Кайчандыр илебез халкы өчен бөтенләй дә таныш булмаган бәрәңге тормышыбызның, табыныбызның аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Татар кешеләре бигрәк тә үз итте аны. Милли ризыкларның күбесендә бәрәңге булу – шуңа ачык дәлил.
Үзебезгә җитәрме?
Авыл кешесен бәрәңгедән башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел кебек: көннәр һәм җир куены җылына башлауга ук, алтын кебек кадерле бәрәңгесен туфракка сала. Аннары җәй буе, бала карагандай, яныннан да китмичә “тәрбияли”. Түккән тирләрен, көчен, бакча сөрдерүгә һәм башка эшләренә түләгән акчасын санасаң, чынлап та, алтын бәясенә торырлык шул. Сата башлагач кына, алай югары бәяләнмәве ачыклана. Төгәлрәк итеп әйтсәк, авыл кешесенең хезмәте бөтенләй дә бәяләнми диярлек. Сатып, кесәгә сизелерлек табыш алып булмасын аңлаган кешеләр, мал-туар ашар әле дип үз-үзләрен юата иде. Быел исә, сыерларга түгел, үзебезгә ашарга җитсә ярар иде дип борчылучылар байтак.
Бәрәңгенең уңышы кайда ничек булуы хакында укучыларыбыздан сораштык. Ни кызганыч, күпчелек урыннарда быелгы коры һәм эссе җәй үз эзен калдырган, ягъни уңышка тискәре йогынты ясагын.
“Эреләре сирәк”
Питрәч районы Чыты авылыннан Алсу Галәметдинова: “Бездә бәрәңгене иртә утырталар, иртә алалар. Быел да сентябрьгә кергәнче үк алып бетердек. Бәрәңге уңышы әллә ни сөендермәде быел. Төп яшелчәбез начар чыккач, казуы да кызык булмады. Эреләре сирәк. Узган елларда бәрәңгебез яхшырак, мулрак була иде. Туганнарга да өләшә идек. Быел үзебезгә генә җитәрлек булды,” – дип уңыш җыеп алу нәтиҗәсе белән бүлеште.
Әлки районы, Югары Әлки авылыннан Халидә Гафурова да бәрәңге уңышы буенча борчылуын белдерде.
– Быелгы уңыш бик начар булды, чөнки яңгырлар яумады. Күпме утырткан булсак, шуның кадәр генә җыеп алдык. Башка елларда бәрәңге эре, зур йодрык кадәр була иде. Быел әз булуы өстенә, бик вак та әле. Булганнарын симәнәгә дип җыеп куйдык. Ашарга сатып алырга туры киләчәк. Су сиптергән кешеләрнең бәрәңгеләре ярыйсы булган, – диде ул.
Шөкер, сораштырган кешеләр арасында мул уңышлары хакында сөйләп сөендерүчеләре дә булды. Шундыйларның берсе – Әгерҗе шәһәреннән Чулпан Нурмөхәммәтова.
– Бәрәңгене алып, базга салып урнаштырырга өлгердек инде. Бәрәңге елдагыча мул уңыш белән сөендерде. Бакчабыз зур түгел, яшелчәгә дә урын калсын өчен, 7-8 чиләк бәрәңге утырткан идек, 52 чиләк алдык. Су да сипмәдек, җиребез әйбәт. Авылдан әткәй-әнкәйләрдән килгән бәрәңгене утыртабыз, орлык – үзебезнеке. Җәй буе бер чүп үстермичә гел утап торабыз. Кортларга агу сипмәскә тырышабыз. Уңышы үзебезгә генә түгел, туганнарга, дусларга бирергә дә җитә, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул.
Балык Бистәсе районы Күки авылында яшәүче Суфия Фәсхиевага да бәхет елмайган.
– Балалар үсеп җитеп, үз тормышлары белән яши. Аллага шөкер, хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар. Бәрәңгене элекке кебек бакча тутырып үстермим инде хәзер-бер кишәрлек кенә. Ходай биргәненә рәхмәт, бәрәңге уңган быел. Кабыгы эсседән мәлҗерәмәгән, черекләре дә юк. Бәрәңге сабакларына моңа кадәр су сиптергән булмады. Кемдер ярамый, ди, ә кемдер су сибү яхшы, ди. Яшелчәләргә көн саен су сипкәндә зур савыт тирәсендәге бәрәңге сабакларына да су сибелеп китә иде. Шул бер-ике квадрат метр урындагы бәрәңгеләр үзләренең зурлыгы белән күзгә күренеп аерылып тора. Яңгырлар яумаган җәйләрдә бәрәңгеләргә су сипсәң, файдага икән, дип нәтиҗә чыгардым, – диде Суфия апа.
“Йомыркадан кечрәк булсын”
Танылган бакчачы Франс абый Хәлиловка да шалтыратып, аның бакчасындагы бәрәңге уңышы белән дә кызыксындык. Ул безгә үзенең киңәшләрен дә бирде.
– Бәрәңгене алдык, быел уңыш бик начар. Күрше-тирәләрдә дә, Азнакайда яшәүче энекәшемнең бакчасында да шул ук хәл. Җәй коры килүенә карамастан, утыртырга ярардай бәрәңге бар. Симәнәгә әстерхан чикләвегеннән зуррак, тавык йомыркасыннан кечерәк бәрәңгеләрне аерып калдырырга кирәк. Кайбер кешеләр эре бәрәңгене икегә яки өчкә бүлеп утырта. Бу дөрес түгел. Ник дигәндә, күзәнәкләр яралгач, үсә барган саен саны арта дигән фикер ялгыш. Вагында ничә күзәнәк булса, үскәч тә шул сан саклана. Эре бәрәңгене бүлгәндә, уңышны киметү булып чыга. Ярып утыртмаска киңәш итәм.
Быел еш күзәтелгән тамырсыман чыбык белән бер-берсенә тоташкан бәрәңгеләрне ашарга да, утыртырга да ярый. Киләсе язда утыртачак бәрәңгене алганда ук хәстәрләп куярга киңәш итәм. Моның өчен күп уңыш биргән төпләрне сайлап алырга кирәк. Эрелегенә карап түгел. Бәрәңге күп яралган төптән алынган симәнә киләсе елда да мул уңыш белән сөендерәчәк. Без үзебез алты бәрәңгедән ким булса – ашарга, күбрәк булса – утыртырга аерабыз, – диде бакчачы.
- Хәзер бәрәңгене көз җиткәнче алып бетерәләр. Элегрәк сентябрь ахыры, октябрь башында да алалар иде. Ничек дөресрәк, Франс абый?
- Аның барысы да дөрес. Элек 50-70нче елларда ике генә төрле сорт бар иде. Иртә өлгерә торган үзебезнең халык бәрәңгесе һәм бик уңдырышлы Лорх дигән сорт. Лорх сорты бик соң өлгерә торган иде. Аны кар белән бутап алган чаклар да булды. Бик соң җитешкәч, бәрәңгене иртә алудан мәгънә юк бит. Хикмәт шунда гына. Ә хәзерге вакытта күпчелек кешеләрдә иртә өлгерә торган сортлар. Быелгы ел бәрәңгене бигрәк тә иртә өлгертте. Иртә өлгерешлеләрне без сентябрь башында ала торган идек. Адретта сорты шундыйлардан.
Бәрәңге алуның вакыты сортына карап билгеләнә. Өлгерә башлауның күрсәткече – сабак саргая башлау. Алырга мөмкин икәнлеккә инану өчен берничә төпне казып, бармак белән кабыгын кырып карарга кирәк. Сыдырылмаса, өлгергән дигән сүз.
Быел бәрәңгедә фитофтора дигән нәрсә булмады, чөнки кызу һәм коры һава торышы шартларында ул чир булмый. Дымлы һәм суык җәйләрдә үзен күрсәтергә ярата. Мәсәлән, фитофтора былтыр бик яман булды һәм аннан алдагы елда да күзәтелде. Бакчалар кап-кара булды. Менә шундый төстәге сабакларны бәрәңге алганда кешеләр җир өстендә калдырып ялгышалар. Андыйларны бик тырышып пленкага җыеп, читкә алып чыгып яндырырга кирәк. Җирдә калдырсаң, фитофтора туфракка күчә. Икенче елга үзеннән-үзе чир тарала. Элеккеге вакытларда, басуларга утыртканда, бәрәңгене өемнәргә өеп куя идек. Төнгә каршы кайбер кешеләр шул фитофторалы сабаклар белән каплап куялар иде. Болай эшләргә ярамый. Салам яки капчык белән капларга кирәк.
Илдар Габидуллин фотолары
Комментарийлар