16+

Фермерлар бәхеткә тиенмәкче

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» программасы буенча крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында грант конкурсының башлануы турында игълан итте.

Фермерлар бәхеткә тиенмәкче

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» программасы буенча крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында грант конкурсының башлануы турында игълан итте.

Фермер эшчәнлеген башлап җибәрүче ит һәм сөт, бөртекле, бөртекле - кузаклы һәм азык культуралары, сату өчен балык җитештерү,  ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, шулай ук җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыра алачак.

Ит һәм сөт җитештерү юнәлешендәге проектларга - 5 млн сум, кооперативны үстерүгә акча өлеше юлланган очракта, 6 млн сумга кадәр, башка юнәлешләргә 3 млн сумга кадәр акча бүлеп биреләчәк.

Бәйгегә гаризалар 31 мартка кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 307 каб., 3нче кат (эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә). Тулырак мәгълүматны (843) 221-76-88 (8844), (843) 221-76-85 телефоны буенча алырга мөмкин.

Фото: agro.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading