16+

Быел чеби үстерәбезме?

Авыл җирендә халык гомер-гомергә чеби алып үстерә. Элеккерәк елларда, яз җитүгә, күп кеше әле йомыркадан яңа гына чыккан чебешләр сатып ала иде. Әле дә хәтердә калган: авылда, чеби сатучылар килгән, дигән хәбәр таралса, бөтенесе, тартмаларын күтәреп, авыл үзәгенә ашыга торган иде.

Быел чеби үстерәбезме?

Авыл җирендә халык гомер-гомергә чеби алып үстерә. Элеккерәк елларда, яз җитүгә, күп кеше әле йомыркадан яңа гына чыккан чебешләр сатып ала иде. Әле дә хәтердә калган: авылда, чеби сатучылар килгән, дигән хәбәр таралса, бөтенесе, тартмаларын күтәреп, авыл үзәгенә ашыга торган иде.

Аның бәясе дә әллә ни кыйммәт булмый, шуңа күрә, яртысы барыбер үлеп бетә, дип, кирәгеннән күбрәк тә алалар иде, хәтта йөзәрләп алучылар да булды. Шуның яртысын исән-имин үстереп җиткерсәң, бу бик яхшы инде. Ә моның өчен бер 5-6 ай чамасы вакыт кирәк була әле. Хәзер исә авыл халкы болай мәшәкатьләнеп ятмый, бераз үскән, каурый-канат чыгарган бройлер чебиләре ала. Бәясе бик очсыз булмаса да, тиешенчә карасаң - тәрбияләсәң, югалтуларсыз үстерергә була. Чеби үстерүчеләр үзләре дә елдан-ел тәҗрибә туплый бара, остара. Тиешенчә караганда, чебешләр ике айдан инде үсеп тә җитәләр.
Хәзерге вакытта бройлер чебиләрен үстерүне кәсеп итеп алучылар да бар. Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында яшәүче Гайнановлар гаиләсе менә инде өченче ел күпләп бройлер чебиләре үстерәләр. 2011 елда алар үзләренең фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. «Терлекчелек өлкәсендә дә, чебиләр үстерү буенча да шактый тәҗрибә тупланган иде инде. Шуңа күрә, тәвәккәлләп, фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрергә булдык», - ди Рокыя Гайнанова. Шулай итеп, эш башлаучы фермерларга ярдәм программасы буенча, алар кошчылык фермасын төзиләр. Бүгенге көндә елына 3 меңгә якын бройлер үстереп саталар.
Тәҗрибәле фермерлардан бройлер чебиләрен үстерүнең серләрен сораштык. Аларны үстерү беренче карашка гына җиңел тоелырга мөмкин, ә чын-чынлап карасаң, ул бик вак, зур игътибар һәм тырышлык сорый торган эш.
- Рокыя апа, бройлер чебиләре үстерүнең төп кагыйдәләре нинди? Авыл халкыннан, аяксызландылар, үлделәр, дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә.
- Бройлерларга аларга кечкенә вакытларыннан ук җылы кирәк, аслары коры булу мөһим, шулай булганда, үсә алар. Икенче мөһим шарт - чебиләргә һәрдаим су биреп тору, алларында су беркайчан да бетәргә тиеш түгел, чөнки чебешләр коры ризык ашыйлар, шуңа күп эчәләр дә. Суны җылытып бирү дә зур роль уйный. Салкын су эчсәләр, алар шунда ук аяксызланалар, салкын тия.
- Чеби алгач та, хуҗабикәләр нәрсә ашатсам әйбәтрәк булыр икән, дип баш вата.
- Беренчедән, аларның алларында ашау беркайчан да бетәргә тиеш түгел, икенчедән, бәләкәй чакларында чебешләрне корырак ашатырга кирәк. Без бодай, борчак, шулай ук көнбагыштан, ягъни нәрсә бар - шуннан ярма ясап бирәбез, бераз үскәч исә, арпа катыштыра башлыйбыз. Чебиләр тизрәк үссен өчен, дип, алай әйберләр кушмыйбыз. Кычытканга зур әһәмият бирәбез, махсус кычыткан турагычыбыз да бар, чебиләрнең азыкларына, витамин керсен, дип, гел шуны кушабыз.
- Бройлер ите кайчан тәмле була? Ничә айлыгы иң яхшысы санала?
- Чебешләрне 2,5 айдан соң суйсаң, ите бик тәмле була. Озаграк тотсаң, катылана башлый. Без, шуңа күрә, бройлерларны җәй буена берәр меңләп берничә партия кайтартабыз. Быел беренче партияне апрельдә кайтарттык инде, хәзер үзебезгә суйгалый да башладык.
- Беренче үстергән елларда нинди кыенлыкларга юлыктыгыз? Нинди хаталар ясалды?
- Беренче елны алар күбрәк булып оештылар, шуңа күрә, басылгаладылар - шундый проблема булды. Хәзер инде андый кыенлыклар юк, урын җитәрлек, нәрсә ашарга яратканнарын, нәрсә кирәклеген беләбез.
- Шуның кадәр чебешне карап бетереп, үстереп һәм урнаштырып буламы? Әле бит аның 20-30ын үстерү өчен дә шактый тырышырга кирәк.
- Аллага шөкер, тырышабыз инде, сәламәтлек кенә булсын. Барысына да өлгерергә мөмкин. Бройлерга игътибар күп кирәк инде анысы, әмма бер үсеп киткәч, эше бераз җайлаша. Ә урнаштыруга килгәндә, хәтта игълан да биргәнем юк, килеп алып бетерәләр - шәһәрдән дә, авыл халкы үзе дә ала. Хәзер кибеттә бөтен нәрсә булса да, файдалы ризыклар, яшел үләннәр белән үзең үстергән чеби гел икенче инде - ите дә, шулпасы да. Шуңа күрә, сораучылар күп, Аллага шөкер, урнаштыру турында кайгырган юк.

Әз-мәз тарих
Бройлер (ингл. broiler, broil - утта кыздыру) - ит өчен үстерелә торган гибрид тавык. Ул тиз үсүе, җитлегүе, итенең яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора. ТРда ит чебешләрен махсус үстерү 1960 елларда башлана. Моңа кадәр тавыклар йомырка алу өчен генә үрчетелгән, ә ит өчен әтәчләрне генә симерткәннәр. Бройлерны сәнәгый җитештерү түбәндәге төп технологик принципларга нигезләнә: җитештерү процесслары тулысынча механикалаштырылган тәрәзәсез кош фермаларында алып барыла; югары дәрәҗәдә продукцияле гибрид кошлар файдаланыла, кош организмының биологик ихтыяҗына туры килә торган катнаш коры азык кулланыла; җитештерү процессы кошларны ел әйләнәсе үстерү ритмын тәэмин итә алган технологик график белән оештырыла. ТРда бройлер ите Казан, Питрәч, Тукай һәм Түбән Кама кошчылык фабрикаларында, Ленин һәм Юдино нәселле кошлар үрчетү репродукторларында җитештерелә.
(Татар энциклопедиясеннән)


Бу - кызык!
Бройлерда майның күләме 5-15 процент кына, протеин исә 20 процент чамасы. 100 гр бройлер түшкәсендә нибары 180-240 ккал гына бар. Болардан тыш, ул А, Е һәм В төркемендәге барлык витаминнарга, калий, магний, фосфор, кальций, марганец, тимер, цинк, селен кебек макро һәм микроэлементларга бай. Тавык ите, тәмле булудан тыш, әле дәвалау үзлекләренә дә ия. Элек-
электән тавык шулпасын организм нәзберекләнгән вакытта, шулай ук салкын тиюне дәвалаганда да кулланганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading