16+

Чупай халкы өчен борчылам

Спектакльдән соң сәхнәгә баш ияргә чыккач, бер ир-ат букет менгереп бирде. «Мин Чупай авылыннан Рәфыйк булам», - дигәч, танымадым. Алдымда 60 яшьлек кеше басып тора. «Кем соң бу? Нинди Рәфыйк?» дигән уй башымнан йөгереп узды. «Безгә Питрәчкә рәхим итегез», - дип, телефон номерын да калдырды үзе.

Спектакльдән соң сәхнәгә баш ияргә чыккач, бер ир-ат букет менгереп бирде. «Мин Чупай авылыннан Рәфыйк булам», - дигәч, танымадым. Алдымда 60 яшьлек кеше басып тора. «Кем соң бу? Нинди Рәфыйк?» дигән уй башымнан йөгереп узды. «Безгә Питрәчкә рәхим итегез», - дип, телефон номерын да калдырды үзе.

Соңыннан гына яшьлек дустым Рәфыйк Бәдертдинов икәнлеген аңладым. Аннары шалтыратып, ул туган авылы Чупайга кайтып килик дип чакыргач, шатланып риза булдым. Мине авыл гына түгел, Чупай таш карьеры кызыксындыра иде. Беренче хезмәт юлымны башлаган җирем бит. Әлмәт районында булган вакытта да ул якларга барып чыга алмадым. 9 Май, Сабан туе, Октябрь бәйрәмнәре, Яңа ел бигрәк матур каршылана, яшьләр тарафыннан куелган концертлар хәтердә калган, чөнки мин дә аларда катнаша идем. Спорт буенча да беренчеләрдән иде Чупай. Мәктәп гөрләп эшли.
Карьер Әлмәткә генә түгел, бөтен Татарстан буенча данлыклы. Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Зәй, Актаныш, хәтта Казан бездән таш ала. 1950 еллар республиканың үсү чоры иде. Эшче көчләр җитмәү сәбәпле, армия хезмәт ротасы (трудовой рота) да эшләде ул вакытта. Ә анда үзбәк, казах, грузин, әзәрбайҗан егетләре хезмәт итте. Дөрес, башта балта, кувалда кулланып эшләделәр. Соңгы вакытта таш кисә торган фрезерлар кулландылар. Без килгәч, таш кисү комбайннары кайтты, эш җиңеләйде. Ләкин хатын-кызларның кул белән машина борты аркылы йөк төяүләре гаҗәпләндерә иде. Мастерлар: шаян, һәрвакыт елмаеп йөрүче Хәлим абый, кырыс Кәрим абый, олы гәүдәле, тыныч холыклы Хәйретдин абый белән бергә эшләдек, Чупай авылы салам түбәләрдән акрынлап арына барды. Карьер көненә 500-600 кубометр таш куллануга тапшырды ул вакытта.
Рәфыйк белән Чупайга көн уртасында килеп төштек. Иң беренче эш итеп элекке хезмәттәшләребезнең зираттагы каберләренә бардык. Авыр туфраклары җиңел булсын. 19 яшьлек егетне тормышта яшәргә өйрәткәннәре өчен бик зур рәхмәт! Гомеремдә зур мәктәп булды ул. «Ярый, инде эшләгән урынымны да күрсәтегез», - дип, Наил белән Рәфыйктан карьерга алып баруларын сорадым.
Дирекция Чупай ташыннан салынган зур гына бинада урнашкан иде. Аны сүтеп атканнар. Янкормалар да калмаган. Таш кисү фрезерлары да, комбайннар да юкка чыккан, металлоломга тапшырганнар. Бар да юкка чыккан. Карьерны колхозга тапшырганнар. Кузгатылган ташлар гына «безне дә кайчан да булса кулланырлар әле» дип, кеше кулы көтеп яталар. Шул карьерга сыер яткылыгы эшләп куйганнар. Нинди хуҗа таш өстендә сыер яткылыгы оештыра инде?
Ташның биеклеге 3 метр. Элек 9 метрга җиткән карьерның 6 метрын алганнан соң төзелешкә калган өч метрны юлларга да салырга мөмкин югыйсә. Нефть чыгу сәбәпле, Әлмәт, Бөгелмә, Чаллы, Азнакай, Җәлил юллары искергән, асфальт юлларда чокырлар барлыкка килгән. Аның ташы 4-5 катлы йортлар салырга ярый, аны шулай кулландылар да, ә аскы өлеше каты. Аны фәкать шартлатып кына алырга мөмкин. Свердловск өлкәсеннән вагон белән вак таш кайтартканчы, Чупайда щебенка чыгару арзанга төшәчәк бит. Чупай авылы халкына да эш булачак. Ә анда меңнәрчә кубометр таш ята. Без кызыксынып йөргәндә экскаватор белән таш төяп яталар иде. «Сез кайсы оешмадан?» дип сорагач, экскаваторчы урманга кереп качты, җавап бирмәде. Димәк, Чупай ташы кемгәдер «алтын йомырка» салуын дәвам итә.
Авылда сәнгать учагы булган, без чыгыш ясаган клуб сүтелгән, ул юк. Авыл халкы, яшьләр күрше Мәмәт авылына йөри. Мәктәпне дә шунда күчерергә уйлыйлар. Чөнки 30 укучы калган. Авыл халкы эш эзләп Чаллыга, Түбән Камага китә икән.
Йортлар төзек, матур, ләкин... авылда яшәргә халык калмагач, нәрсәгә ул? Фермалар буш тора. Тау башында таш бораулаган җирдән күл барлыкка килгән. Кайсы акыллы башы ташны бораулап тикшереп карагандыр, аннан су бәреп чыккан. Бервакыт тау астында яшәгән Чупай су астында калмасмы? Уйланырлык нәрсәләр күп Чупай авылында. Ул авылда яшәмәсәм дә, халкы өчен бик борчылып кайттым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading