Шәһри Казан

Габдрахманда самавырдан чәй эчәләр

Нефтьчеләр тарафыннан яңартылган авыл чишмәсе янына урнаштырылган матур зур самавыр җөмһүриятебезнең нефть башкаласыннан унсигез километр ераклыкта урнашкан Габдрахман авылының күркенә әверелде. Авыл эчендәге дәү самавырны машина яки автобустан күрмичә үтеп китү мөмкин түгел. Ерактан караганда, ул чып-чын кебек: фигуралы тоткычлары, нәзакәтле борыны һәм хәтта самавыр капкачына куелган чәйнеге. Әлеге тылсым...

Реклама

Нефтьчеләр тарафыннан яңартылган авыл чишмәсе янына урнаштырылган матур зур самавыр җөмһүриятебезнең нефть башкаласыннан унсигез километр ераклыкта урнашкан Габдрахман авылының күркенә әверелде. Авыл эчендәге дәү самавырны машина яки автобустан күрмичә үтеп китү мөмкин түгел. Ерактан караганда, ул чып-чын кебек: фигуралы тоткычлары, нәзакәтле борыны һәм хәтта самавыр капкачына куелган чәйнеге. Әлеге тылсым яныннан туктамыйча, челтерәп аккан чишмәсеннән су алмыйча тыныч кына үтә алмыйсың! Тылсымлы самавыр янында койма белән тотып алынган ял итү мәйданчыгы һәм чишмә суының химик составын, сульфидлар һәм хлоридларның нормага карата мөнәсәбәтен, шулай ук суның гомуми катылыгын һәм күпме минерал барлыгын аңлаткан күрсәткеч тактасы да бар. Ни генә әйтмә, ә «Лениногорскнефть» нефтьчеләре эш эшләдек тә бетте дип карамаганнар, ә үз фантазияләренә тулы ирек биргәннәр. Самавыр да очраклы рәвештә уйлап чыгарылмаган. Элек-электән бу авыл кешеләре бер өстәл янына җыела торган булган. Ә уртада бик эшлекле кыяфәттә самавыр пар чыгарып торган. Озын кышкы кичләрдә мәтрүшкәле һәм хуш исле бал белән тәмле чәй эчеп әңгәмә корып авылның соңгы хәбәрләре турында сөйләшкәндә, ерактан кайткан кунакларны каршы алганда, ике як кодалар кыз сорарга килгәндә самавыр һәрвакыт өй түрендә торган.
Ә бүген өстәлләрдә самавыр еш күренми. Хәтта авыл кешеләрендә дә заманча электр чәйнекләре күбәеп китте. Шулай да кайбер авыл гаиләләрендә самавыр өйдә хуҗа әле. Генерал сыман төз басып торуын, чибәр кызлар кебек көязлеген күргәч, хуҗа димичә, ни диясең!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: