Берничә ел элек Бөгелмәдә яшәүче танышым рәссам Камил Акмановның бәрәңгене салам астына утыртуы турында язып чыккан идем. Җәй буе телефонын сорап шалтыраттылар.
Бу атнада республика күргәзмәсен ачканда тагын очраттым үзен. «Быел без дә, синнән күрмәкче, бәрәңгене салам астына утырттык бит әле», - дим аңа. Берничә ел җыенып та, күңел җитсә...
Скопировать ссылку

Бу атнада республика күргәзмәсен ачканда тагын очраттым үзен. «Быел без дә, синнән күрмәкче, бәрәңгене салам астына утырттык бит әле», - дим аңа. Берничә ел җыенып та, күңел җитсә дә, кул җитмәгән иде югыйсә. Ниндидер үзгәрешләр бар-барын, әмма салам белән каплануы хак. Бәрәңгене болай утыртуның кайбер мәшәкатьләре булса да, бакча хуҗаларын чүп утаудан, бәрәңге күмүдән коткара әлеге ысул. Ничек була соң ул дисездер инде. Әлбәттә, бу минем үземә дә кызык, шуңа да кайбер нәрсәләрне ирем Илдар Исмәгыйловтан кабат‑кабат сораштырып, сезнең белән дә уртаклашырмын дип, язгалап та куйдым әле.
Иң башта бакчада киңлеге - 65, ә рәт аралары 50 см лы итеп кишәрлекләр ясала. Тигез булсын дисәң, бездәге кебек казык кагып, бау тартып эшләсәң, эшнең тәртип белән башкарылуы күренеп тора. Аннан рәт араларындагы сукмак балчыгы хисабына түтәлләрне күтәртеп чыгасың. Чиратта - бәрәңге сыярлык кына чокырлар ясап чыгу. Моның өчен тырма киңлегендәрәк такта алып, аның ике башына диаметры һәм биеклеге 10 ар см лы ике нечкәрәк агач кисеп каксаң да була. Ике тешле тырманы хәтерләткән җайланма килеп чыга. Менә шул җайланманың өстенә басып‑басып шахмат тәртибендә чокырлар ясап чыгасың. Бәрәңге астындагы җирнең тыгыз булуы кирәк икән. Алга таба ул чокырларга башта көл сибелде, аннан марганцовкалы суга салып алган бәрәңгеләр салынды. Өстенә черемә сибелеп чыкканнан соң, бәрәңгеле түтәлләрне 20‑30 см биеклектә арыш саламы белән каплап чыгасың. Ни өчен арыш? Чөнки аңа тычкан килми, диләр.
Бәрәңгене традицион юл белән утыртканда, без аны әйләнә-әйләнә күмәргә тырышабыз. Ә бу очракта аңа «веерлы күмү» кулай буласы икән. Ягъни сабакларның төрлесен-төрле якка аерып, алар арасына салам кыстырып чыгу була инде бу.
Бәрәңгене җыеп алганнан соң, саламны җыеп, киләсе елга әзерләп куярга, ә буш җиргә сидерат утыртырга киңәш итәләр. Түтәлләргә тимисең, алар шул килеш калачак. Әллә ни Америка ачмасаң да, үзенә күрә ярап куя.
Комментарийлар