16+

Биектау фермерында аккошлар да, тәвә кошы да бар

Бүген тәвә кошы карарга әллә кая барып йөрисе юк - Биектау районының Ямаширмә авылына гына сугылып чыгу да җитә. Габделәхмәт Котдусовның биләмәсендә тагын каз, үрдәк ише йорт кошларын, аккош һәм фазаннарны да күрергә була.

Фермерның «кошлар атасы» булып китүе биш ел элек башлана. Габделәхмәт Котдусов телевизордан яралы аккош турында сюжет карый. Кошны җирле аучы табып алган, тик киләчәктә дә аккошны үзендә калдырырга аның мөмкинлеге юк икән. Шул вакытта Габделәхмәт әфәнденең башына «Кошларны коткарырга кирәк!» дигән фикер килә дә инде.
Берничә елдан соң фермер Брянск өлкәсеннән тагын аккошлар кайтарта. Бүген Ямаширмә авылындагы биләмәдә барлыгы алты аккош бар. Алар өчен махсус күл дә ясап куйганнар, салкын көннәрдә инфракызыл лампаны кабызалар.
Нәфис кошларны карарга авыл халкы да, Казан кунаклары да килеп тора икән. Фермер Габделәхмәт Котдусов исә һәркемгә шат. Кошларга карап хозурланудан тыш, биләмәдә тәвә кошы йомыркасын татып карарга да мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading