16+

Быел Татарстанда кош гриппы теркәлмәгән

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов журналистларны узып барган елның нәтиҗәләре белән таныштырды.

Быел Татарстанда кош гриппы теркәлмәгән

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов журналистларны узып барган елның нәтиҗәләре белән таныштырды.

Ел башыннан бирле ветеринария хезмәткәрләре кошларда һәм терлекләрдәге йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан 6 191 371 лаборатория тикшеренүе уздырган. Профилактика максатыннан 493 226 998 вакцина ясаган, терлекчелек объектлары дезинфекцияләнгән. Болардан тыш, куркыныч авыруларның таралуын булдырмау максатыннан ветеринарлар халык арасында аңлату эшләре алып бара, диде ул.

2021 ел башыннан республика территориясендә котыру авыруы буенча имин булмаган 23 торак пункт теркәлгән. Әлеге саннар узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 14кә азрак. 2020 елда 37 торак пункт теркәлгән булган. Авыру таралуны булдырмау максатыннан эпизоотик чаралар күрелә. Ел дәвамында елгечләр 900 мең доза вакциналы алдавыч – брикетлар таратып чыккан. Котыру авыруына каршы мал табиблары терлекләргә дә, эт һәм мәчеләргә дә вакцинация уздыра.  

Кошлар арасында иң куркыныч авыру саналган кош гриппы очраклары быел теркәлмәгән. Спикер моны авыл җирлекләрендә халык белән тыгыз эшләүдән күрә. Каз-үрдәкләрне сулыкларга төшермәгәч, быел кош гриппы очраклары теркәлмәгән.
Россия территориясендә исә барысы 58 очрак күзәтелгән, шул исәптән күрше республикада да.

– Ноябрь аенда гына да Башкортстанда ике кош гриппы очрагы теркәлеп, 100 мең баштан артык кош-корт юк ителде. Ел башында Ростов өлкәсе, Краснодар крае һәм Төмән өлкәсендә дә кош гриппы чыкты. Төмән өлкәсендә 4 млн кошны юк итәргә туры килде. 14 декабрьдә Ростовның “Гуляй-Борисовская” кошчылык предприятиесендәге 500 меңнән артык кошны яндырдылар, – диде Илдар Ногманов.   

Кош гриппы буенча бүген 28 чыганак карантинда. Киров, Саратов өлкәләрендә һәм Татарстанда берәр, Башкортстанда өч һәм Оренбург өлкәсендә  егерме ике очрак.

Күптән түгел Башкортстанның Баймак районындагы ике хуҗалыкта   терлекләрнең нодуляр дерматит авыруы теркәлүен дә ассызыклап үтте. Димәк, безгә дә сак һәм уяу булырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading