16+

“Гөмбәне бәрәңге чүпләгән кебек җыям”

Көз җиткәч тә, Нәфирә һәм Фиргать Игъламовлар урманнан кайтып керми. Капчыклап гөмбә җыя алар.  Без бу чорны көтеп алабыз, хәтта отпускны да сентябрь белән октябрьдә алырга тырышабыз, акча эшләп калу мөмкинлеге бит бу, ди Нәфирә. 

“Гөмбәне бәрәңге чүпләгән кебек җыям”

Көз җиткәч тә, Нәфирә һәм Фиргать Игъламовлар урманнан кайтып керми. Капчыклап гөмбә җыя алар.  Без бу чорны көтеп алабыз, хәтта отпускны да сентябрь белән октябрьдә алырга тырышабыз, акча эшләп калу мөмкинлеге бит бу, ди Нәфирә. 

Ә быел гөмбә бик күп. Ике ай эчендә гөмбә сатып, 108 мең сум акча эшләргә өлгергәннәр. Әле җыю гына түгел, чистартып, пешереп тозлыйсы да бар. Моңа никадәр тырышлык һәм сабырлык кирәк. Ул яктан Игъламовлар чынлап та сокланырлык. Булдыклы, эшчән гаилә алар. 

– Кайсын тозлыйм, кайсын суыткычка катырырга куям. Ә маринадлаганны сатабыз. Аллаһка шөкер, үзебезнең ел да алучыларыбыз бар. Буш вакытында Фиргать гөмбәгә үзе генә бара. Шимбә-якшәмбедә бергә барып кайтабыз. Өч сәгать эчендә җиде-сигез чиләк җыябыз. Кайбер җирдә чалгы белән чабып алырлык. Гөмбәгә Теләче Питрәч, Мамадыш, Лаеш районы урманнарына йөрибез. Быел аеруча нарат гөмбәсе күп. Үземнең гөмбә җыйганымны күргән берәү, кара әле, бәрәңге чүпләгән кебек кенә җыя, дип тел шартлаткан иде. Шулкадәр мавыгып китеп җыям, каршымда кеше килеп басканны да күрми калам, – ди Нәфирә. 

Игъламовлар Казанда яши. Фиргать тумышы белән Спас районының Урта Йорткүл авылыннан, ә Нәфирә – Яшел Үзәннең Мамадыш-Әкиленнән. Гөмбә җыюдан кала, әле алар – балыкчылар да.

– Ирем Фиргать мәрхүм әтием кебек оста балыкчы булып чыкты. Буш вакыт булу белән, су буена чыгып китәбез. Палаткаларда кунып, самавырда чәйләр кайнатып, балык тотып, ял итеп кайтабыз. Балыкны капчыклап та, чиләкләп тә тотканыбыз бар. Ә кайвакыт бер балык та чиртми. Бу шөгыль күңелне ял иттерү өчен генә, – ди Нәфирә.

Гөмбә тозлау рецепты
Гөмбәне юып, кайнап торган суга салам. Кайнау керүгә, 2-3 минут тоткач, уттан алып, дуршлагка бушатам. Яңадан чиста су алып, гөмбәне шуңа кабат юып салам да 15-20 минут пешереп алам. Анысын да шулай ук дуршлагка аударам. Кәстрүлне юып, тозлык ясыйм. Суны гөмбә күләменә карап салам. Тоз, әзрәк шикәр комы, кара исле борыч, канәфер, дәфнә яфрагы өстәп, гөмбәне шуңа салып 3-5 минут кайнатам да кайнар килеш банкаларга тутырып, каплап куям.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading