16+

“Гаеп” – йомыркада һәм ата казда

Яшел Үзән районы Шырдан уңганнары каз өмәсенә тотынган! Кадрия һәм Илһам Бикчәнтәевлар узган атна ялларында ук казларының бер өлешен йолкып та куйган Бикчәнтәевлар каз бәбкәләрен сатып алмый, ә инкубаторда үз казлары салган йомыркалардан чыгара.

“Гаеп” – йомыркада һәм ата казда

Яшел Үзән районы Шырдан уңганнары каз өмәсенә тотынган! Кадрия һәм Илһам Бикчәнтәевлар узган атна ялларында ук казларының бер өлешен йолкып та куйган Бикчәнтәевлар каз бәбкәләрен сатып алмый, ә инкубаторда үз казлары салган йомыркалардан чыгара.

– Сатып алынган каз белән өйдә чыгарылган казның тәме бик аерыла. Миннән ел саен берничәшәр каз сатып алучылар бар. Алар да шулай ди. Кадрия апа, синең казга җитми инде дип, ярминкәләрдән дә алмыйлар. Өйдә чыккан каз бөтенләй икенче ул, – ди Кадрия апа.
Ел саен Бикчәнтәевлар 30лап каз үстерә. Гадәттә, инкубаторга куелган йомыркаларның 80 процентыннан бәбкә чыга икән.
– Мин аларны кечкенәдән үстерәм, аннан суйган вакытта елыйм. Бәрәңге белән арпа пешерәм, шуңа көрпә, фураж, солы кушып, кул белән бутыйм. Кайбер көннәрне 6шар чиләк ризык әзерлим, – ди уңган хуҗабикә. Болай тукланып үскән каз тәмсез итле була аламы инде?!
Бикчәнтәевлар казлар үстерү белән ун ел шөгыльләнә икән. Алай гына да түгел, моңа кадәр фазаннар, тәвә кошлары да үрчеткәннәр.
Яшел Үзән уңганнарының казлары 5әр килога җитә. Быел гына  кечрәк булган – 3,6 кило. Сәбәбен хуҗабикә йомыркаларның вак булуыннан күрә.
– Казларның нинди булуы йомыркалардан тора. Ә йомыркаларның зурлыгы  кышның ничек килүенә бәйле. Быел кыш җылы булды. Казлар февраль аенда ук йомырка сала башлады. Беренче йомыркалар эре була. Ә бәбкә чыгарыр вакыт җиткәч салынганнар ваграк иде, – дип аңлатты Кадрия апа.
Хуҗабикәнең тагын бер сере – ата казның читтән булуы. Ягъни ата каз ана казның бәбкәсе булырга тиеш түгел. Шуңа да Бикчәнтәевлар аны сатып ала. Ә ана казны исә өч-дүрт ел тотарга да була, дип киңәш итте Кадрия апа.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading