Фәнзилә Раянова - чын мәгънәсендә тормышын үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән гөл-чәчәккә төргән ханым. Башыңа төшсә, башмакчы да булырсың анысы, иллә мәгәр күңеле матурлыкка тартылган Фәнзиләне бүген чәчәк үстерүче буларак беләләр, әллә кайлардан эзләп киләләр икән, бу инде бәләкәй әйбер түгел.
15 еллап кибеттә сатучы булып эшләү - шунда йөге-йөге белән капчык бушату, товар ташу үзенекен итә. Көннәрдән бер көнне билсез генә түгел, эшсез дә кала Фәнзилә. Бер кирегә китсә, китәргә генә тора - тормышта иң олы таянычы булган ирен дә югалта. Анысы аяз көнне яшен сукканнан да болайрак була. Нибары 37 яшь була Вячеславка. Еллар буе көтеп алган фатирларында нибары бер ел яшәп калалар. Фәнзиләнең тормышы менә батам, менә батам дип чайпалган көймәне хәтерләтә ул чакта. Ике бала белән ялгыз калган ханымга хезмәт биржасында да тормыш алып барырлык эш тәкъдим итүче булмый. Сырхауханә белән биржа арасында шактый бәргәләнгәннән соң: «Тукта әле, кулымнан эш килә бит минем», - ди ул үз-үзенә. Һәм чәчәкләр үстерергә карар кыла. Ничек кенә сәер тоелмасын, әмма бу вакытта ни акчасы, ни бакчасы булмый Фәнзиләнең. Авырлыкны һәрвакыт үзе ерып чыгарга күнеккән хатын каенанасы бүләк иткән чәшке бүрекне 120 сумга сатып, шул бәягә бакча ала. Тәвәккәлләп 30 төп роза да алып кайта. Ә көннәрдән бер көнне төш күреп уяна: чәчәкләрен алып киткәннәр, имеш. Бакчага барып караса, чыннан да әле генә казып алганнар. Булмый икән, дип өзгәләнә өзгәләнүен, әмма барыбыр ниятеннән кире кайтмый. «Иптәш тә булырмын, бакча да кырыйда гына», - дип, Азнакайдагы фатирын вакытлыча калдырып, Ыкның аргы ягында - Башкортстанның Яңа Тымытык авылында яшәүче әнисе янына кайтырга була. Шуннан бирле инде менә 15 еллап эше дә, ашы да бар Фәнзиләнең. 30 сутыйлы бакчаның күп өлешен гөлбакча иткән ханымның нинди чәчәкләре бар дип түгел, ә ниндиләре юк дип сорасаң, дөресрәк тә булыр.
Авыл уртасындагы гөлбакча
- Мондагы чәчәк чутсыз. Ак икән, акның гына да 15-20ләп төсмерен, кызыл икән, кызылының 20-30 төсмерен табарга була. Кечкенәләре дә, үзем буе булып үсә торган «алып»лары да шактый. Нигездә, күпьеллыклар. Георгинның, пионнарның, хризантема, кыңгырау, ясминнең ниндиләре генә юк, - ди Фәнзилә ханым, бакчасы белән таныштырып.
Әнә шулай җай гына гомумиләштерде дә куйды. Әгәр дә мин шунда бераз гына булса да ачыклык кертеп, лилиянең генә дә 200 (!) төре бар дисәм, ни диярсез икән?
Берьеллык чәчәк үсентеләрен яз башы белән таныш-белеш кенә түгел, үзләре яшелләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар да сорап килә икән хәтта. Бакалылар, азнакайлылар күптән сукмак салырга өлгергән бу бакчага. «Кулым җиңел, Аллага шөкер, бөтен үсентеләрем, виноградларым, карлыганнарым - бар да яңара. Соңыннан килепкилеп рәхмәт әйтеп китәләр, шуңа бик тә күңелем була», - ди ул.
Эшләгәнгә - эш язган
Ел әйләнәсе диярлек бакча мәшәкате белән яши Фәнзилә ханым. Мондагы эш атна ялына кайтып йөрүче кызы - ветеринария табибы Анжелага да, Себердә эшләүче улы Станиславка да җитә. Гыйнвар аенда помидордан кала 40лап төрле чәчәк орлыклары чәчүдән башланган «сезонлы» эш кар төшкәнчегә кадәр дәвам итә. Бакчада түтәл-түтәл утырган хризантемаларының карларын кага-кага букетлар ясауның тәмен үзе генә белә Фәнзилә. Бер эшнең үкчәсенә икенчесе баса килә. Шуңа күрә дә, эш юк дип шалтырап йөргәннәргә аптырый ул. Таныш-белешләр арасында да әллә ничә кеше эшсез. «Ничек эш булмасын?! Ал бер 50 чебеш тә үстереп сат. Акчаң булмаса, әҗәткә алып тор йә булмаса яшелчә үстереп сат», - дип үгетли ул аларны. Юк. Эшләсәң, эш бетми, иллә тик торуга җитми диләрме әле? Бөтен кеше Фәнзилә дә, аның кечкенәдән уен күрми, эш эшләп, кибет төбендә чәчәк сатып үскән балалары да түгел. Әле үзенең дә чәчәк үстерә алмый башласа, олы мал тотарга нияте юк түгел. Әмма шунда ук күңеле белән үз-үзенә карыша ук башлый. Чөнки белә: ул инде чәчәкләрсез яши алмаячак. Ихатасында кычыткан үстергән кешеләргә Ходай ярдәм бирсен... Әле дә шушы җан рәхәте биргән чәчәкләре бар. Чыгып чәчәкләренә бер карап керсә дә, күңелләре эреп китә. Бакчасында төрле чәчәк бар икән, холыклары да мең төрле. Күз сирпеп дөньяга карауларын гына күр. Назлылар. Берсенә су, икенчесенә кояш ярамый. Һәркайсына көй кирәк.
- Арада дәвага ярый торганнары да никадәр. Менә бу каланхоэның бер төре (рәсемдә). Яфрагын алып шешкә, ярага япсаң, иртәнгә берни калмый. Хризантеманың төнәтмәсен йөрәк авырулыларга, йокысызлыктан, баш авыртудан интегүчеләргә эчәргә киңәш ителә, - ди хуҗабикә, шифалы чәчәкләрен барлап.
Әле бит чәчәк кенә димәгән, 7-8 төрле виноград, дөнья кадәр карлыган, каен җиләге тәме килә торган крыжовнигына да, алмасы, грушасы, икесе бер уч була торган җиләкләренә дә, кавыны, карбызына да хуҗабикәнең кул җылысы кирәк. Шулар өстенә: «Менә каба», - дия, дия, «Менә чиртә», - дия, дия, яр буенда кармак саласы да бар әле Фәнзилә ханымның. Күл буена төшмәс иде дә, үлеп ярата торган ике шөгыленең берсе - балык тоту. Чәчәкләреннән беразга гына аерылып торган мәле бу аның...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар