16+

Бик үк ышанычлы да түгел кебек бу электропастух дигәннәре...

13 мая 2025, 16:59
4334
0
2
Уку өчен 3 минут

Яз җиткәч, авыл кешесенең тагын бер мәшәкате арта – көтү чыга. Хәер, аның чыкканын ихатасында малы булган кеше дүрт күз белән көтә.

Бик үк ышанычлы да түгел кебек бу электропастух дигәннәре...

Яз җиткәч, авыл кешесенең тагын бер мәшәкате арта – көтү чыга. Хәер, аның чыкканын ихатасында малы булган кеше дүрт күз белән көтә.

Һичьюгы, көндезен кыр түрендә тизәген генә калдырып кайтса да файда, дисең. Болынлыкларны яшел үләннәр сырды, җир өсте яшелләнде инде, димәк, вакыт. Көтүче булып ялланырга кеше табылса – эш бетте, иртән капканы ачып чыгарасың да, вәссәлам.

Хәзер әнә авылларда, токлы бау сузып чыгалар, электропастух янәсе. Өрми дә, сыерларны иреккә дә таратмый, берсе бер югалмый да, җәйләүдә җыйлап кына  үлән кырып тик йөриләр. Мәрхүм әтием, җәйләрен колхоз көтүен ала да, малларны урманга алып китә иде. Фермадан күченү михнәтләре... Боларны 3 чакрым тирәсе куалап баралар, аннары Зөя елгасын кичәсе. Берсе дә күпердән чыкмый иде малкайларның. Ник су аша йөзәргә кызыкты икән алар? Су аша чыгалар да, теге якта бит урман көтә, шунда кереп тә югалалар. Икешәр атна эзли торганнар иде аларны әтиләр. 8 чакрым ераклыктагы күрше рус авылыннан да куалап кайткаладылар. Атка атланып, көннәр буе урман буйлап терлек эзләүнең михнәтен күз алдына китерүе дә кыен. Эт булып арырлар иде җаныкайларым. Берсендә бер тананы бер ай эзләделәр, мәгәр барыбер таптылар. Әле бит урманы нинди диген, кабан дуңгызлары тулы... 

Җәй буе өч көтүченең берсе чираттан төнгә кунарга кала иде. Ни булмас! Карак-угрыгыга каршы коралы да кулындагы өч метрлы чыбыркы! Бәхеткә заманы да артык каныкмады, усал бәндәләренең дә сукмагы урман эчендәге көтүлеккә төшмәде, бәхеткә. 

Аның каравы мин иң бәхетле кеше идем. Җиләк өлгерәме, чикләвекме, какымы, дигәндәй, урман нигъмәте беренче миңа кайта! И, минем белән дус булырга теләүче кызлар... Артымнан тагылышып йөриләр иде. Үтте ул чаклар. Җиттек шушы көннәргә. Фермасында көтүлекләрдә йөртергә терлеге дә азайды, шәхси хуҗалыкларлар да ярлыланды. Урам башыннан чыбыркы шартлатып кайтып кергән көтүчләр дә узган гасырда калды... 

Узып барганда, Сарай Чокырча авылы башындагы электропастух көтүенә тукталдым. Вәкил абый Минзарипов икән, башта исемен әйтергә киреләнсә дә, ахырдан сынды. Ике-өч көн элек кенә көтү чыккан, чираттан көн дә бер кеше җаваплы икән. Димәк, бик үк ышанычлы да түгел кебек бу электропастух дигәннәре…

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading