16+

«Гөлләрнең дә үз бүлмәсе булачак»: Бу йортка сокланмый мөмкин түгел (ФОТО)

Сигез метр биеклектәге өч катлы бу таш йортка сокланмый мөмкин түгел. Ике айда сафка басса да, сигез ел көткәннәр аны хуҗалары. 11 бүлмәле, француз тәрәзәле, берничә балконлы йорт үзенең бизәлеше, дизайны буенча авылда бердәнбер булыр, ахры. Кашаповларның йортны ничек җиһазлаячакларын тыңлаганнан соң, хан сарае булачак икән дип уйлап куйдым. Биредә...

«Гөлләрнең дә үз бүлмәсе булачак»: Бу йортка сокланмый мөмкин түгел (ФОТО)

Сигез метр биеклектәге өч катлы бу таш йортка сокланмый мөмкин түгел. Ике айда сафка басса да, сигез ел көткәннәр аны хуҗалары. 11 бүлмәле, француз тәрәзәле, берничә балконлы йорт үзенең бизәлеше, дизайны буенча авылда бердәнбер булыр, ахры. Кашаповларның йортны ничек җиһазлаячакларын тыңлаганнан соң, хан сарае булачак икән дип уйлап куйдым. Биредә...

Сигез метр биеклектәге өч катлы бу таш йортка сокланмый мөмкин түгел. Ике айда сафка басса да, сигез ел көткәннәр аны хуҗалары. 11 бүлмәле, француз тәрәзәле, берничә балконлы йорт үзенең бизәлеше, дизайны буенча авылда бердәнбер булыр, ахры. Кашаповларның йортны ничек җиһазлаячакларын тыңлаганнан соң, хан сарае булачак икән дип уйлап куйдым. Биредә хәтта гөлләр өчен аерым зур бүлмә дә булачак.
Чәчәкләр дә агачтан
- Торакның ничек булачагын рәсемнәрдә ясап, күзаллап, хыялланып яшәдек. Авыл җирендә яшәүчеләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән махсус программа нигезендә йорт салырга субсидия алу өчен чиратка күптән баскан булсак та, алга китеш сизелмәде. Былтыр авылыбызга бер очрашуга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килгәч, тәвәккәлләдем дә гозеремне җиткердем. Ул шунда ук гаризама кул куеп, Яшел Үзәннән килгән җитәкчелеккә торак мәсьәләсен тиз арада хәл итәргә кушты. Шул рәвешле дәүләттән миллион сумнан артык финанс ярдәме алдык. Йортның түбәсен ирем белән улларым япты, эчке эшләрен дә үз кулларыбыз белән башкарачакбыз, - ди әңгәмәдәшем Роза апа.
Кашаповлар гаиләсе турында Норлатта алтын куллылар диләр. Роза апа чигә, бәйли, тегә, башка кул эшләре белән шөгыльләнсә, ире Фирдүс абый агачтан могҗизалар тудыра. Стенадагы картиналарны барлыйм. Оста рәссамнарныкыннан ким булмаган эшләрнең авторы - Фирдүс абыйның әтисе Билал абый икән. Ул элек-­электән киндергә рәсем төшерергә хирыс булган. Шулай ук сөяктән, сыер мөгезе, мал-туар тоякларыннан төрле сыннар ясаган. Алмагач тамырыннан эшләгән эте дә үзенчәлекле. Әтисенең осталыгы улына да күчкән. Фирдүс абый һөнәре буенча кино куючы булса да, кечкенәдән агачка мөкиббән.
- Ул агачны ислемай кебек исни, сыйпап карый, эшләре өчен чимал сайлаганда, агачның сыйфатына, ныклыгына зур игътибар бирә, үз эшен бик яратып башкара, - ди Роза апа ире турында.
Ә Фирдүс абый үзе турында сөйләргә яратмый, мин килгәч тә остаханәсенә чыгып китте. Хәер, аның турында эшләре барысын да әйтеп бирә. Хәзер яши торган йортларында бөтен нәрсәне үзе ясаган ул. Агач сәгать, карават, телевизор асты, урындыклар, өстәл, гөл кую җиһазлары, уеп ясаган куна такталары дисеңме... Хәтта лалә, ромашка чәчәкләрен дә агачтан ясаган. Агач самавырына, чынаякларына, чәйнегенә бер күргәзмәдә җырчы Динә Гарипова да соклануын белдергән. Фирдүс абыйның эшләрен Норлаттан читтә, күрше районнарда, хәтта Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә беләләр, сораучылар, заказ биреп эшләтүчеләр дә җитәрлек икән.
Стенадагы чигелгән картиналар - Роза апаның әнисенеке.
- Аларга 70 еллап бар инде. Әнә бу пар боланнарны әти белән әни яңа өйләнешкәч, бергә чиккән булганнар, - ди Роза апа.
Әңгәмәдәшем үзе Башкортстан кызы. Санкт-Петербургта яшәгән чагында сеңлесенең туенда Фирдүс абый белән таныша. Бер күрүдән үк бер-берсенә гашыйк булган парлар озак тормый - үзләре гаилә кора. Өч бала үстерәләр. Төпчек кызлары Чулпанны Роза апа 39 яшендә алып кайта.
Торагыбыз кунакханә кебек
Кашаповлар икесе дә Норлат балалар йортында хезмәт укытучылары булып эшлиләр.
- Леша исемле малай белән аеруча дуслашып киттек. Ул ялларда безгә кунак­ка килә, каникулларны бергә ­уз­дырабыз. Без эштән кайтып киткәндә, Леша балалар йортын­да бик моңсуланып, боегып кала иде. Шуннан Фирдүс белән киңәшләштек тә, буй җиткән улыбыз Алмаз, мәктәпне тәмамлаган кызыбыз ­Ландыш, төпчегебез Чулпан янына Лешаны да алдык, - ди Роза апа.
Хәзер егет мәктәпне тәмамлап укырга урнашып йөри икән, ул да, үги әтисе кебек, агач эшенә битараф түгел. Киләчәген дә шул шөгыль белән бәйләргә исәпли.
«Кулыңнан эш килсә, югалып калмассың, куна тактасы сатып булса да ипилек-тозлык акча эшли аласың», - дип өйрәткәннәр Лешаны яңа гаиләдә.
Леша артыннан гаиләгә Зоя белән Таня да килеп кушыла. Алар да балалар йортыннан алынган кызлар.
- Йортыбыз кунакханә кебек. Иң мөһиме - күңелең киң булсын. Бу балалар белән гомер буе яшәгән сыман, үземнекеләр, кешенекеләр дип аерганым юк. Әле күптән түгел генә Яшел Үзән шәһәрендәге приюттан да өч бертуган балаларны кунакка алып кайткан идек. Балаларның елмаюын күрү үзе бәхет бит ул, - ди Роза апа.
Егетләрне ничек сынарга?
Кашаповларның гаилә­лә­рендә үзләренә генә хас кагый­дәләр бар. Балалар­ны тәрбия­ләгәндә - тулы ирек. Әнә уллары Алмазның биш яшендә обойга ясаган динозавры бүген дә саклана. Кызлары Ландышны да, берсендә курчакка күлмәк тегәм дип, тәрәзә челтәрен кискән өчен әнисе ачуланмаган. Роза апа, һәркем белән күзенә карап сөйләшәм, бары шулай гына кешене аңларга була, дип саный. Аннары, теләгәнеңне яшермәү, хисләргә ирек бирү ягында Кашаповлар. Яңгыр яуганнан соң да Роза апа балалары белән рәхәтләнеп күлләвекләрдә сикереп йөри, шуннан рәхәтлек ала. Тагын бер кагыйдә: башкалар сине хөрмәт итсен өчен, беренче чиратта үзеңне яратырга кирәк.
Гаиләдә түзәргә ярамый. Сабыр итү бер хәл, ә менә түзеп яшәү, кем өчендер гомер итү яхшыга илтми, ди Роза апа.
Роза апа егетләрнең холкын сынарга да өйрәтте. Егет очрашып йөргән кызы алдында чын йөзен ачып бетерми, аның нинди икәнен башка хатын-­кызларга мөнәсәбәтендә күзәт. Әгәр автобусларда кызларга урын бирми, кибеттә хатын-кыз сатучы белән бәхәсләшә, дорфа сөйләшә икән, синең яныңда тәмле телле булып кылануыннан ни мәгънә, ди Роза апа. Ачу килгәндә, күңел тулганда чәчәк утыртам, ди әңгәмәдәшем. Сары ­төсне сагыш төсе дисәләр дә, Роза апаның иң яраткан төсе ул. Сагыш түгел, байлык (арыш сары), җылылык (кояш сары) төсе ул, ди.
Кашаповлар кая барсалар да, иске әйберләр җыя.
- Кеше яңаны карый, ә без антиквариатка ашыгабыз, искене эзлибез. Борынгы җиһазларга заманча сулыш өрәбез. Күпме кул җылысы, тарих саклана бит ул әйберләрдә, - ди Роза апа.
Кашаповларның төрле республика күләмендәге бәйгеләрдә кул эшләре белән катнашулары, хуҗабикәнең «Ел хатын-кызы» исемен яулавы, эшләрендәге уңышлары турында язарга газета бите дә җитмәс.
- Йорт тулысынча әзер булгач, тагын кунакка килерсез, - дип озатты мине Кашаповлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading