Татарстанда шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне арттыруга, авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән мөһим чаралар күрелә. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга субсидияләр, күп сыер асраучыларга бушлай саву аппаратлары бирү - болар аерым кешеләр мәнфәгатен күздә тотып кына түгел, гомумән, авылны саклап калу ниятеннән кылынган гамәлләр. Бу, үз чиратында, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга...
Татарстанда шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне арттыруга, авыл кешесенең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән мөһим чаралар күрелә. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга субсидияләр, күп сыер асраучыларга бушлай саву аппаратлары бирү - болар аерым кешеләр мәнфәгатен күздә тотып кына түгел, гомумән, авылны саклап калу ниятеннән кылынган гамәлләр. Бу, үз чиратында, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга зур этәргеч бирә, чөнки абзар тутырып мал асраган кеше бервакытта да ким-хур яшәмәгән.
Эшле дә, ашлы да булган.
СЫЕРНЫҢ СӨТЕ - ТЕЛЕНДӘ
Бу уңайдан сүз чыгып, Азнакай районының Түбән һәм Югары Стәрле авылларында иң тырыш,иң тынгысыз һәм мал җанлы кешеләр яши дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Район күләмендә шәхси хуҗалыкларда иң күп терлек асраучылар рәтендә алар. 265 хуҗалыкка 550 мөгезле эре терлек туры килә. Дүртәр-бишәр сыер асраучылар ике-өч йорт саен. Җиде сыерны күпсенмәүчеләр дә җитәрлек. Сыер савучы булып эшләүче Гүзәлия Вәлиева кебекләр дә юк түгел. Аның әле эштән кайткач та, үз хуҗалыгындагы ун баш сыерны савасы, сөтен урнаштырасы, каймагын, катыгын ясыйсы бар. Шунсыз булмый да. Көннекен көнгә эш итеп, урнаштыра барырга кирәк. Җәйге челләдә бигрәк тә. Эшендә дә алдынгы Гүзәлия. Әле күптән түгел генә Актанышта узган форумда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан саллы гына премия дә алып кайткан.
Гомумән, мал асраучыга зарлана торган түгел Стәрледә: авылда сөт җыю яхшы оештырылган. Бер түгел, хәтта биш кеше җыя сөтне. Авыл халкы моңа кадәр литрын 15 сумнан тапшырган булса, соңгы вакытта сөтнең хакы бераз төшкән - 13 сум 50 тиеннән җыялар икән.
Авылда ике көтү. Шуңа күрә дә җәй көннәрендә иртә-кич, көтү куганда һәм кайтканда, авыл кырмыска оясыдай дәррәү кузгалып ала. Без Стәрлегә килгәндә дә капка төбе саен диярлек көтү каршыларга чыгучылар утыра иде. Ә бала-чага исә сәпитенә атланып, сыерлар тегендә-монда китмәсен, өйгә туры кайтсын дип, көтүне каршы алырга урам башына ук чыккан. Чөнки сөтлебикәләре кайтмый калса, барыбер эзләп алып кайту үзләренә калачак. Ни дисәң дә, авыл баласы кечкенәдән эшкә өйрәнеп, җаваплылык тоеп үсә шул. Бишенче класска күчкән Илсаф та бик җитди карый моңа. Уен эш түгел, җиде сыер кайтып керә аларның ихатасына... Гаиләдәге ике бала да әти-әниләре Лилия һәм Илфак Хисмәтовларның (рәсемдә) уң кулы. Хуҗалыктагы бар мал-туар исәпле. Кушаматларын гына күр: Йолдыз, Барби, Бәләкәч, Кәнтәй, Даша, Чибәр... Нигәдер әбиләренең сыеры гына исемсез калган. Әле булса «әбиләрнеке» булып йөри икән. Җиде сыер... Бу шул ук вакытта җиде көн буена чират көтүенә чыгу дигән сүз дә бит әле. Өйдә калган бозауларның да мәшәкате җитәрлек. Узган ел сөт юнәлешендәге «Мини ферма» төзү өчен хөкүмәттән 200 мең сумлык субсидия дә алган Хисмәтовлар. Моңа кадәр фермада көтүне тулыландыру технигы, хисапчы булып эшләгән Лилия сигезенче ел инде бары үзләренең шәхси хуҗалыгындагы терлекләр белән генә мәшгуль. Көн дә 140 литр сөт тапшыра. Узган ел июнь аенда 3270 литр сөт сауган булган. Быел да киметмәскә исәбе.
- Элегрәк тә тотынасы калган икән әле бу эшкә. Бер генә дә, эш күп, дип зарланырлык түгел, бар тапканыбыз - үзебезгә. 17 гектарда өч пай җиребез, «Беларус» тракторыбыз, салам-печән пресслый торган техникабыз бар. Биш сыер асраганда ук бушлай саву аппаратлары бирделәр, Моннан 11 ел элек ике катлы йорт төзеп кердек, ул чагында да, яшь белгеч буларак, хөкүмәт ярдәм итте, - дип санап китте Лилия, булганына шөкер итеп.
Перекрыватель заводында эшләүче ире Илфак та йорт җанлы. Бөтен эшкә кулы ята икән аның да.
- Шушы мал-туар дип яшибез инде. Берәр җиргә бара башласак та, кичтән китәбез дә төнлә белән кайтабыз, - ди ул.
Әле шулай да узган җәйдә бар хуҗалыкны, малларны КФУда укучы кызлары Илүзәгә ышанып тапшырып, Тозлы күлгә барып ял итеп кайтканнар.
Каян килгән бу кадәр мал җанлылык дип аптырый торган да түгел. Лилия ханымның әтисе Мәхәсим Хикмәтов 53 ел буе терлек симертүдә фидакярләрчә эшләгән, бөтен районга билгеле кеше
иде. «Азнакайның мактаулы гражданины» буларак, район тарихына кереп калды ул.
АВЫЛДА ИҢ КҮП УКУЧЫЛАР ДА АЛАР
Гөлнара һәм Әлфәт Сәйфетдиновлар да авылда хөрмәткә лаек гаилә. Әлфәт җәйге лагерьда электрик, Гөлнара Сарлы авылына йөреп рус теле укыта. Аларның да ихата тулы мал-туар, кош-корт.
Дүрт сыер, биш бозау, ике тана, симертүдәге ике үгез... Миләш, Карлыгач, Шомырт... - исемнәрен дә таба белгәннәр бит.
- Авыл халкы берсеннән-берсе калышмаска тырышып, үҗәтләнеп эшли, мул яши. Иртәнге дүрттән башлана безнең эш көне. Пай җиребез бар. Шунда иген үстерәбез, күпьеллык үлән чәчәбез. Үзебезнеке үзебезгә җитә. Техника да үзе безнеке: бөтен агрегатлары булган тракторыбыз бар. Әле менә печәнгә төштек. Шул җирдән, зур булмаса да, 60-70 тюк печән чабып алабыз. Печәнне беткәннән-беткәнгә генә ихатага ташыйбыз. Хәзер инде кул арасына керергә балалар үсеп килә. Улыбыз Ранил - сигезенчегә, кызыбыз Рәмзилә өченчегә күчте, - ди Гөлнара ханым. Хуҗалыктагы тавык-чебеш нәкъ менә Рәмзилә өстендә икән.
Кая барсалар да, бергә үзләре. Авылда уза торган бер генә чарадан да калмыйлар. Балалары да, яхшы уку өстенә, җыр-биюгә дә маһир. Әле Сабан туеннан да бер-берсе өчен сөенеп кайтканнар. Чәчү вакытында 60 гектар мәйданда чәчүлек җирләрне катоклау уздырган әтиләре Әлфәт Сәйфетдиновны Азнакай районы башлыгы Зөфәр Шәйдуллин һәм «Стәрле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте исеменнән акчалата премия белән бүләкләгәннәр. Шушы арада Гөлнара ханым да бүләкле булган. Абунәчеләр арасында «ТАТМЕДИА» уздырган бәйгедә газета-журналларга иң күп язылучы буларак, җиңү яулаган. Кукмарада эшләнгән таба тигән аның өлешенә. Шулай итеп, авыл дип җан атып яшәүче гаилә булу өстенә, иң күп укучы да булып чыкты әле алар.
Комментарийлар