16+

Баш ветеринария идарәсе кисәтә: илдә кош гриппы буенча вазгыять бик киеренке!

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәл элеккечә киеренке кала бирә, дип хәбәр итә.

Баш ветеринария идарәсе кисәтә: илдә кош гриппы буенча вазгыять бик киеренке!

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәл элеккечә киеренке кала бирә, дип хәбәр итә.

Кош гриппы авыруының яңа чыганаклары Саратовта, Самарада, Башкортстанның Туймазы районында, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләрендә ачыкланган. Белгечләр әйтүенчә, киек кошларның көзге миграция чорында кош гриппы йогу куркынычы аеруча югары булып кала. Кыргый кошлар – кош гриппы вирусының төп таратучылары.

Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе кошчылык предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә, кош-корт тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларга йорт кошларын ябык шартларда тотарга кирәк дип киңәш итә. Кош-корт тоту урыннарына чит кешеләрне кертмәскә.
Кош-кортны бары тик кош гриппы буенча имин өлкәләрдән һәм районнардан гына сатып алыгыз. Аларны утыз көн карантинда, ягъни аерым тотарга кирәк. Авыру билгеләре күренгәндә, үле кош ачыкланган очракта, кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез.

Кош асрала торган биналарны даими рәвештә чистартып, аларны дезинфекцияләп торыгыз.
Кошларга сыйфатлы һәм куркынычсыз азык кына ашатырга, кошлар азыгын авыру йогу куркынычы булмаган урыннардан сатып алырга, киек кошлар һәм кимерүчеләр керми торган куркынычсыз урында сакларга кирәк.
Кош гриппын кисәтү һәм республикага кертмәү өчен барыбыз бергә куркынычсызлыкны саклап эш иткәндә генә ирешеп була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading