Кама Тамагы районы Чаллы авылында сигезенче тапкыр авыл көне гөрләп узды. Бу юлы Чаллы әбиләре авылдашларын тальянда уйнап шаккатырды.
Авылда 67ләп хуҗалык исәпләнә. Авыл көне исә күптән күрешмәгән дусларны, классташларны, туганнарны күрештерде, бәйрәмдә авылга 20 еллап кайтмаган кешеләр дә бар иде. Быел Чаллы авылы мәчете ачылуга 25 ел икән. Чара авылның имам хатибы Җәмил хәзрәт Гомәровның Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Чаллы авылыннан чыккан Казан федераль университетының гыйльми совет әгъзасы, галим Җәүдәт Миңнуллин мәчеткә Коръән китабы бүләк итте. Авылның иң өлкән кешеләре 93 яшьлек Гайнан Насыйров белән Нәгыймә Хәлиуллинага авылдашлары Наил Бәдретдинов белән Альберт Хәйруллин күчтәнәч әзерләгәннәр. Яңа суыртылган бал бүләк иттеләр. Бәйрәм кысаларында, озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләделәр. Чаллыда иң озак - 69 ел бергә яшәүче Насыйровлар гаиләсе күпләргә үрнәк. Бәйрәмгә күп җырлар авторы, шагыйрә, Гөлфия Шакирова, Мәскәү өлкәсе Электросталь шәһәре татар милли үзәгендә сәнгать җитәкчесе Зөфәр Миннегалиев та килгән иде.
Сагынып кайтыр җирең булу - зур бәхет, авыл көне безне берләштерә, күрештерә. Алга таба да бу эш дәвамлы булсын иде. Авыл җыйсын безне, бер йодрык итеп, барыбыз да моннан чыкканнар. Ерак араларны якын итеп кайтыйк, читкә киткән, кардәш, туганнар. Мәңгелеккә диеп, монда нигез салып, калдырганнар безгә бабайлар. Шулай ярдәмләшеп һәм бергәләшеп яшәсеннәр иде буыннар, - дип авылдашларына Чаллы авылы турында үзе язган җырны багышлады ул. 84 яшьлек Әлфия апа Солтанованың тальянда уйнавы күпләрне яшьлек елларына алып кайтты. Җырлады да тамашачы, елады да.
Бәйрәмне төп оештыручыларның берсе - Гүзәлия Насыйрова Чаллы авылы кызы. Дөрес, бүген ул Югары Ослан районында яши. Гимназиядә 23 ел буе татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта.
- Ничек кенә булмасын, туган як күңелгә якын. Шуңа да ел саен җыелышасы, күрешәсе килә, - ди ул. Моннан сигез ел элек өч кыз: Гүзәлия, Дилә, Фәһимә бергә укыган мәктәп елларын искә алып җыелышырга булганнар. Бу очрашу авыл бәйрәменә әверелгән. Ул елны чарага 200ләп кеше килгән иде.
- Авыл көненә күптән авылга кайтмаган кешеләр дә килә. Туган нигезне онытып бетермәүләре сөендерә. Инде нигезләрендә күптән кеше яшәмәсә дә, йортларын карап, рәтләп торучылар шактый. Димәк, авыл яши, аның киләчәге бар дип сөенәм. Авылдашларны очраштыру рәхәтлек бирә. Июльнең һәр соңгы шимбәсендә очрашулар матур бер традициягә әйләнде. Алга таба да шулай дәвам итсен иде. Халык үзе бәйрәмне үткәрер өчен ярдәм кулы суза. Бу юлы да авылдашлардан биш меңнән артык акча җыелды, авылда мулла Җәмил абый да ике мең сум бирде. Бу акчаларга без мохтаҗларга, ятим балаларга, юбилярларга истәлекле бүләкләр алабыз. Төрле бәйгеләр, уеннар оештырырга тырышабыз. Киләсе елга авыл өйләрен чагыштырачакбыз. Элек ничек булганнар, бүген нинди хәлдә алар. Авылдашлар йортларын бизи торсалар да була, диде Гүзәлия апа. Бәйрәмнән күңелле мизгелләр, фотолар, авыл истәлекләре китапханәче Әлфия Низамовада сакланып бара. Кыскасы, әнә шулай ел саен авыл тарихы языла.
Автор фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар