Базарлы Матакта яшәп, Әлки районының Түбән Биктимер авылында кәҗә һәм сыерлар өчен фермалар корып җибәргән Нина Агапова: “Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләндем”, – дияргә ярата.
Менделеевск районында Иске Гришкино авылында туып-үскән ул. “Хайваннарны, мал-туарны ярату әтиемнән килгәндер, әтием – агроном, әнием савымчы булып эшләде,” – дип тә өстәп куя.
Авыл хуҗалыгы институтында укыган вакытта булачак ире Валерий белән таныша, уку йортын тәмамлаган яшьләр егетнең туган ягы Әлки районына кайтып төпләнергә булалар. Нина ханым төрле елларда Хлебодаровка мәктәбендә математика һәм татар теле укытучысы, почтада баш хисапчы, Саклык банкы бүлекчәсе җитәкчесе, нефть берләшмәсендә, район мәгариф идарәсендә икътисадчы булып эшли.
– Төрле тармакта үз мөмкинлекләремне сынап карадым. Бу белемемне, тәҗрибәмне арттырды гына, кешеләр белән аралашырга, тәвәккәл булырга, катлаулы хәлләрдә дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтте, – ди әлеге кыю ханым.
2011 елда гаилә фермалары төзү буенча республика программасы үз көченә кергәч, Нина Агапова беренчеләрдән булып бу эшкә алына.
– Ирем читлекләр ясарга ярдәм итте, тәвәкәлләп куяннар үрчетүгә керештем. Аннары берничә яхшы нәселле кәҗә сатып алырга уйлый башладым. Кәҗә сөтенең сихәте, файдалылыгы турында шактый хәбәрдар идем. Шуңа әлеге эшне башлаганда бик нык уйлаштык, бизнес-планнар төзедек. Төбәгебездә кәҗә сөтенә ихтыяҗ зур. Ул, мәсәлән, иммунитетны күтәрә. Кыскасы, бу продукциягә ихтыяҗ булачагын белә идем, – дип таныштыра эш башлаган еллары белән.
Хыял һәм планнар дөньясына күмелеп яшәгән Нина ханым башланган эшен киңрәк җәелдерү максаты белән янып-көеп көн күрә. Җитмәсә, гаилә фермалары төзү программасы да бик урынлы булып чыга. Эшкуар район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән киңәшләшә дә, тиешле документларны рәсмиләштерә башлый. Элек ташландык җир, чүп-чар өеме булган урында кәҗә фермасы булдырган кеше ул Нина, ди әлкилеләр әлеге тынгысыз хатын турында.
– Ферма урынында чүплек иде, шуларны чистартып, монда ферма корып чыктык, – дип сөйли фермер үзе.
Әйтүе генә җиңел шул, әлеге бинаны төзүгә күпме көч кергәнен, ничәмә йокысыз төннәр үткәргәнен Нина гына белә. Иренең бар хезмәт акчасы, алган кредитлары шул ферманы булдыруга кереп китә. Хәзер биредә 80 баш кәҗә асрыйлар. Бинадагы чисталык һәм тәртип бирегә килгән һәркемне дә гаҗәпләндерә. Түшәмнәр, бүлемнәр агартылган. Терлекләр коры, чиста. Чит-ят ис тә юк.
Нина Ивановна абзарга керешли үк, кәҗә бәтиләре күңелле мекердәшәләр, гүя, хуҗаларын шул рәвешле сәламли алар. Ә хуҗа хатын берсен сыйпый, икенчесен кочаклап, күкрәгенә кыса, шул ук вакытта алар белән сөйләшә, серләшә дә башлый.
– Кәҗәләр иркәләгәнне, игътибарны бик тә ярата. Абзарга кергәч башларыннан сыйпамый гына үтеп кара... – дип дәвам итә ул. – Мин һәрчак алар белән сөйләшәм. Кәҗә акыллы хайван бит, барысын да аңлый. Игътибар итмәсәң, шунда ук “үпкәләячәкләр”. Аңлыйлар, мактанганда да, әрләгән вакытта да. Һәрберсенең үз кушаматы бар, аларга үземә ошаган атамалар куштым. Табигатькә чыгарганда, шатлыктан сикерешәләр, уйнашалар. Утлыкка чыкканда да, маллар миннән ерак китми. Ашауга килгәндә, бик бәйләнчек түгелләр, исниләр һәм үзләренә кирәген генә ашыйлар. Бигрәк тә чыршы ылысларын яраталар. Кышка чыршы ботаклары эләбез. Ылыслар – витаминлы ашамлык. Малларны асраганда аларны һәрчак күзәтеп торырга кирәк. Чирләп киткән вакытлары да була, әмма аларның телләре юк, моны әйтә алмыйлар. Шуңа күрә һәрвакыт карап, тикшереп торырга, күзәтергә кирәк.
Нина Ивановна үз малкайлары турында сәгатьләр буе сөйли ала. Ул кәҗәләрне тәрбияләү, карау турында күп укый, алар турында бай мәгълүмат туплаган.
– Үз хисабыма фермага таба юл салдырдым, электр уты үткәрттем, - дип ассызыклый ул. – Ә менә 2019 елда 610 мең сумга төшкән 99 метр тирәнлектәге су скважинасын дәүләт программасы ярдәмендә ясадык. Безнең Татарстанда дәүләт ярдәме бик көчле. Теләгең генә булсын. Мин бит 2017 елда да 4,5 млн сум күләмендә грант алдым. Бу акчага 3,1 миллион сумлык сыерлар өчен ферма төзелде, 13 баш тана, сөт өчен суыткыч сатып алынды.
Нина Ивановна фермасында "Заанинский", "Англо-нубий" токымлы кәҗәләр асрала. Беренчеләре югары продуктлыгы белән аерылып тора. «Кайберәүләре көненә 6 литрга кадәр сөт бирә», – дип сөйли фермер. Ә «Англо-Нубийский» токымыннан булган кәҗәләр сөтнең сыйфаты белән аерылып торалар икән.
– Бүген безнең өчен продукциянең сыйфаты аның күләменә караганда мөһимрәк, – дип ассызыклый Нина Ивановна.
Фермер ханымның хыялы, шул ике токымны берләштереп, яңа токым чыгару.
Хәзер Нина Агапованың гаилә фермасында 60 башка якын мөгезле эре терлек бар. Әле күптән түгел генә Мәскәүдәге заводтан айшир токымлы 13 баш савым сыеры кайтарылган.
Нина ханым хуҗалыгында кәҗә һәм сыер сөтеннән 16 төрле продукция җитештерәләр. Ферма янында ук “җитештерү базасы” урнаштырылган, биредә сөтне сепарат аша чыгаралар, берничә төрдәге эремчек, каймак, кефир, катык, йогурт, сыр җитештерәләр. Сөт продукциясенә ихтыяҗ зур. Районда да ничә еллар буе бары аның продукциясен генә алучы үз клиентлары бар. Әмма сөт продуктларының төп өлешен Казанда саталар. Анда үз товарын Нина Ивановна атнага өч тапкыр алып барып сата.
–Машинага сыйган кадәр алып барам. Әле җитми дә кайчак. Даими сатып алучыларыбыз бар инде, - дип шатлыгын яшерми фермер. - Сөт продуктларына югары бәя куймыйм. Чөнки продукцияне тизрәк сатып бетерергә кирәк. Бәяләр арзан булганда, шәһәр халкы рәхәтләнеп сатып алып бетерә. Дөрес, хәзер көндәшлек зур, сатып алучылар да бик таләпчән. Тик продуктларның югары сыйфатына инангач кына, синнән даими рәвештә сатып ала башлыйлар. Моннан тыш, кәҗәләр һәм сыерларның нинди шартларда асраулары, нинди азык белән тукланулары белән дә кызыксыналар.
Хәзер Нина Агапованың 44 гектармәйданда чәчүлек җире, тракторы бар. Аның планнары, уйлары зурдан. Ферманың якындагы территориясен төзекләндерергә, җиләк-җимеш бакчасы төзергә, авыл туризмы проектын тормышка ашырырга хыяллана.
– Кыскасы, эш бихисап, - ди Нина ханым. – Кунакларны кабул иткәнче, өйне тәртипкә китерергә кирәк бит. Ә минем өем - минем хуҗалыгым ул. Ул бар яктан камил, көлеп торырга тиеш.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА.
Комментарийлар