Безнең буынны әти-әниләр калага озатты. «Подъездда яшәсәң дә, шәһәрдә яшәрсең», - диючеләр булды, тик авылдан гына китсеннәр дигәннәрдер инде.
Кемдер укыды, кемдер эшләде... Шәһәрнең бер ягы бар: күңел авылга тартса да, шәһәр үзенә килеп сыенганнарны кире җибәрергә теләми ул. Арынып булмый аңардан. Һәрхәлдә, андый кешеләрне сирәк беләм. Шундыйларның берсен Әтнә...
Безнең буынны әти-әниләр калага озатты. «Подъездда яшәсәң дә, шәһәрдә яшәрсең», - диючеләр булды, тик авылдан гына китсеннәр дигәннәрдер инде.
Кемдер укыды, кемдер эшләде... Шәһәрнең бер ягы бар: күңел авылга тартса да, шәһәр үзенә килеп сыенганнарны кире җибәрергә теләми ул. Арынып булмый аңардан. Һәрхәлдә, андый кешеләрне сирәк беләм. Шундыйларның берсен Әтнә районының Бәрәскә авылында, халык телендә, Ленин колхозында очраттым.
Илнар Биктимеров - Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән җиреннән шәһәрне ошатмыйча, яңадан авылына әйләнеп кайткан кеше. Хатынын да Казанда укыган җиреннән авылга кайтарган ул. 1985 елдан, ягъни 30 ел инде җирдә эшли. Язын чит ил чәчү комплексы да, кышын трактор да аның өчен якын туганнары кебек. Хатыны - фермада. Аз сүзле, авылча, кирәк нәрсәләрне яшерә белгән, бер эштән дә курыкмаучы кеше Илнар. Әлбәттә, ул артистларча матур сөйли белми, тик аның сүзләре, сөйләгәне чын, шуңа күрә аның белән аралашу рәхәт.
- Илнар, нигә Казанны ташлап кайттың?
- Ошамады.
- Ә бүген, әйтик, сиңа Казанда фатир бирәм дисәләр, китәр идеңме?
- Юк! Авыл - авыл инде ул, монда рәхәт, бөтенләй башка тормыш.
- Хезмәт хакың күпме?
- Яхшы. Эшләсәң, түлиләр.
- Күпме инде ул - яхшы?
- Хм... Ну, кыш көне мин тракторда. 20 меңнән азрак алган юк. Аванс та бирәләр, зарплата да вакытында.
- Ә җәйләрен күпмерәк чыга?
- Эшләсәң, әйбәт чыга, хатын да ай саен ала.
- Димәк, акчага кытлык кичермисез?
- Юк инде. Әле мал-туар да асрыйбыз бит. Берәр зур нәрсә алырга булса, Илгиз (хуҗалык җитәкчесе. - ред.) биреп тора. Безгә генә түгел, бөтенесенә дә.
- Ничә баш малыгыз бар?
- Савым сыерлар өчәү, өч бозау.
- Ә сөтен нишләтәсез?
- Җыялар бит бездә сөтне. Көн саен. Аннан да акча килә. Айныкын айга бирәләр.
- Мал азыгы, печән белән ничек?
- Аны колхоз чаптыра, рулоннарга төрә дә өйгә китереп китәләр. Ул яктан борчу юк бездә.
- Балалар ничәү?
- Икәү. Кыз быел төзелеш институтын тәмамлый, малай мәктәптә.
- Балаларның берәрсе авылда калыр дип уйлыйсыңмы?
- Малайга шундый өмет бар.
- Синең белән эшлиме соң ул?
- Менә ике ел инде көзге чәчүләрдә минем белән йөрде.
- Йорт нинди синең?
- Өстәп салдык төп йортка. Илгиз Вилданович булышты инде. Материаллар белән дә, болай да.
- Илгиз барысына да ярдәм итәме?
- Беркемне дә кире борып чыгарганы юк бугай аның. Шундый кеше инде ул.
- Хатыныгызның Казанга күчеп китәсе килгән чаклары булмадымы соң?
- Юк дип беләм.
- Ә ничек ял итәсез?
- Авылда яңа клуб. Кышын каток ясыйбыз, хоккей уйныйбыз.
- Аракы эчмисеңме?
- Юк.
- Авылда ике-өч кенә кеше эчә, диләр. Дөресме шул сүзләр?
- Дөрес. Шуннан артык түгелдер. Эчмиләр, эшлиләр бездә. Үзебезнең колхоз бит.
Менә шундый әңгәмә. Илнар белән сөйләшкәннән соң Казанга кайтканда, кеше язмышы, аның җирдәге урыны турында озак уйландым. Әтнә ягының искиткеч табигате дә күңелне кузгатты бугай. Әллә Илнарның сүзләреме икән? Без дә авыл малайлары да бит... Чыннан да, ни генә дисәк тә, безнең барыбызның да тамырлары да, яшәеше дә теге яки бу юллар белән авылга барып тоташа. Авыл бүген шәһәрсез дә яши ала. Илнар кебек кешеләре булганда дип әйтүем. Ә менә шәһәр авылсыз яши алмый. Берничек тә яши алмый. Милләт тә шулай ук. Рәхмәт сезгә, авылда яшәүчеләр!
Комментарийлар