16+

Бәркәтәдә яшәүче 92 яшьлек әби суган чәчәргә әзерләнә

Чирмешән районы Бәркәтә авылында яшәүче 93 яшьлек Хәлимә әби Гайфетдинова балаларын һәм оныкларын куандырып яши. Олы яшьтә булуына карамастан, бакчада да мәш килә ул, ел саен бакча тутырып суган, сарымсак үстерә.

Бәркәтәдә яшәүче 92 яшьлек әби суган чәчәргә әзерләнә

Чирмешән районы Бәркәтә авылында яшәүче 93 яшьлек Хәлимә әби Гайфетдинова балаларын һәм оныкларын куандырып яши. Олы яшьтә булуына карамастан, бакчада да мәш килә ул, ел саен бакча тутырып суган, сарымсак үстерә.

Шул авылда туып-үскән Хәлимә әби гомере буе колхозда хезмәт куя. Фронтовик Гомәр абый белән гаилә кора, өч бала тәрбияләп үстерәләр, дип яза «Яңа Чирмешән» район газетасы nashcheremshan.ru.

Бүген ул үзе генә яши. Кызларының икесе дә үз гаиләләре белән шул ук авылда, ә улы - Чирмешәндә гомер кичерә.

- Балалар үзләре янына чакыра, әмма әлегә мин чит кеше ярдәменнән башка да яши алам, йортымны калдырмыйм, - ди Хәлимә әби. - Әни 105 яшькә кадәр яшәде, ә әти 95 яшендә вафат булды. Авылда яшәүче апам Сәлимәгә - 95 яшь. Нәселебез - озын гомерлеләр, шөкер.

Хезмәт сөючән Хәлимә әби эшсез утырырга күнекмәгән. Биш тапкыр намазның берсен дә калдырмый.

Хуҗалыгында кәҗә асрала. Шуның саваплы сөтен эчеп сихәтен күрә әби. Көннәр җылынды исә, Хәлимә әби бакчада мәш килә, хәтта бәрәңге, суган һәм сарымсак та үстерә.

 - Безнең суган башка районнарда үстерелүче яшелчәдән нык аерыла, - ди әби,- Ул таза, сусыл, калын кабыклы. Һәм озак саклана.

Хәлимә әби сүзләренә караганда, суган үстерү - читен түгел. Утыртасың, берничә тапкыр рәт араларын эшкәртеп аласың, аннары чүп үләннәреннән арындырып торасың. Безнең якларда суган түтәлләренә су сипмиләр, ди әби.

Фото: nashcheremshan.ru
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading