16+

Болын булсын да күл булсын!

Беренче көннән башлап бер айга кадәр вакыт аралыгында аларны тәүлегенә 7-8 тапкыр ашатырга кирәк. Әкренләп бу сан кими бара. Ике ай вакыт узгач, 3 тапкыр гына ашатсаң да ярый, әгәр дә якын-тирәдә яхшы көтүлекләр булса, билгеле. Кайберәүләр, тәүлегенә 7-8 тапкыр кем ашый икән дип, баш вата башлагандыр инде. Ә менә...

Болын булсын да күл булсын!

Беренче көннән башлап бер айга кадәр вакыт аралыгында аларны тәүлегенә 7-8 тапкыр ашатырга кирәк. Әкренләп бу сан кими бара. Ике ай вакыт узгач, 3 тапкыр гына ашатсаң да ярый, әгәр дә якын-тирәдә яхшы көтүлекләр булса, билгеле. Кайберәүләр, тәүлегенә 7-8 тапкыр кем ашый икән дип, баш вата башлагандыр инде. Ә менә...

Каз үстерүче фермерлар өчен махсус сайтта, каз бәбкәләрен ничек ашатырга һәм карарга дигән сорауга шулай җавап биргәннәр. Шунда ук бәбкәләрнең туклану рационында беренче көннәрдән үк солы оны, көрпә, уылган кишер, күбрәк яшел үлән (баштарак ваклап), эремчек (майсыз), шулай ук пешкән йомырка булырга тиеш диелгән. Бәбкәләрне карау-тәрбияләү һәм үстерү җиңелләрдән түгел шул: каз ите өстәл түренә менеп утырганчы, әле бик күп тырышырга туры килә. Аларны көнозын ашатып торырга, асларын чистартырга, су кертергә, тилгән-каргадан да сакларга кирәк бит әле. Ә авылларда бәбкәләр сатып алып, каз үстерүчеләр аз түгел. Казлар үстерүче һәр кешенең үзе генә белә торган ысуллары да була әле. Алардан да каз бәбкәләрен ничек тукландыруларын сорашып карыйк?
Рәсимә Шәрипова, Арча:
- Бер көнлек бәбкә алсаң, аны башта өйдә генә тотасың инде, чөнки җир суыгы тияргә мөмкин. Зуррак бәбкәләрне алсаң, мәсәлән, бер айлыкны, аларны урамга чыгарсаң да була. Ашатуга килгәндә, без бер көнлекләренә башта кәс кисеп алып кереп ашатабыз. Үсә башлагач, тузганак яфрагын турап бирәсең. Әй яраталар да инде шул тузганакны: турап бирүгә, ашап та бетерәләр! Суны исә җылытып кына бирергә кирәк, әзрәк каты чәй дә салгалыйбыз. Бәбкәләргә ипинең йомшагын коры килеш кенә уып ашатсаң яхшы. Каз бәбкәләре урамга чыгып йөри башлагач, авырмасыннар дип, һәрберсенең авызына седимин (матдәләр алмашын яхшырта, организмны йод, селен, тимер белән баета, хайваннарның үсешен тизләтә, төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра һ.б.) дигән даруны тамызабыз. Хәзерге көндә каз үстерү бөтенләй җайлашты инде: авылларга каз сатучылар килгәндә, бәбкәләре белән бергә махсус азыгын да алып киләләр. Шул азыкны бирәсең дә эшең дә бетте: бәбкәләр шуны ашый да су эчә, ашый да су эчә...
Мурат Сиразин, Югары Ослан, фермер:
- Казлар алар иркенлекне ярата, шуңа күрә алар өчен иң мөһиме яшел үләнле киң болын булсын да чумар һәм йөзәр өчен күл булсын. Мондый шартларда бәбкәләр тизрәк үсәләр, авырлыкны да җыялар. Казлар өчен көтүлек юк икән инде, алар йөри торган мәйданны киң итеп ясарга кирәк. Шунда ук зур савыт белән су да куела. Кошларны яба торган урын булсынмы ул, урамда йөри торган мәйданмы, иң мөһиме: казларың тыгылышып йөрмәсен, чөнки бу бер яктан каурый һәм мамыкның сыйфатын түбәнәйтсә, икенчедән, бәбкәләрнең авырлыгы кими, ә өченчедән, казлар арасында төрле инфекцияләр таралырга да мөмкин. Ә нәрсә ашатасыз дигәндә, казлар өчен махсус азык бар, шуны бирәбез.
Закирә Галимова, Балтач:
- Бәбкәләргә яшел чиәмнән дә файдалырак, шифалырак әйбер бармы икән инде ул? Баштарак үләнне үзем турап әзерлим, әмма каз аны үзе йолкып ашаса, файдасы күбрәк. Бу аның ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Шуңа күрә болынга көтәргә алып чыкмаганда, мин үләннәрне җыеп алып керәм дә элеп чыгам. Ә бәбкәләр аны үзләре йолкып алып ашый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading