16+

Бәрәскә нинди серләр яшерә? (ФОТО)

Әтнә районы Бәрәскә авылына мин тарих эзләп бардым. Бу авылда Татарстанның иң борынгы таш мәчете, башка җирләрдә булмаган гигант төрбәләр, тагын әллә нәрсәләр сакланган. Тарихи туризм үзәге оештырырга була Бәрәскәдә. Дөрес, бераз хәл итәсе мәсьәләләр бар. БӘРӘСКӘДӘН ФОТОРЕПОРТАЖ Мәчет Эшлисе эшләрнең беренчесе - Бәрәскәдәге борынгы мәчетне ремонтлау мәсьәләсе, ул һаман...

Бәрәскә нинди серләр яшерә? (ФОТО)

Әтнә районы Бәрәскә авылына мин тарих эзләп бардым. Бу авылда Татарстанның иң борынгы таш мәчете, башка җирләрдә булмаган гигант төрбәләр, тагын әллә нәрсәләр сакланган. Тарихи туризм үзәге оештырырга була Бәрәскәдә. Дөрес, бераз хәл итәсе мәсьәләләр бар. БӘРӘСКӘДӘН ФОТОРЕПОРТАЖ Мәчет Эшлисе эшләрнең беренчесе - Бәрәскәдәге борынгы мәчетне ремонтлау мәсьәләсе, ул һаман...

Әтнә районы Бәрәскә авылына мин тарих эзләп бардым. Бу авылда Татарстанның иң борынгы таш мәчете, башка җирләрдә булмаган гигант төрбәләр, тагын әллә нәрсәләр сакланган. Тарихи туризм үзәге оештырырга була Бәрәскәдә. Дөрес, бераз хәл итәсе мәсьәләләр бар.
БӘРӘСКӘДӘН ФОТОРЕПОРТАЖ
Мәчет
Эшлисе эшләрнең беренчесе - Бәрәскәдәге борынгы мәчетне ремонтлау мәсьәләсе, ул һаман һавада эленеп тора. Дөрес, мондагы иң бай Ленин исемендәге хуҗалыкның легендар җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, һаман да шул үз хуҗалыгы хисабына, мәчет янына кирпеч кайтарган, аның тырышлыгы белән мәчеттә эшләгән клуб, ниһаять, ябылып, авылда яңа искиткеч мәдәният йорты салынган... Тик шул ук мәчетне ремонтлау Илгизгә түгел, халкыбызга кирәк ич...
1769 елда ук ике катлы итеп салынган, бүген дә стеналарының калынлыгы һәм ныклыгы белән гаҗәпләндерә торган мәчет янында басып торам. Янәшәдә генә Ленин бабай бюсты. Ул да кырын күз белән карап: «Нигә ремонтламыйсыз инде бу могҗиза бинаны», - дия сыман. Мәшһүр Мәрҗани бу мәчет һәм аны төзетүче турында менә болайрак язып калдырган: «Бәрәскә мәчете. Авыл уртасындагы таш мәчетне шул авыл кешесе Ибраһим бине Йосыф бине Әснай бине Исәнкәл бине Борнагол 1769 ел азагында бик нык һәм яхшы итеп, баскычларын чуеннан ясатып салдырган. Ул үзе 1786 елның шәгъбан аенда Бәрәскә авылында вафат була. Таһир, Сөләйман, Якуп, Гайса, Гәбдерәшит, Мөэминә һәм Зөлхибә исемле балалары кала. Ибраһим мәшһүр сәүдәгәрләрдән санала, зур байлык иясе һәм ярдәмчел кеше була, күп яхшылыклар кыла, күпсанлы мәчетләр, мәдрәсәләр салдыра һәм башка изгелекләр дә эшләп калдыра. Казанның беренче мәчетенә кулъязма Коръән биргән булган. Монысы хәзер минем кулда. Утызынчы кисәгенең ахырына түбәндәге сүзләрне язган: «...шушы изге китапны Казан өязенең Алат юлы Бәрәскә авылы кешесе Ибраһим Йосыф углы Казан шәһәренең Иске бистәсендәге олы таш мәчеткә бүләк иттем. Әгәр аны кем дә кем уку ниятеннән башка үзенә милек өчен алса һәм бикләп тотса, бөек алланың каргыш ләгънәтләре ул кешегә булсын. Һәр мөселман, бу изге китапны алып укыганнан соң, бүләк итүчегә хәер-дога кылсын. 1774 ел, мөхәррәм аеның егермесе, шимбә көн». Бәрәскәдә Ибраһим бине Йосыфның таштан төзеткән зур пулатлары, каберлегендә тимер ишекләр белән ясаткан таш стенасы, күп басулары, урман-җирләре һәм сулары булган. Хәзер ул дәүләт балалары кулыннан китте. Оныгы Исмәгыйль бине Сөләйман бине Ибраһим ташпулатны, стенаның кирпечен һәм тимер ишекләрен җимереп, сатып бетерде...»
Менә шундый хәлләр. Ләкин ни булса да, Ибраһим бай төзеткән ике катлы таш мәчет әле дә нык тора. Аның алгы өлешенә өстәп бүлмә салсалар да, озак еллар монда клуб булса да, мәчет - борынгылыкның чын шаһиты. Татарстанда мондый мәчетләр башка юк. Моңардан өлкәнрәк мәчет Оренбургның Каргалы авылында гына бар. Илгиз Хәйруллин инде ничә ел шушы мәчетне реставрацияләтү идеясе белән янып йөри. Кайларга гына бармады да, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәде инде ул. Архивлардан бу мәчетнең проектын да эзләп карадык, тик таба алмадык. Соңрак салынганнарныкы бар, ә бу мәчет, күрәсең, ниндидер өлгегә карап, осталар тарафыннан эшләнгән. Аның җылыту системасы үзе бер ис-акылың китәрлек. Ә диварлар, ә түбә гөмбәзләре?!
Дөрес, соңгы вакытта бу яктан бераз хәрәкәт башланган үзе. Тик проект ясау түгел, мәчетнең нигезләрен, стеналарын тикшерү өчен генә дә берничә миллион сум акча кирәк икән.
Төрбәләр
Мәчеттән соң шулай ук Бә­рәскәдә генә сакланган гигант кирпеч төрбәләрне карарга югары як зиратына менеп киттек. Алар икәү. Вакыт аямаган үзләрен, тик тимер рәшәткәләре дә сакланган әле. Төрки дөньяда, дала мәдәниятендә киң таралган мавзолейлар ич болар. Алтын Урда чорында, хәер, аннан да алдарак кергән традиция. Искиткеч сыйфатлы итеп төзелгән булганнар алар заманында. Бүген бу төрбәләргә дә реставрация кирәк.
Кычыткан «урман»ын ерып эчкә үтәм. Монда берничә кабер ташы да сакланган, тик гарәпчә грамотам булмау сәбәпле, мин аларны укый алмыйм. Галим Марсель абый Әхмәтҗановның бу төрбәләрне өйрәнгәнен беләм, сораштырырга булыр әле дип уйлап куям. Ибраһим бай төрбәсе, күрәсең, сакланмагандыр, чөнки, әнә, Мәрҗани: «Оныгы Исмәгыйль бине Сөләйман бине Ибраһим ташпулатны, стенаның кирпечен һәм тимер ишекләрен җимереп, сатып бетерде», - дип яза бит.
Бәрәскә халкының тел үзенчәлекләрен анализласаң да, далага барып төртеләсең. Шул ук Марсель абыйда сакланучы бер кулъязмада әле XIX гасыр башында да бер картның җәйләрен өеннән чыгып, инеш буенда алачык корып җәйләве турында сүзләр бар. Күчмәнлек традициясе озак сакланган бу якларда. Алат юландагы бу авыллар, шул ук Бәрәскә, Мәңгәр - Казан ханлыгы чоры шаһитлары ич. Моннан ерак булмаган борынгы Алат шәһәре тирәсенә Сөембикә Сафагәрәйгә кияүгә чыккач, аның белән Нугай Урдасыннан килгән нөгәрләр (сакчы гаскәр дип укы) утыруы турында да мәгълүматлар бар. Боларның барысын да өйрәнәсе иде дә бит...
Зираттан соң искиткеч ауралы яңа мәчеткә кереп чыктык. Аннан хуҗалыкның административ бинасында урнашкан, әле экспонатлары җыелып килә торган авыл музеена сугылдык. Монда мин тагын бер тапкыр шок кичердем: музейда бик яхшы сакланган тимер көбә ята иде. Аны берничә дистә ел элек авыл уртасында урнашкан ком базы дигән урыннан табып алганнар. Әле бер зур өлеше югалган. Тик сакланганы да тарихчылар өчен тарихның олы бер сәхифәсен ачарга сәләтле. Бәрәскәнең борынгылыгына тагын бер туры ишарә бу. Шушындыйрак көбәне күптән түгел Тәтеш музеенда күреп шаккаткан идем.
Казаннан 50-60 чакрымда чын тарих ята. Шул ук Ибраһим бай салдырган мәчет тә, төрбәләр дә, көбә һәм башка кораллар да, әле сакланган борынгы кабер ташлары да, бу якларда һаман сизелерлек күренеп торган агач татар архитектурасы да - болар бар да мәңгелек түгел ич. Бүген өйрәнергә, бүген ремонтларга, бүген кешегә күрсәтергә кирәк аларны.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading