16+

Барлык кирәкле продуктлар булачак

Татарстан аграрчылары республика халкын игълан ителгән ял көннәрендә дә барлык кирәкле продуктлар белән тәэмин итүне дәвам итәчәкләр

Барлык кирәкле продуктлар булачак

Татарстан аграрчылары республика халкын игълан ителгән ял көннәрендә дә барлык кирәкле продуктлар белән тәэмин итүне дәвам итәчәкләр

«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вазгыятьне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Министр билгеләп үткәнчә, барлыкка килгән авыр хәлдә дә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр һәм һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризыклар булсын өчен тырышалар, бу, әлбәттә, ихтирамга лаек.


Шуны искәртеп узабыз, Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эш көннәрен игълан итү турында» 2020 елның 25 мартындагы № 206 Указын үтәү йөзеннән 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәрге көннәр, хезмәткәрләрнең эш хаклары сакланган килеш, эш булмаган көннәр итеп билгеләнде. Әмма гражданнарның көнкүрешен һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эше элеккеге режимда дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ведомство матбугат үзәге.

 

Фото газета архивыннан

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading