Чит төбәкләрдә татар авыллары ничек көн күрә, анда нәрсә белән шөгыльләнәләр һәм, гомумән, биредә авыл хуҗалыгы ни хәлдә? Бу сораулар инде күптән күңелдә йөреп, җавапларын беләсе килә иде. Татарлар бөтендөнья буенча сибелеп урнашкан, Җир шарының кайсы почмагына гына барсаң да, милләттәшеңне очратырга мөмкин. Ә Россиядә исә алар һәр төбәктә диярлек...
Россия төбәкләреннән килгән авыл эшмәкәрләрен җыенның икенче көнендә Кукмара районына алып бардылар. Кунакларны мондагы авыллар белән, фермерларның тәҗрибәсе белән таныштырдылар. Эшмәкәрләрне нәкъ менә Кукмарага алып бару да юкка гына түгел, чөнки республикабызда ул әйдәп баручы районнарның берсе, иң күп гаилә фермалары да биредә: бүгенге көндә районда алар 43кә җиткән. Кунакларга исә Пчеловод авылыннан Дмитриевларның гаилә фермасын күрсәттеләр. Дәүләт ярдәме белән оешкан бу фермада бүген инде 100дән артык мөгезле эре терлек бар. Дмитриевлардан үрнәк алырлык, күпләр аларның тәҗрибәсен үзләрендә дә кулланырга булды. Кукмарадагы төз, матур, зур йортлар, мул тормышта яшәүче гаиләләр барысын да сокландырды һәм кызыктырды. Мәдәният йортында профессионаллар дәрәҗәсендә куелган концерт та таң калдырды. Кукмараны күп җирләргә таныткан итекләре дә Бөтенроссия буенча таралды: кунаклар җылы киез итекләр алмыйча кайтып китә алмады, билгеле. Кыскасы, Кукмара, аның кунакчыл, тырыш халкы милләттәшләребезнең күңелләрендә бик яхшы тәэсирләр калдырды. Курган өлкәсеннән җыенга килгән Хамазакир абый Барашев: «Сезнең белән безне чагыштырып та булмый, безгә әле сезгә кадәр үсәсе дә үсәсе. Безнең дә сезнең кебек яшисе килә», - диде, үзенең тәэсирләре белән уртаклашканда. Казанда ул беренче тапкыр. Аның инде тизрәк үзләренә кайтып, Татарстан турында сөйлисе килә иде. Мин исә тизрәк аларның авыллары белән кызыксындым.
Бердәнбер татар авылы
Курган өлкәсенең Шатров районында Кызылбай дигән бердәнбер татар авылы бар. Элегрәк бистә булып, бүген исә инде Газовиклар дип аталган урам белән икесе бергә алар Кызылбай авыл җирлегенә керәләр. Хамазакир абый Барашев - шушы җирлекнең җитәкчесе. Кызылбай авыл җирлегендә барлыгы 1039 кеше яши икән. Авыл янында газ компрессоры станциясе бар. Авыл халкының төп эш урыны да шунда. Авылга ярдәмне шушы станция күрсәтә дә инде: урта мәктәп салып биргән (анда 136 бала укый), спорт залы, бассейн да бар. Авыл эчендә юллар яхшы, газ кергән. Үз мәдәният йортлары да бар, әмма халык кына мәдәни чараларга аз йөри икән. «Өйләреннән чыгарып булмый халыкны», - ди Хамазакир абый. Ә менә яшьләргә килгәндә, монда, бездән аермалы буларак, аларның күбесе авылда кала. Шушында ук үз йортларын салалар, туган авылларында яшиләр, шуңа күрә биредә яшәүче халык саны да арта бара.
Эчәргә су юк!
Хамазакир абый сөйләве буенча, Кызылбай бик матур җирдә урнашкан: тирә-якта урман, ике километрлы ике урам авыл кебек үк Кызылбай дип аталган күл буйлатып сузылган. Шушы күл авылның иң зур байлыгы булып тора. Халык бу күлсез нишләр иде икән, чөнки бүгенге көндә авылда иң зур борчуларның берсе - су булмау. Эчәргә дә, хайваннарга да, яшелчәләргә дә суны, бидоннарга тутырып, ел әйләнәсе шушы күлдән ташыйлар икән алар. Җәй көннәрендә яңгыр суы җыялар. Авылда коелар бар үзе, әмма аның суы бик начар, эчәргә яраклы түгел. Кызылбайда җир асты сулары, чишмәләр бөтенләй юк. Тирә-якны бораулап эзләп карасалар да, су чыганаклары табылмаган. Бары Газовиклар урамында гына су бар, әмма ул Кызылбайдан бер км чамасы ераклыкта урнашкан. Халыкны ничек тә булса сулы итү мәсьәләсе әлеге дә баягы акчага килеп төртелә. Бу яктан без, Татарстанда яшәүчеләр, бәхетле: республикабызның һәр авылында диярлек челтерәп чишмәләребез ага, күпчелек җирләрдә өйләргә саф чиста су кергән. Кадерен белеп яшәргә генә кирәк.
Һәр икенче кеше - аучы
Кызылбайда колхоз инде күптән беткән. «Бөтен булганны сатып бетерделәр. Фермаларга илтә торган күтәртелгән юлларга кадәр җимереп, туфрагын ташыдылар», - ди Хамазакир абый. Басу-кырлар да буп-буш, инде күптән кыргыйланып бетеп, әрәм яталар. Авыл халкы үз хуҗалыгында маллар тота анысы: сыер, сарыклар, кош-корт асрый. Күп кешедә трактор бар: печәнне шуның белән әзерлиләр, кул хезмәте биредә дә бетеп бара. Җәен җиләк-гөмбә бик күп була. Халык күлдән балык тота, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кызылбайда һәр ике кешенең берсе - аучы. Аучылык монда элек-электән төп шөгыльләрнең берсе. Нигездә, косюля, ягъни кыр кәҗәсен аулыйлар. Шулай ук үрдәк аулау бик популяр, тик соңгы вакытта алар бик нык азайган. «Әллә грипп сәбәпче инде, - ди Курганнан килгән кунагыбыз. - Аннан соң хәзер ерткыч хайваннарны - төлке, янут мехын бик арзанга гына алгач ауламыйлар. Бәлки, алар тотып бетерә торгандыр?» Сездә кышлар быел ничек булды дип кызыксынгач: «Хайваннар өчен кыш бик авырга туры килде быел. Бездә кар сездәгегә караганда күбрәк яуды. Хәзерге вакытта 1 метр биеклеккә җитте инде. Җәнлекләргә бик авыр, күбесе үлеп беткәндер инде быел», - диде ул.
Татарча сөйләшү - модада!
Хамазакир абыйдан татар теле турында да сорамыйча кала алмадым. Тел онытылып бара дигән җавап ишетермен дип уйлаган идем, әмма: «Татарча сөйләшү бездә «модно» хәзер. Татар гаиләләрендә һәммәсе дә татарча гына сөйләшә. Мәктәптә укый торган балаларның күбесе татар булгач, анда укучы рус балалары да бик теләп татар телендә аралаша. Татарга чыккан рус хатыннары татарчаны бездән дә яхшырак белә. Татар телен белү, татар булу зур горурлык, дәрәҗә санала. Машиналарына да «татарин» дигән язулар ябыштырып куялар. Әлбәттә, бу - Татарстанның уңышы. Мәдәният тарала бара, татар теленең дәрәҗәсе арта бездә. Ә бит татар икәнебезне яшерә торган заманалар да бар иде, кешеләр фамилияләренә кадәр алмаштыралар иде. Хәзер исә, киресенчә, татар булсаң, горурлык», - дигәч, сокландым да, куандым да. Чит төбәкләрдән килеп әйтеп күрсәтмәсәләр, үзебезнең бүгенге көндә тоткан урыныбызны аңлап та бетерә алмыйбыз бугай.
...Татар эшмәкәрләре җыеныннан, гомумән алганда, бөтен кеше дә канәгать калды. Россиядә яшәүче татар эшмәкәрләре биредә үзара тәҗрибә уртаклашып кына калмады, ә милләтебез, телебез, динебез турындагы мәсьәләләрне дә уртага салып сөйләштеләр. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, авылдан башка халыкның киләчәге юк, ә эшмәкәрләр, аларның активлыгы авылның киләчәген билгели.
Язмышлары бал кортыныкыдай
Икенче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының өченче көнендә кунаклар Камал театры бинасына утырышка җыелды. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәп, үзләренең хезмәтләре, булдыклылыклары белән хөрмәткә ирешеп, без татар, дип яшәүче эшмәкәрләрнең фикерләре дә үзләре кебек саллы, уйландыра да, елмайта да. «Татарстан көчле булганда, без дә көчле», - диделәр алар. Җыенда яңгыраган кайбер фикерләрне сезгә дә җиткерәбез.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, ТРның баш казые:
- Бүген берничә тапкыр 7 млн татар бар, дигән сүз яңгырады. Ул 7 миллионның ничәсе татарча сөйләшә, яза, уйлый икән? Дистә еллар буе мәктәпләрдә, сез маймылдан яралгансыз, дип аңлаттылар. Без хайван нәселеннән түгел, Пәйгамбәр нәселеннән. Ә үзеңнең тамырыңның дини, милли үзенчәлекләрен белмәү һәлакәткә, катнаш никахларга китерә. Әлеге уңайдан, бер мәзәк тә искә төшә. Әрмән, грузин, татар бер самолетта очалар икән. Әрмәнстан өстеннән очканда, безнең кызлар алма ярата дип, әрмән егете алма ыргыткан. Грузин егете, безнең кызлар чәчәк ярата дип, Грузия өстенә чәчәк сипкән. Татарстан җирлегенә җиткәннәр. Сезнең кызлар ни ярата, нигә бер нәрсә дә бүләк итмисең, диләр икән татарга. «Безнең кызлар сезнең икегезне дә бик ярата, кайсыгызны төртеп төшерим икән, дип уйлап утырам әле менә», - дип әйткән ди татар егете. Безнең кызлар бөтен кешене дә яратканга бөек, зур шәхесләрне өйрәнеп, аларның тамырларын барлый башласак, татарларга килеп кушылганын күрәбез. Моның өчен шатланырга кирәкми, бу безнең һәлакәт.
Бал корты балны үзенә кирәгеннән артык әзерли, ә запасын без суыртып алабыз. Эшмәкәрләрнең дә язмышы шушыңа охшаш. Әз генә уңышлы эшләп, табыш алганнарын күрәләр икән, «имчәк»ләренә 4-5 кеше ябыша. Аларны аякка басканчы, салымнардан азат итәргә кирәк, ә зәкятне түләсеннәр.
Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Комментарийлар