16+

Гаиләне мәхәббәт яшәтә

Гаиләне мәхәббәт, хөрмәт һәм сабырлык яшәтә. Балтач районының Чепья авылында 50 елдан артык гомер кичерүче Галина һәм Евгений Хрисановлар күпмилләтле гаиләдәге татулыкны менә шуның белән аңлата.

Гаиләне мәхәббәт яшәтә

Гаиләне мәхәббәт, хөрмәт һәм сабырлык яшәтә. Балтач районының Чепья авылында 50 елдан артык гомер кичерүче Галина һәм Евгений Хрисановлар күпмилләтле гаиләдәге татулыкны менә шуның белән аңлата.

Галина Николаевна - рус, ә Евгений Александрович - удмурт милләтеннән. Күршеләрендә генә гаиләсе белән төпчек уллары яши. Киленнәре Миләүшә мәктәптә инглиз телен укыта.

Галина Николаевна үзе дә укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Үзе тумышы белән Архангельск өлкәсеннән. Сугыш вакытында әниләре кыз туганы һәм өч баласы белән Татарстанга эвакуацияләнгән булган. Күпмедер вакыт Васильево бистәсендә яшәгәннән соң, Балтач районына кайтып төпләнгәннәр.

- Үзем ул вакытта бик кечкенә идем, әниемнең сөйләгәннәрен генә хәтерлим: биредә безне бик җылы каршы алганнар. Авыл халкы ничек булыша ала, шулай ярдәм иткән. Әнием - райпога, ә апабыз укытучы булып эшкә урнашкан. Балалар бакчасында ук татар телендә сөйләшә башладым. Чиста итеп, бер акцентсыз сөйләшә идең, ди иде әни. Өйдә - русча, бакчада татарча сөйләштек. Чепьяда татарчаны марилар да, удмуртлар да яхшы белә. Бармак төртеп, бу шул милләттән, дип әйтү бөтенләй юк иде. Хәзер дә шулай: бөтен милләт үзара дус-тату яши, - дип сөйли ул.

Галина Николаевна, мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен үзләштерә. Аннан Чепьяга кайтып, 40 ел мәктәптә рус теле укыта. Әңгәмәдәшем удмурт телен дә яхшы белә.

- Өйләнешеп яши башлагач, өйдә бер ел татарча сөйләштек. Каенанам русча белми, ә мин - удмуртча. Аның каравы икебез дә татарчаны яхшы беләбез. Бер ел татарча аралашкач, каенанама удмуртча сөйләшергә куштым. Шулай итеп, удмуртчаны да өйрәндем. Баштан ук Евгений белән, безнең биш балабыз булачак, дип планлаштырып куйдык һәм шулай булды да. Балаларыбыз татарчаны да, русчаны да, удмуртчаны да яхшы белә. Яшьтән үк күп балалы гаиләләргә кызыгып үстем. Евгений да әнисенә бер генә бала. Әтисе белән әнисе сугышка кадәр бер генә ел торып калганнар. Әтисе сугышта һәлак булган. Өйдә фәкать русча һәм удмуртча аралашабыз, ә татар күршеләребез белән татарча сөйләшәбез, - дип елмая Галина Николаевна.

Хрисановлар, ул-кызлары белән горурланып: «Без бик бәхетле әти-әни», - диләр. Балаларының барысы да югары белемле. Дүртесе - табиб, читтә яшиләр, ә төпчек уллары Андрей әти-әниләре янында авылда калган.

- Барыгыз да таралышып бетә, безне картлык көнебездә кем карар дигәч, тыңлады. Пластик тәрәзәләр ясый, үзенең фирмасы бар. Улларыбыз әтиләре кебек кулга осталар. Ул аларны кечкенәдән эшкә өйрәтте. Тәпи йөри башлагач та, малайларга кечкенә чүкеч ясап бирә иде. Евгений - районның иң оста токаре. Халыклар дуслыгы һәм Почет орденына ия булды. Андрейга йортны, офисын әтиләре белән бергә улларыбыз салды. 11 оныгыбыз бар, алар җәй буе бездә. Оныкларны да эш белән тәрбияләргә тырышабыз. Яңа ел бәйрәменә, туган көннәргә бөтен гаилә җыела. Өйдә 20гә якын кеше була. Шушы тормышыбызга куанып туя алмыйбыз. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Кәефсез икәнен күрәсең икән, дәшми тор. Без ирем белән беркайчан да балалар янында бер-беребезнең гаебен әйтми идек, ямьсез сүзләр сөйләшмәдек. Балаларга да шуларны төшендерергә тырыштык. Киленебез һәм бер киявебез - татар. Үзара аңлашып, дус яшибез. Тату гаиләнең сере - бер-береңне тыңлый, аңлый һәм юл куя белүдә. Мин - чиркәүгә, кодагыем мәчеткә йөри. Ходай кояшын бөтен милләткә дә яктырта, яңгырын да бөтенебезгә бертигез бирә. Барыбызны да Ул китерә дөньяга. Шунысын да истән чыгармаска кирәк: дөнья белән мәхәббәт идарә итә, син яратасың икән - сине дә яратачаклар, - ди Галина Николаевна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading