16+

Батырлар мәйданны кыздырды

Колга башыннан әтәчне алып төштеләр, ә кояш калды, әй кыздырып та күрсәтте инде үзе. Чын Сабан туе менә шундый була да инде ул, баш очында кояш, мәйданны исә көрәшчеләр кыздыра. Сүз дә юк, тамаша кылыйм, күңел ачыйм дигән кешегә концерт та гөрләде, кешеләрне шаккатырып төтеннәре чыгып торган ап-ак мич тә...

Балтач - данлыклы көрәшчеләр төбәге. Соңгы елларда бераз гына чигенеп алганнар иде... Балтачлыларның бу уңайдан җаваплары әзер. «Район башлыгы Рамил Нотфуллин көрәшне үстерергә алынды, безнең җиңүләр алда». Балтачта бик күркәм гадәт бар, көрәшчеләрне мәйданга чакырганда, аларның остазларын да атыйлар. Татарстанның һәм Россиянең атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллин исеме генә ничә тапкыр яңгырагандыр. Аның шәкертләре Арбор авылы егетләре Әнәс Хәйруллин, Фәнис Кәбиров, Булат Һадиев, Рәис Низамов, Салават Әсхәдуллин, абыйлы-энеле Ринат һәм Айдар Хәйретдиновлар... Айдарның келәмгә чыгуы күпләр өчен көтелмәгән матур яңалык булды. Үзенең чиста алымнары, көндәшләренә карата хөрмәте белән тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Айдар Хәйретдинов Балтач Сабан туеның батыры булып калды. «Айдар үзенең осталыгын онытмаган. Аз гына әзерлек һәм ул үз югарылыгын алды», - ди Дамир Гобәйдуллин. Ул зур спортта да әле бүген дә җиңүләр яулый алыр иде. Тик моның өчен даими шөгыльләнергә кирәк, бүген көрәштә башкача мөмкин түгел. Ә Айдар җитәкче кеше, эше бик җаваплы. Без монысына да бик шат.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading