16+

Әбиләр чуагы – авыл өчен иң зур бүләк

Салкын көз, буранлы кыш идарәне үз кулларына алганчы, табигать безгә янәдән зур бүләк ясап калырга уйлады, ахры. Кояш нурларында янә бер иркәләнеп, җылы көннәрнең рәхәтен күреп калсыннар әле, дигәндер инде. Кояш көлеп торганда, кәеф тә күтәренке була, гел эшлисе генә килеп тора бит. Эшлисе килә дигәннән, авыл халкы өчен елның...

Салкын көз, буранлы кыш идарәне үз кулларына алганчы, табигать безгә янәдән зур бүләк ясап калырга уйлады, ахры. Кояш нурларында янә бер иркәләнеп, җылы көннәрнең рәхәтен күреп калсыннар әле, дигәндер инде. Кояш көлеп торганда, кәеф тә күтәренке була, гел эшлисе генә килеп тора бит.
Эшлисе килә дигәннән, авыл халкы өчен елның бу вакытында яңгырсыз, җылы көннәр булу - зур сөенечләрнең берсе, чөнки кышка кадәр тәмамлыйсы эшләр әле юк түгел. Дөрес, көзге уңыш инде җыеп алынды, малларга дип үстергән шикәр чөгендере дә күптән базларга урнаштырылган. Авылда хәзер төп эшләрнең берсе - карлар яуганчы, бакчадагы чүпләрне җыеп, җирне ашлап, тиресне түгеп калырга кирәк. Җиләк-җимеш агачларын да кайсын бәйләп, кайсын кискәләп куясы бар. Чәчәк орлыкларын һәм бәрәңгеләрен дә җирне туңдырганчы җыеп калсаң яхшы.
Кышка кергәнче, өйләрне дә җылытасы бар. Уңган хуҗабикәләрнең күбесе тәрәзәләрне юып, икенче катын куеп та өлгерде инде. Хәзер барлык авылларда да газ кергәнлектән, көздән утын әзерләп калучылар әллә ни күп булмаса да, елның бу вакытында пычкы тавышы да ишетелгәли. Нигездә, халык мунча өчен утын кисеп-ярып калырга тырыша.
Басу-кырларда да эшләр төгәлләнеп килә. Бәрәңгене җыю ахыргы этабына җитте. Шикәр чөгендерен дә 16,4 мең гектар җирдә аласы калган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading