Шәһри Казан

Быел авыл хуҗалыгын нинди үзгәрешләр көтә?

Урамнар яктыра Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы торак пунктларын яктырту буенча социаль әһәмияткә ия булган яңа программа гамәлгә ашырыла башлый. Моның өчен 225 млн сум бүлеп бирелә, һәр муниципаль берәмлеккә - 5 млн сум. Программага 686 объект кергән. Техниканы яңартабыз Республикада авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү программасы гамәлгә керә. Программа өч елга...

Урамнар яктыра
Быел Татарстанда авыл хуҗалыгы торак пунктларын яктырту буенча социаль әһәмияткә ия булган яңа программа гамәлгә ашырыла башлый. Моның өчен 225 млн сум бүлеп бирелә, һәр муниципаль берәмлеккә - 5 млн сум. Программага 686
объект кергән.

Техниканы яңартабыз
Республикада авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү программасы гамәлгә керә. Программа өч елга исәпләнгән. Ел саен, «40 процентка 60 процент» схемасы буенча, техника һәм авыл хуҗалыгы җайланмалары сатып алу өчен, 2шәр млрд сум акча бүлеп бирү күздә тотыла. Мәсәлән, техника сатып алуга каралган акчаларның 40 процентын - Татарстан Республикасы Хөкүмәте, калган 60 процентын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бирергә тиеш була. Шундый финанслау схемасы ел саен 5-6 млрд сумлык яңа авыл хуҗалыгы машиналарын сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.

Реклама

Терлекләрне исәпкә алалар
Узган елны Татарстанда мөгезле эре терлекне бердәм исәпкә алуны уздыра башлаганнар иде. Электрон идентификация мөгезле эре терлеккә урнаштырылган махсус чиплар ярдәмендә башкарыла. Моның ярдәмендә терлекнең нәселен, аның продуктивлыгы турындагы мәгълүматны белеп була. Алга таба шулай ук башка авыл хуҗалыгы терлекләрен дә бердәм исәпкә алу планлаштырыла.

Спутник мониторингы гамәлгә керергә мөмкин
Быел Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында спутник мониторингы гамәлгә кертелүе бар. Галимнәр заманча җайланмаларның республикада уңыш алуны тиешле дәрәҗәгә куярга ярдәм итәчә-генә ышана.

Фермерлар «XXI гасыр бөртеге»н үстерергә җыена
Киләсе сезонда Татарстан фермерлары амарант үстерергә ниятли. Әлеге үсемлек корылыкка бик чыдам икән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр иткән. Фермерлар киләсе сезонда үстереләчәк корылыкка чыдам культуралар исемлеген төзи һәм шуларның берсе амарант булачак. Ул техник культураларга керә. Аның мае фармацевтика сәнәгатендә дә кулланыла һәм бәясе дә кыйммәт тора икән - дөнья базарында амарант маеның 1 граммы 1 долларга тигез. Белешмәләрдә язылганча, амарантны (яки щирицаны) «XXI гасыр бөртеге» дип атыйлар, чөнки ул туклыклы матдәләргә бик бай. Составындагы аксым күләме ягыннан ул хәтта сыер сөтен дә уздырып җибәрә. Шулай ук әлеге үсемлектә шактый күләмдә тимер, кальций, магний, калий, фосфор һәм башка файдалы элементлар да бар. Амарант бөртеге йорт кошлары өчен алыштыргысыз азык булып тора. Аны ашаган кош-кортның ите дә майлырак, алар тизрәк үсәләр дә. Мөгезле эре терлек исә аны силос буларак бик яратып ашый.
Сүз уңаеннан шунысын да билгеләп үтик - 2014 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләрне яхшы һава шартлары белән куандырырга да ниятли. Быелгы яз явым-төшемгә бай булып, корылык зыян салмаячак, ди белгечләр. Димәк, уңыш та яхшы булачак дигән сүз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: