16+

Бөтен нәрсә үзгәрде һәм бернәрсә дә үзгәрмәде: Бүгенге авылның тискәре күренешләре каршыга ишелеп төште

"Хәйләкәр аучы" әкиятендә тиешсез җиргә тыгылып йөргән бер егетне өч тапкыр үтерәләр. Хатыны янына «кунакка» килгән егетне аучы атып үтерә дә гәүдәсен умарталыкка чыгарып ташлый. Карак дип уйлап, умартачы аны икенче тапкыр атып үтерә дә көймәгә утыртып агыза. Үрдәкләрен куркытканга ачуы чыккан икенче бер аучы, корган мылтыгым әрәмгә китмәсен дип,...

Бөтен нәрсә үзгәрде һәм бернәрсә дә үзгәрмәде: Бүгенге авылның тискәре күренешләре каршыга ишелеп төште

"Хәйләкәр аучы" әкиятендә тиешсез җиргә тыгылып йөргән бер егетне өч тапкыр үтерәләр. Хатыны янына «кунакка» килгән егетне аучы атып үтерә дә гәүдәсен умарталыкка чыгарып ташлый. Карак дип уйлап, умартачы аны икенче тапкыр атып үтерә дә көймәгә утыртып агыза. Үрдәкләрен куркытканга ачуы чыккан икенче бер аучы, корган мылтыгым әрәмгә китмәсен дип,...

"Хәйләкәр аучы" әкиятендә тиешсез җиргә тыгылып йөргән бер егетне өч тапкыр үтерәләр. Хатыны янына «кунакка» килгән егетне аучы атып үтерә дә гәүдәсен умарталыкка чыгарып ташлый. Карак дип уйлап, умартачы аны икенче тапкыр атып үтерә дә көймәгә утыртып агыза. Үрдәкләрен куркытканга ачуы чыккан икенче бер аучы, корган мылтыгым әрәмгә китмәсен дип, өченче тапкыр ата. Әхлагы шул - тиешсез җиргә йөрсәң, бер генә түгел, өч каза күрерсең.
Асфальт булганда, шуннан гына йөрисе бит, мин басу юлы бе­лән авылларны урап кайтмакчы идем, сәяхәт азагында үземне шул әкият каһарманы итеп хис итә башладым. Тиешсез вакытта тиешсез урында пәйда булсаң, шул инде - бүгенге авылның тискәре күренешләре бер‑бер артлы каршыга ишелеп төштеләр.
Арча районында Илдус дигән авыл бар. Шул яклардан үтеп барыш иде, асфальттан урап узасы килмичә, киттем турыдан. Басу юлын белеп булмый, бер авылга кергәч, машиналары янында казынып торган кешеләрдән юлны сорадым.
- Нигә басу юлыннан йөрисең, анда юл начар, асфальттан шаулат, - дип ки­ңәш бирде берсе - яшьрәге.
- Асфальтка чыга алмый ул, - дип көлде өлкәнрәге. - Басу юлы сикертсә дә, кесәне сикертми ул. Башы авырта аның.
Исереккә чыгарып та калдырды болар мине. Кызык булып китте, мин дә рольгә кердем:
- Анда «гаишниклар» юкмы соң?
- Анда шүрәлеләр булса гына, - дип көлеште тегеләр. - Салган чакта без үзебез шуннан йөрибез, анда этем дә булмый.
«Исерек шофер»га хәерле юл те­ләп, озатып калды болар. Берәр Европа илендә булса, бу җинаятьче турында шундук полициягә хәбәр бирерләр иде, ә бездә хәерле юл те­ләп озаталар. Әйбәт бездә кеше.
Басу юлларын яңгырлар шактый рәтләгән икән, урап‑урап барырга туры килде, буташып, ниндидер фермаларга килеп төртелдем. Малларның утлыкларына яңа гына яшел азык салып киткәннәр - барысы да шат, авызлары шапылдап тора, миндә эшләре юк. Инде кемнән юл сорарга дип баш кашып торганда, затлы гына бер машина килеп туктады. Әһә, минәйтәм, бу берәр җитәкче кеше, ят машинаны күреп, кем килгәнен белешергә туктады, мөгаен. Юк икән.
- Кеше‑кара юкмы? - дип сорады затлы машинадагы кеше.
- Юк шул, - дим, гаҗәпсенеп.
Машинасыннан галәмәт зур капчык тартып чыгарды да абзый, ашыга‑ашыга, утлыктан азык тутыра башлады. Ашарга килгән сыерларның яңакларына чабып кына җибәрә дә, сиптерә генә!
Ашарга дигәндә, җанын фида кылырга әзер мал бит инде ул сыер. Шуңа да ул бичараларны жәлләдем. Ул арада артка тагын бер машина килеп туктады, аннан да капчык тоткан берәү төшеп, безгә таба атлады:
- Алла куәт бирсен! Кукуруз, ахрысы, бүген...
Болар сенаж урларга килгән караклар булып чыкты. Минем тик торуымны үзләренчә юрадылар:
- Капчыгыңны оныттың мәллә?
Яңа гына исереккә чутлаганнар иде, инде каракка да чутлап куйдылар. Урлашуның сәбәбен сорагач, «уазик»тагысы бик гаҗәпсенде: «Колхозныкы бит ул, без әллә кешенекен алабызмы?» Караклар күрсәткән юл белән киттем шулай. Инде барып җитәм генә дигәндә, басу юлыннан атлап баручы кешеләр күренде. Тагын да буталып йөрсәм, әллә ниләр күрермен дип шикләнеп, боларыннан да дөрес бараммы икәнемне белешәсе иттем.
- Старшийдан сора, - диде берсе, минем гади генә соравыма җавап бирмичә.
- Әйе-әйе, правильно, - диде «старший», киң елмаеп. Авызы эчендәге алтын теш­ләр июль кояшында ялтырап, күзләрне чагылдырды.
Болар татар авылындагы хуҗалыкта эшләүче Урта Азия халыклары икән. Гастарбайтерлар. Шушындагы ташландык өйләрдә яшиләр, шунда эшлиләр. Ирләре төзелештә, хатыннары хуҗалыкта, ниндидер парникларда. Мин күбрәк кызыксындым, ахры, эшкә кеше эзләүче итеп кабул итте «старший», аңлатып та бирде - боларга эш кенә бир, иртәнге 6дан кичке 10га кадәр эшләргә риза, аена кырык мең түлисе. Гаҗәп тоелды, шулкадәр акча түләгәнче, арзанракка җирле халыкны эшләтеп булмыймы икән? Тиз генә шушы якларда эшләүче бер танышыма шалтыраткан идем, аңлатып та бирде:
- Үзбәкләр эчми, 6дан 10га кадәр егылып эшли. Аларның көтү чираты да җитми, кияүләре дә кунакка килми, Сабантуй да юк аларга, «больничный» да кирәкми, «как штык» - чыга. Акчаңны түлисең дә җаның тыныч, барысы өчен дә «старшийлары» җавап бирә. Безнең кеше андый эшкә күп дигәндә өч көн йөри, сүзе дә була...
Бу проблемалар яңалык түгел, әм­ма кыска гына вакыт аралыгында үз башымнан авылдагы бик зур өч проблеманы - эчкечелек, караклык һәм эшсезлекне кичергәч, кыен булып калды. Шәһәрдә эчкечелек элеккечә түгел, авылда «фәлән эчә» дигән гыйбарә гадәти бер хәл һәм котылгысыз эпидемия кебек кабул ителә әле һаман. Совет чорында бөтен нәрсәне гомуми дип кабул өйрәтеп, халыкны тәмам урларга да өйрәтеп бетерделәр - ул фермадагы малларның кемнеңдер шәхси милке икәнен кеше һаман да кабул итә алмый һәм элеккечә урлашуын дәвам итә. Затлы машинага акчасы булгач, печән генә юнәтә ала бит инде ул кеше! Юк, ияләшкәнчә урлаша. Авылда эштән күп әйбер юк, әмма авыл өчен бик ят тоелырга тиешле «эшсезлек» дигән проблема да тамыр җәйде. Авылда эшсезлек, ә эшләргә кешене Урта Азиядән ташыйлар авылда да.
Барып күрдем мин Илдус авылын да. Кечкенә генә авылга асфальт сузганнар, йорт саен автомобиль тора, ике кечкенә генә урамга егермеләп мал күренә, нидер төзеп яталар. Күңелләр күтәрелеп китте. Исеме җисеменә туры килеп тора авылның. Пессимизмга бирелергә урын да юк сыман, әмма нидер күңелне кырып калды. Элекке заман белән чагыштырганда, авылның социаль яшәешенә әллә никадәр акча кертелә - асфальт, газлаштыру, клублар, мәктәпләр салына. Әмма ике борынгы - эчкечелек һәм урлашу һәм бер яңа - эшсезлек проблемасы һәр авылның диярлек аерылгысыз юлдашы һаман да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading