач, яшьләрнең дә авылда калырга теләмәве көн кебек ачык. Әмма Евгений Редькин бу өлкәдә дә тәртип урнаштырып килә. Казан дәүләт энергетика университеты каршында су биоресурслары һәм аквакультурасы кафедрасы бар, Евгений Владимирович анда дәүләт комиссиясе рәисе. Балык Бистәсеннән биш кеше, шул исәптән Корноухово авыл җирле­геннән өч кеше хөкүмәт акчасына укый. Димәк, озакламый Балык Бистәсендәге бер генә сулык та игътибарсыз калмаячак. Евгений Владимировичның да дәвамчылары бар, олы кызы балык хуҗалыгы буенча бакалавр инде, кечкенәсе өченче курста укый.
- Шушы буада 10 эш урыны булдырырга мөмкин. Өч буа булса, 30 кеше эшле була дигән сүз. Уртача хезмәт хакы 10-15 мең сум. Хатын-кызларга да эш табыла, алар балыкларны ашата ала, аларга көн дә азык бирергә кирәк. Дуңгызлар, сыерлар, ач булса, тавыш чыгара, ә балыклар үз ихтыяҗларын белгертә алмый. Су 18 градуска кадәр җылынмаса, балык ашамый, шуңа да аңа азык бирүдән мәгънә юк, - диде фермер.
Надыйм абый Шәйхетдинов күлдә былтырдан бирле кизү тора. Иртән колхозда атларны ашата да балыклар янына ашыга. 35 гектарга күз-колак булып бетү мөмкин түгел, әлбәттә. Шуңардан файдаланып, ятьмә куеп китүчеләр дә бар. Узган ел Надыйм абый 40 ятьмәгә тап булган. Хулиганнарны «кайнар эз»дән эләктерү өчен, моторлы көймә алырга җыеналар быел. Евгений Редькин буаны арендага алганнан соң, өмә оештырып, ике КАМАЗ чүп чыгарганнар.
Кышын каравылчы буада түгел, өендә тынычлап йоклый. Беренчедән, кар яугач, күлгә барып җитү мөмкин түгел диярлек, икенчедән, кыйммәтле балыклар төпкә китеп, йокыга тала. Надыйм абый әйтүенчә, каравылдан кергән хезмәт хакы ипи белән шикәргә җитә, аның хәтта таныклыгы белән җылы формасы да бар. Улы Казанда балыкчылык хуҗалыгы белгечлегенә укый. «Укып бетереп кайткач, минем өстән идарә итәчәк инде», - дип, шаяру катыш борчыла каравылчы.
Евгений Владимирович җирле халыктан пенсионерларга һәм балаларга керергә рөхсәт итә. Калганнарга - «кызыл ут».
- Мин, шәп балыкчы буларак, көн матур торса, иртәдән кичкә кадәр ике чиләк балык тота алам, бу - 20 кило дигән сүз. Әгәр йөз кеше килеп утырып, унар кило тотса да, бер тонна килеп чыга. Алай юмартланып китсәм, зыянга эшләячәкмен, - диде фермер.
Балаларны буа тирәсенә дәшеп, балык бәйрәме дә оештыралар: тотылган иң зур, иң кечкенә балык ияләренә бүләк бирәләр, ул көнне самавыр да чыжлаудан туктамый. Балалар үзләрендә табигатькә сакчыл караш булдыра: браконьерларга көрәш игълан итеп, буада күзгә чалынган ятьмәләрне җыеп йөриләр.
Елына тугыз кило ашыйбыз
Татарстанда дүрт мең елга һәм сигез мең күл бар. Күп сыман тоела, әмма республика халкы табынына эләгә торган балыкның күпчелеге - 35 мең тонна чит илләрдән кертелә. 2020 елга исәпләнгән махсус программа буенча, Россия халкы ашаган балыкның 80 проценты үзебезнең сулыклардан булырга тиеш. Аквакультураны үстерү өчен төбәкләргә 23 миллиард сум бүлеп бирелә, Татарстанга акчалы бәлешнең нинди зурлыктагы кисәге эләгүе әлегә билгесез.
Республикада балык­чылык белән ике ачык акционерлык җәмгыять, 14 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 16 крестьян-­фермерлык хуҗалыгы һәм 22 шәхси эшмәкәр шөгыльләнә. Күбесенчә карп, толстолобик, ак амур, хәтта килосы 600 сум торган осетр үрчетәләр. Татарстан кешесе елына уртача тугыз кило балык ашый, сөенеч түгел, көенеч бу: сәламәт туклану нормалары буенча, әлеге күрсәткеч ике тапкыр кимрәк.
Татарстанның Балыкчылар ассоциациясе җи­тәкчесе Хәйдәр Гарифуллин сүзләренчә, Питрәчтә форель, стерлядь һәм башка кыйммәтле балыкларга азык җитештерә торган завод төзеләчәк. Продукция белән республика гына түгел, башка төбәкләр дә тәэмин ителәчәк. Предприятие шәхси инвестор акчасына төзелә, инде җиһазлар алу буенча сөйләшүләр алып барыла.
Зөфәр ГАЯЗОВ, Казан һәм Татарстанның рестораторлар, отельерлар ассоциациясенең идарә рәисе:
- Үзебезнең сулыкларда үстерелгән балыкка рестораннарыбызда ихтыяҗ бар. Күбесенчә осетр, форель алына, әмма күпләп куллану җайга салынмаган әле. Лаештагы бер фермер тиздән безне осетрлар белән тәэмин итәчәк. Балыкларны аквариумга чыгарып, ресторан кунаклары күңеленә хуш килгәнен сайлаячак та без пешереп бирәчәкбез. Карпны менә дигән итеп әзерли торган рестораннар да бар Казанда. Үзебезнең якларда үстерелгән балык экологик яктан чистарак та, чөнки эшкуарлар суның, азыкның сыйфатына зур игътибар бирә.
ТАРИХТАН
1950 елда ил хөкүмәтенең Куйбышев гидроэлектростанциясен төзү турында карары чыккач, балык хуҗалыгында эш алымнары үзгәрә. Шулай ук елына 18 мең тонна балык тотылырга тиеш дигән шарт куела: акбалык (лещ) - 35 процент, сазан - 15 процент, сыла (судак) - 10 процент, чуртан - 8 процент, осетрлы балыклар - 2 процент, калганнары - 30 процент. Проектны әзерләү барышында елына 20-24 тонна балык тотарга кирәклеге турында килешәләр.
-------------
1956-1957 елда җи­бәрелгән балыклар аеруча мул уңыш бирә. Куйбышев сусаклагычында балыкны күпләп 1961 елдан тота башлыйлар. Ятьмәләргә чуртаннар аеруча күп эләгә. 1963 елда сусаклагыч буенча алар 1400 тонна күләмендә, шул исәптән 600 тоннасы безнең республикада тотыла. Бу балыкларга азыкның җитәрлек булуы һәм яхшы шартларда яшәүләренә бәйле.
-------------
1983 елда республика халкы 48753 тонна балык сатып алган була, шуның 46010 тоннасы - океан балыгы, 2743 тоннасы - үзебезнең сулыкларда тотылганы. Татарстанлылар ул чакта елына 14,6 кило балык ашаган: 13,7 кило - океанныкы, 0,9 - үзебезнеке. 1990 елга җирле балыкны 6160 тонна күләмендә сату максаты куела. 1986-1992 елларда республикада 2400 тонна балык тотыла: акбалык - 830 тонна, сыла - 228 тонна, чуртан - 207 тонна һ.б.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading