Шәһри Казан

Бер районда африка дуңгыз чумасы табылган

7 август көн Спас районының Приволжский бистәсендә африка дуңгыз чумасы чыганагы табылган. Чир табылган хуҗалыкта барлыгы дүрт дуңгыз булган, шуның берсе үлгән.

Бүген ветеринария белгечләре барлык терлекләрне юк иткән. Территориянең дезинфекцияләгәннәр. Чыганак зонасында профилактик эшләр алып барыла. Куркыныч зонада эре дуңгызчылык комплекслары юк. Эпизоотик тикшерү алып барыла, сәбәбе әлегә ачыкланмаган, дип хәбәр итә Татарстан Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе мтабугат үзәге. 

Африка дуңгыз чумасы аркасында районның Приволжский бистәсендә, Ржавец һәм Болгар авылында карантин кертелгән. Карантин зонасы радиусы – 20 чакрым. Моннан тыш, Болгардан чыкканда блокпост урнаштырылган. Шәһәрдән чыккан һәр машина, вирус таралуны булдырмас өчен, дезинфекция узарга тиеш.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: