16+

Берләшеп кенә хәл итеп була

Буа районы фермерлары «Луч» дип исемләнгән авыл хуҗалыгы кооперативы оештырган. Алар, берләшеп, чыгымнарын киметергә һәм үзләре җитештергән продукцияне яхшы бәядән сатарга ниятли.

Берләшеп кенә хәл итеп була

Буа районы фермерлары «Луч» дип исемләнгән авыл хуҗалыгы кооперативы оештырган. Алар, берләшеп, чыгымнарын киметергә һәм үзләре җитештергән продукцияне яхшы бәядән сатарга ниятли.

Кооператив рәисе Ринат Гайнетдинов фермер хуҗалыклары алдында торган проблемаларны әйбәт белә. 2004 елдан бирле ул үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
«Гигант» дип аталган данлыклы колхозда механик та, газчы да, прораб та булып эшләгән. Колхоз таркалгач, үз эшен булдыра – пай җиренә бодай чәчә. 100 баш умарта тота.

Акрынлап, техника сатып ала, авылдашларының пай җирләрен арендага алып, чәчүлек мәйданнарын арттыра. Бүген фермер 600 гектар җирдә бодай, арпа һәм шикәр чөгендере утырта. Соңгысын 150-200 гектар мәйданда игә. Узган елны чөгендернең уңышы аеруча әйбәт булды. Күп­ләр шикәр бәясе төшүдән зарланды. Ринат абый үзе, бәя түбән булса да, рентабельлек бар, ди.

Чәчкече, төягече, ташырга үз «КамАЗ»ы һәм башка кирәкле техникасы булган фермерларга җайлы, артык чыгым тотмыйлар. Читтән яллап китертсәң, гектарына 7-11 мең сум акча түлисе була. Чөгендер алыр­га комбайнны Ростов белән Белгородтан хәтле китертүчеләр булды, – ди ул.
Чөгендерне Буа һәм Ульяновск шикәр заводларына озата һәм алардан шикәр комын ала. Үткән елны әлеге культураның уңышы әйбәт булгач, шикәргә бәя дә төште. Фермерлар, алган кредитларын түләргә, орлыклар алырга һәм техниканы яңартырга акча кирәк булгач, сезонда түбән бәядән сатарга да мәҗбүр булган. Бәя кыйммәтләнгәнен көтеп утырсаң, бурычка батуың бар.

Бер гектар җиргә, эшкәр­түләрне исәпләсәң, якынча 35-40 мең сум акча китә икән. Ринат абый әйтүенчә, базар бәясен алдан белеп булмый, шуңа да бәя ничек буласын белми эшлиләр. Чит илдә исә алдан ук килешү төзиләр икән.

– Фермерга эшкәртүчеләр алдан ук мең тонна бодайны фәлән сумнан алам дип әйтәләр дә, шул бәядән көзгә алалар да. Ә безгә бәягә ярак­лашырга туры килә, – ди ул.
Бергәләп эшләгәндә, чыгымнарны азайта алырбыз, җитештерелгән ашлыкны кыйммәтрәккә сатып, орлыкларны юньрәк бәягә алып, ә транспорт чыгымнарын киметеп булыр дип, биш фермер кооперативка берләшкән, аннары аларга тагын тугыз кеше өстәлгән. Кооператив эшли башлаганга апрельдә ике ел була. Шушы вакыт эчендә берничә техника алырга өлгергәннәр.

Аерым-аерым эшләгәндә, без җитештергән бодайның күләме аз була иде, спирт заводларының исә кечкенә күләмдә эшлисе килми, аларга күпләп китерә торган ышанычлы партнерлар кирәк. Берләшкәч, бодайның күләме дә күп булып, безнең белән килешү төзеделәр. Яхшырак бәягә дә сата алдык. Шикәр чөгендере орлыгын да күпләп сорагач, арзанрак бәядән алдык. 30 процентка кадәрен кооперативта булмаган фермерларга да сата алабыз. Аларга да сыйфатлы яхшы орлык алып кайтып саттык. Ашламаны да күпләп алгач, бәясе арзан чыга, – дип исәпләп күрсәтә Рамил абый кооперативка оешуның уңай якларын.

Авыл хуҗалыгы кооперативын төзүгә дәүләттән 70 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган. Аны алган очракта «Луч» кооперативы җир рәсмиләштереп, элеватор төзергә ниятли. Фермерларның үз элеваторлары юк, аларга икмәкне чистарту һәм киптерү өчен, аны арендага алырга туры килгән. 500 гектары, аннан да азрак җире булган фермерга комбайн, агу сиптергечләр алу да кыйммәткә чыга, шуңа да аларның күбесе читтән яллап эшләткән. Шуңа да, берләшеп, бер яхшы комбайн алырга исәплибез, ди Ринат абый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу янабаштан колхоз булмыймы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нишлэп фотографиядэ Куки авылы (Б.Бистэсе р-ны)

      Мөһим

      loading