Шәһри Казан

Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев: "Шәһәрне авылга кайтарырга кирәк"

Кыз шәһәрдән кияү эзли, авылларда эше юк, дип җырлыйлармы әле? Шуңа да авылда төп­ләнеп калган яшьләр бүген гадәттән тыш хәл буларак кабул ителә дә инде. Актаныш районының өч кенә гаиләле Түбән Карач авылына шәһәрдәге бизнесын ташлап кайткан Тәлгат абый Арсланов турында язып чыккан идек. Шул язманы әзерләгәндә, Татарстан Икътисад министрлыгы...

Кыз шәһәрдән кияү эзли, авылларда эше юк, дип җырлыйлармы әле? Шуңа да авылда төп­ләнеп калган яшьләр бүген гадәттән тыш хәл буларак кабул ителә дә инде. Актаныш районының өч кенә гаиләле Түбән Карач авылына шәһәрдәге бизнесын ташлап кайткан Тәлгат абый Арсланов турында язып чыккан идек. Шул язманы әзерләгәндә, Татарстан Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы вәкиле Булат Шәйхразиев белән яшьләрне авылларга тарту мәсьәләләре хакында сөйләштек. Булат әлеге мәсьәләгә бик җитди карый, бу проблеманы чишү өчен ул шәһәрне авылга кайтарырга тәкъдим итә.
- Аграр өлкәгә зур игътибар бирелә - юллар төзекләндерелә, мәктәпләр, мәдәният йортлары салына. Тик бу гына яшьләрне кызыктырмый. Авылларга күңел ачу үзәкләре, рес­торан, кафелар җитми. Авылда тормыш күңелсезгә, бер төслегә әйләнә. Монда кемне дә булса гаепләү - урынсыз. Җитәкчелек мөмкин булганны эшли. Әмма барысы да гади генә түгел...
- Яшьләрне төрле алымнар белән авылларга кызыктырып карыйлар. Белгечләргә тораклар, эш урыннары тәкъдим итәләр. Әмма нәтиҗәле үк түгел кебек...
- Авылда бердәнбер акча эшләргә мөмкинлек бирә торган бизнес ул - фермерлык. Әмма бу төп кәсеп чыганагына әйләнә алмый. Авыл халкында акча юк. Авыл җирлегендә пенсиядәгеләр һәм бюджет өлкәсендәгеләр даими акча ала. Әмма бу вазгыять төпсез мичкәне хәтерләтә. Болай да акча юк, булганы да кибетләргә читтән кайтартылган товар алуга китә.
- Фермерларга үз продукцияләрен сату мөмкинлеге бар бит.
- Әйе, әмма һәр фермерның дә шәһәргә барып сату мөмкинлеге юк. Икенчедән, һәр фермер да сатып-алу эшенең нечкәлекләрен белми, товарны ничек тәкъдим итәргә кирәклеген дә чамаламый. Фермер ул күбрәк ару-талуны белми эшләүче. Өстәвенә конкуренция да көчле. Фермерга үзенең даими клиентларын булдыру шактый авыр. Нәтиҗәдә, ул товарын арзан бәядән алыпсатарларга бирергә мәҗбүр.
- Фермерны авылдан аерып карап булмый. Ә аның товарын кулланучыны кайдан табарга, кешене авыл тормышына ничек җәлеп итәргә?
- Шәһәрне авылга кайтарырга кирәк!
- ?!
- Авылларга күпләп туристларны җәлеп итү яхшы булыр иде. Аларны милли ризыкларыбыз белән сыйларга, мунчада парландырырга, урманга гөмбә, җиләк җыярга җибәрергә, атта йөртергә, балык тоттырырга һәм йокларга яткырырга кирәк. Сумнарга әйләндергәндә, авыл кешесе шактый гына акча эшләп алыр иде. Әйтик, бер автобуста 40 турист килде, ди. Кунакларны авылдагы кешеләр сыендыра алыр иде. Ике ял көнендә яшәгән өчен бер турист 2500 сум түләсә дә, 40 кешедән авылга 100 меңлек файда булачак дигән сүз.
- Авыл кешесе үзе үк калырга теләмәгән салага туристны җәлеп итеп булырмы икән?
- Теләсә нинди темага бәйрәм оештырырга кирәк: Сабантуймы ул, авыл җыенымы, каз өмәсеме? Танылган кешенең юбилее уңаеннан бәйрәм үткәрәсеңме? Бу мәсьәләне режиссерлар, сценарий язучылар, артистлар хәл итәргә тиеш. Мәктәп укучыларын да эшкә җигәргә кирәк. Аларның фантазияләре ташып тора. Авыл җирлеге башлыклары, халык үзе дә бердәм булсын. Туристларга авылда кеше үзе җитештергән товарлардан күргәзмә оештырырга кирәк. Оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен аерым бердәм туристик мәгълүмат үзәге булдыру да комачау итми. Сувенирлар алу, яхшы экскурсоводлар табу да җиңел түгел. Моның өчен авыл кешесе үзе өйрәнергә, укырга тиеш! Шәһәрдә азмы-күпме яшәп тәҗрибә туплаган кеше авылга кайтып тормыш башласа була. Халыкны авылда яңача яшәргә өйрәтергә кирәк!
- Әлеге идеяләрегез тормышка ашырыла башладымы соң?
- Актаныш районында кооператив хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә эшләр башладык. Бездә «Тере авыл» дип исемләнгән проект эшли. Мәктәп укучыларын фермерлар, эшмәкәрләр белән таныштырабыз. Киләсе уку елыннан мәктәпләрдә яңача укыта башларга планлаштырабыз, программада авыл эшмәкәрлеге өчен кирәкле һөнәрләргә басым ясалачак. Республиканың көньяк көнчыгыш районнары буйлап «Татарстанның алтын дагасы» дип исемләнгән проект гамәлгә ашырыла. Туристлар өчен үзенчәлекле маршрут әзерләнәчәк. Әйтик, беренче көнне кунаклар Актанышта, Агыйдел буйларында ял итсәләр, икенче көнгә су юлы буйлап Мөслимгә барырга була.
Минзәләдә самолетка утырырга, Сарманда парашюттан сикерер­гә мөмкин. Анда «Бакыр тау» бакыр мәгарәләренә төшәргә, тарих белән танышырга була. Азнакайда кызыл китапка кергән байбакларны күрергә, Бөгелмә районы Карабаш авылында чын татар атлары белән танышырга, кымыздан авыз итәргә, Зәйдә шикәр җитештерүне күзәтергә мөмкин. Борынгы Чис­тай шәһәрендә дә туристларда кызыксыну уятырдай нәрсәләр шактый.
Актанышта исә бу өлкәдә беренче адымнар ясалды кебек. Узган җомгада Татар Ямалысы авылында «Агыйделнең ак гармуны» дип исемләнгән гармунчылар фестивале узды. Чарага Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә талантлы музыкантлар, баянчылар җыелган иде. Кунаклар Агыйдел елгасының ярым утравында урнашкан чатырлы лагерьда ял иттеләр: балык тоттылар, шашлык кыздырдылар, пылау пешерделәр, су коендылар. Фестиваль тумышы белән Татар Ямалысы авылыннан булган танылган баянчы, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевның юбилеена багышланган иде.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: