16+

Французларны да шаккатыручылар анда яши (ФОТОЛАР)

Зәй районының Куш-Елга авылы традициягә кереп киткән «Ашыт җыены» фольклор бәйрәме белән генә түгел, туку станокларында идән паласлары сугучы әбиләре белән дә данлыклы. Үткән гасырның агач туку станогында алар безгә идән паласы тукып күрсәтте. Әбиләрнең суккан җәймәләрен тел шартлатып карап йөрүебезне күреп, үзләре дә гаҗәпләнде.

Французларны да шаккатыручылар анда яши (ФОТОЛАР)

Зәй районының Куш-Елга авылы традициягә кереп киткән «Ашыт җыены» фольклор бәйрәме белән генә түгел, туку станокларында идән паласлары сугучы әбиләре белән дә данлыклы. Үткән гасырның агач туку станогында алар безгә идән паласы тукып күрсәтте. Әбиләрнең суккан җәймәләрен тел шартлатып карап йөрүебезне күреп, үзләре дә гаҗәпләнде.

- Сезнең мондый паласларны күргәнегез юк идеме әллә? - дип елмаештылар алар.
Туку станогының ничек итеп эшләве турында кат-кат сораулар бирә башлагач, бер әби янәшәсендә утырганына: «Әллә боларның әниләренең бер дә җәймәләр сукканы булмаганмы?» - дип пышылдап әйтүен ишетеп, без дә рәхәтләнеп көлдек. Музейларда гына күреп ияләшкән мондый паласлар, карават япмалары, кашага, тәрәзә пәрдәләре һәр йортта бар икән бу авылда. Куш-Елга һөнәрчеләренең эшләнмәләре Казанга да, Самарага да, Мәскәүгә дә, Ташкентка да киткән. Тукучы әбиләр белән хәтта Франциядән килгән кунаклар да танышкан. Алар да идән паласларын күреп шаккаткан.



- Районда уза торган чараларга, күргәзмәләргә алып баргач, халык: «Сатыгыз әле», - дип аптыратып бетерә. Бер тапкыр җәяргә генә ярый торган, юсаң, ишелеп төшә торган паласлар түгел шул инде болар. Күпме юсаң да, төсләре уңмый, алып кагарга да җиңел, юарга да ансат. Хәзер халык әйбәт әйберне аера башлады, - ди Икълимә апа Юнысова.

Нәкыя Гарәфетдинова әйтүенчә, элек тукырга әйбер булмаганда, иске чүпрәкләрне кисеп суга торган булганнар. Әнисенең андый паласлары әле дә саклана икән. Аларны төрле төстәге буяуларга манганнар. Буяуларны Ташкенттан, Ижевскидан кайтартканнар яки вак товар сатучыдан алганнар.



Гасимә апа Муфаздалова кайчандыр ире ясап биргән туку станогын авыл клубына алып менеп куйган. Хәзер ул станокта мәктәп балалары да палас сугарга өйрәнә.
Кулларыннан гөлләр тама

Югары Шепкә авылында яшәүче Рәфинә Мостафина да кул эшләренә оста. Ул ясаган һәр эшләнмәдә аның кул җылысы, күз нуры, күңел матурлыгы саклана. Никахларга чәк-чәк, бавырсак пешерергә кирәк булса, аңа мөрәҗәгать итәләр. Сабан туе җитсә, бүләк җыяр алдыннан яшь киленнәр аңардан сөлге чиктерә. Яшь киленнәрдән бүләккә фәкать сөлге алу - авылда борынгыдан сакланган бер матур йола. Туйларга атлас ленталардан кәләш букеты да әзерләп бирә. Мендәр тышларын да бик матур итеп чигә Рәфинә ханым. Мәдәният йорты директоры булып эшләгәч, үзләренең ансамбльләре костюмнарын бизәү дә аның өстендә. Күлмәк­ләр өстеннән кия торган түшлекләрне сәйләннәр белән чиккән. «Түбәтәй чигәргә дә өйрәнәсе килә әле», - ди ул.

Үзенең әйтүенчә, кул эшләренә осталыгы әтисеннән килә.
- Хәтерлим әле, кечкенә генә өебезгә кыш көне яңа туган бозауны да, сарык бәрәннәрен дә кертә идек, без бала-чага да шунда кайнашабыз. Әтиебезнең, тезләнеп, тәрәзә йөзлекләре өчен бизәкләр кисүе, икешәр урындыкны янәшә куеп, шуңа йөзлекләрне яткырып, бизәкләр төшергәне хәзер дә күз алдымда, - ди ул.

Рәфинә ханымның кул эшләнмәләреннән тулы бер күргәзмә эшләп була. Безне аның кул эш­ләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнелеше сокландырды.



Язманы әзерләүдә булышкан өчен, Зәй районы мәдәният бүлегенә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading