Шөкрана кылырга кирәктер, узган кышны Казан каласында бәрәңгегә кытлык булмады. Булуы мөмкин дә түгел иде, шәһәребездәге азык-төлек муллыгы күз алдында - кибетләребез шүрлекләрендәге сый-хөрмәткә күзләр камашырлык. Һәрберсен авыз итеп карыйсы килә. Бәрәңге дигәнең сизелерлек азрак ашала башлады. Аның өстенә, җөмһүриятебезгә Беларусь, Израиль һәм Мисыр бәрәңгеләре кайтарылды. Колорадо коңгызын таратканнар иде...
Шөкрана кылырга кирәктер, узган кышны Казан каласында бәрәңгегә кытлык булмады. Булуы мөмкин дә түгел иде, шәһәребездәге азык-төлек муллыгы күз алдында - кибетләребез шүрлекләрендәге сый-хөрмәткә күзләр камашырлык. Һәрберсен авыз итеп карыйсы килә. Бәрәңге дигәнең сизелерлек азрак ашала башлады. Аның өстенә, җөмһүриятебезгә Беларусь, Израиль һәм Мисыр бәрәңгеләре кайтарылды. Колорадо коңгызын таратканнар иде инде, хәзер ничек котылырга белмиләр. Татарстанга кечкенә Израильдән бәрәңге китертү оят та булырга тиештер. Ә ком дәрьясы булган Мисырдан бәрәңге ташу күпмегә төшә икән?!
Кызларыбыз безгә, «Метро» кибетеннән алып, ике мәртәбә (Беларусьныкы булса кирәк) унар кило бәрәңге китерделәр. Үзләре кызыгырлык эре, әмма тиз бозыла. Күп ашлама сибеп, сатар өчен үстерелгәне сизелеп тора, бик тиз борный, җитмәсә, ашлама бәрәңге тәмен югалттыра башлаган. Беларусь бәрәңгесеннән өчпочмак та, пәрәмәч тә, боламык та пешерә торган түгел. Ашханәләрдә тәм-том, әчкелтем-төчкелтем нәрсәләр кушып маташалардыр инде. Әти-әниләр исән чакта безгә Яшел Үзән, Тәтеш һәм Мамадыш районнарыннан капчык-капчык бәрәңге җибәрәләр иде. Пешерергә салгач, тәмле исләр чыгарып ярмаланып таралырга торган авыл бәрәңгесенең тәме әле дә авызда тора кебек. Ә Беларусь бәрәңгесе, ашасалар, дуңгызларга ашатырлык кына. Татарстанда үз халкына җитәрлек бәрәңге, яшелчә үстереп була бит инде! Нигә аны, күп чыгымнар тотып, ераклардан кайтаралар соң?
Бөек Ватан сугышы елларында барлык колхоз эшен хатын-кызларыбыз, яшүсмерләребез, бала-чагаларыбыз кул белән башкарып чыгып та, халкыбызны тәэмин иттек, фронтка да өлешне мулдан чыгардык лабаса!
Әгәр дә җирне әби-бабайлар заманындагы кебек тирес, черемә, органик ашламалар белән ашласаң, бәрәңгеләр дә хәләл булачак. Татар кешесе бервакытта да бәрәңге эзләп читкә чыкмаган. Киресенчә әле, Урта Азия якларыннан кайткан кунакларыбыз, тартынып-нитеп тормый, үзләре сорап, күчтәнәч итеп, бер чиләк бәрәңге алып китәләр. Ошбу гадәтнең Универсиада елында күбрәк тә кабатлану ихтималы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар