16+

ФЕРМЕРЛАР әкәм-төкәм үстерә

Фермерлар игенчелек, терлекчелек, яшелчә үстерү белән генә шөгыльләнә дип уйласагыз, ялгышасыз. Латвиядә виноград әкәм-төкәме үстерә торган 20гә якын ферма бар.

ФЕРМЕРЛАР әкәм-төкәм үстерә

Фермерлар игенчелек, терлекчелек, яшелчә үстерү белән генә шөгыльләнә дип уйласагыз, ялгышасыз. Латвиядә виноград әкәм-төкәме үстерә торган 20гә якын ферма бар.

Мәсәлән, Валентина һәм Айнис Новиксовлар үзләренең фермаларында елга 5 тоннадан артык әкәм-төкәм җитештерә. Алар барлык «уңыш»ны сатуга чыгара. Хәзерге вакытта фермерлар үзләрендә туристларны да кабул итә башлаганнар, аларга деликатес авыз итеп карарга тәкъдим итәләр.
Хуҗа ханым әйтүенчә, әкәм-төкәмнән ризык әзерләү бик тә мәшәкатьле эш. Башта аларны, эчәкләре чистарсын өчен, берничә көн ач тотарга кирәк. Соңрак моллюскны аласың, әкәм-төкәмнең «йортын» тозлы суда яхшылап юып, итен кире тутырып пешерәсең һ.б. Кыскасы, 1 кг ризык әзерләр өчен, 1 чиләк әкәм-төкәм эшкәртергә кирәк.
Латвия әкәм-төкәмнәрен Франция, Бельгия, Германия, Голландия рестораннары гына түгел, ә косметика җитештерүчеләр дә яратып ала. Әкәм-төкәмнәр кыйммәтле кремнар җитештерүдә файдаланыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading