Шәһри Казан

Эшләп кем баеган, диючеләргә

Россия төбәкләреннән җыйналган татар авыллары эшмәкәрләре белән Шыгырданга барабыз. Җырның берсе тәмамланып өлгерми, баянчы баян төймәләренә тылсымлы бармаклары белән кагылып кына китә дә яңа җыр агыла, күңелләрне җилкендерә... Оренбургтан килгән татар егетләре өздерәләр генә. Әллә юлдашлар шундый күркәм булганга, юлның озынлыгы сизелмәде дә, менә без Шыгырдан авылында. Беренче, күзгә ташланып,...

- Исәнмесез! Туганнар, дип дәшим әле, туганнар бит без, милләттәшләр, дин кардәшләр. Без - татарлар.
Без - татарлар. Бу сүзне сәфәр барышында күп тапкырлар ишеттем. Ишеткән саен, хәйран калдым. Ул нинди горурлык, олы мәртәбә белән әйтелә! Татарлыгын яшереп, вата-җимерә рус телендә сөйләшүче халык белән аралашып яшәүче һәркайсыбыз моңа игътибар итми калмагандыр. Шәһәрдә дип әйтмим, Татарстан авылларында да җитеп бетми менә шундый милли горурлык. Хәер, аның милли горурлык дигәне дә күпләребез өчен, түбәтәй, балитәкле күлмәк киеп, Сабан туе бәйрәме үткәрүгә генә кайтып кала бугай. Ә Сабан туйлары елга бер генә. Шыгырдан халкы исә үзенең тырышлыгы, булдыклылыгы, тәрбиялелеге белән билгеле бер дәрәҗә, биеклек яулый алган. Һәм аның түрендә: «Мин - татар», - дип басып тора.
Шыгырдан урамнарыннан йөргәндә үлеп барган авыллар да, ябылган мәктәпләр дә онытылды. Күр, менә нинди безнең халык, дип башны горур тотып сәяхәт кылып, сокланып йөрибез. Ләкин без монда кунак кына. Биредә яшәүчеләрнең тормышка, хезмәткә, милләткә, дингә булган карашын Татарстаныбызга да, күчтәнәч кенә итеп булса да, алып кайтасы иде. Ә бәлки, тырышып караргадыр, дигән уй белән шыгырданлыларның яшәеше белән якыннанрак таныша башладык.

Беренчесе...
Затлы капкаларның берсен киереп ачып ишегалдына үтәбез. Кунаклар киләсен белгәннәр ишегалдындагы алма агачы төбенә зур итеп табын әзерләгәннәр. Самавыр, җырлый-җырлый, чәйгә чакыра. Теләгәннәр сыйлана, икенчеләр исә авыл абзыеннан тормыш дәресе алырга ашыга. Хуҗалар ат асрап сату белән шөгыльләнәләр икән. Кирпечтән салынган зур сарай артында тугыз ат чабышып йөри. Йортның олы хуҗасы Шакирҗан абый Якупов 1930 елда туган. Алар тормыш иптәше белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Сигез баласы да шушы авылда төпләнеп калган. Инде күңелебездән генә исәпләп карыйк, бармы икән Татарстанда барлык балалары да туган авылларында төпләнеп гомер кичергән гаиләләр? Ай-һай... Ә Шыгырдан халкы өчен бу гадәти күренеш. Алар читкә китеп, белем алалар да туган авылларына кайтып төпләнәләр. Димәк, яшәешнең беренче кагыйдәсе - бәхетеңне туган туфрагыңда тап.

Икенчесе...
Шыгырданлыларның икенче тәгълиматы - җиңел юл белән, хезмәт куймыйча гына бәхеткә дә, мул тормышка да ирешеп булмау. Моны һәркем балачактан төшенеп үсә.
- Эшләп яшибез инде, йоклап ятсаң юк, - ди Шакирҗан абый да. - Әниемнең балачактан әйтеп килгән сүзләре гел күңелдә. Озак йоклама, улым. Иртә торганнарга бәхет өләшәләр, ди иде. Без дә балаларны шулай дип үстердек. Инде менә оныклар үсеп килә. Алар да сынатмас, Алла боерса.
Болар безнең өчен дә яңалык түгел кебек югыйсә. Шулай да безнең миләргә «Үзем чиләнгән дә җиткән, баламны авылда калдыраммы соң?», «Эшләп кем баеган?» дигән сүзләр ныграк сеңгән.

Өченчесе...
Берсеннән-берсе бай хуҗалыклар, һәр капка төбендә яхшы машиналар. Әгәр аның нигезендә Аллаһның барлыгын, берлеген тану ятмаса, бу байлык бер золымга әверелер иде. Шыгырдан халкының өченче кагыйдәсе - ислам кануннары белән яшәү. Авылда сигез мәчет, мәдрәсә бар. Мәчетләр дә, мәдрәсә дә буш тормый. Узган елның көзендә сигезенче тапкыр үткәрелгән «Шыгырдан укулары» гына да күп нәрсә турында сөйли. Анда Россия төбәк мөфтиләре, Татарстан вәкилләре, галимнәр катнаша. «Шыгырдан укулары» татар җәмәгатьчелеген җыючы бер мәйдан, аның соңгысы «Идел буенда ислам: тарих, гореф-гадәт, мәдәният һәм бүгенге көн» темасына багышланды. Әлеге җөмләмне язып куйдым да хәйран калып, кабат-кабат укыйм. Шыгырданлыларның бөтен яшәеш тәгълиматы шушы бер җөмләгә сыеп бетә түгелме соң? Бүгенге көндә шыгырданлылар тарихыбызны, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклап, исламга нигезләнеп яшиләр. Чорлар, түрәләр, сәясәт үзгәрә тора, ә шыгырданлылар гап-гади кебек тоелган яшәү кагыйдәләреннән һич тайпылмыйлар. «Шулай булган, шулай булачак», - дип тә кабатларга ярата алар.
…Ә без һаман ниндидер яңалык эзлибез.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: